Минем алдымда безнең мәктәп укытучыларының фоторәсемнәре ята. Күпләрен белмим дә, ләкин алар арасында минем өчен иң кадерле, иң газиз кешеләр – нәнәем Винера Ягафәр кызы һәм картәтием Сабит Сабирҗан улы Мөхәммәтшиннар да бар.
Алар икесе дә Сахай авылында туып-үскәннәр һәм барлык гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаганнар. Күпме укучыларга тормышка юллама биргән алар?! Исәбе-саны юк!
Винера Ягафәр кызы мәктәпне тәмамлау белән, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлау белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Туган мәктәбендә ул кырык елга якын хезмәт сала.
Бүген, элекке фоторәсемнәрне карап, нәнәем эшләгән елларын сагынып искә ала, үзенең һәм укучыларының казанышлары турында зур горурлык хисе белән сөйли. Алар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар да аз түгел. Мәсәлән, Гүзәл Әфтәх кызы Халикова, Светлана Фәһим кызы Әдиятуллина, Рәйханә Рәүф кызы Латыйпова...
Барлык укучылары да нәнәемне хөрмәт итә, еш кына кунакка килеп, мәктәп елларын искә төшерәләр.
Картәтием дә мактау сүзләренә лаек. Мәктәпне тәмамлау белән Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайту белән урман-техник техникумына укырга керә. Кулын диплом алгач, туган авылына кайта һәм, нәнәем кебек, мәктәпкә эшкә урнаша. Балаларны хезмәткә өйрәтә ул. Соңрак Башкорт дәүләт университетына укырга кереп, читтән торып татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга.
Нәнәй белән картәти менә инде 45 ел тату гомер кичерәләр. Бер кыз, ике ул үстерделәр. Аларга лаеклы белем һәм тәрбия бирделәр. Балалары да яхшы һөнәрләр үзләштергән: икътисадчы, технолог, ә әтием – укытучы.
Әтием мәктәпне тәмамлагач та, әти-әнисе юлын сайлап, укытучы булырга карар итә. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм биш елдан дипломлы белгеч булып чыга. Ул үзенең һөнәрен бик ярата. Мин дә аның илебез тарихы турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлыйм.
Без Русиядә яшибез, шуңа да рус телен яхшы белергә тиешбез. Туган тебезне дә онытырга ярамый. Бу уңайдан мин бик бәхетле кеше. Рус теле буенча - нәнәем, ә туган телебезнең матурлыгын тоярга картәтием ярдәм итәләр. Илебез тарихын мин әтиемнән беләм.
Гаиләм белән бик горурланам. Ул, чынлап та, укытучылар династиясе. Мин дә үсеп җиткәч, якыннарымның эшен дәвам итәчәкмен, чөнки бу иң изге, иң мөһим һөнәрләрнең берсе.
Эвелина Мөхәммәтшина, Сахай урта мәктәбе укучысы.