Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бер көнне ике юбилей

Шул көннәрдә районның Почетлы гражданины, РСФСРның Почетлы юл хезмәткәре, 8нче санлы Юл төзелеше идарәлегенең беренче начальнигы Александр Иванович Мостолюкка 80 яшь тула. Шул еллар эчендә ул ныклы гаилә корган, ышанычлы дуслар тапкан, күп көч һәм хезмәт салып башкарган эшләре аркасында халык арасында абруй казанган.

Шул көннәрдә районның Почетлы гражданины, РСФСРның Почетлы юл хезмәткәре, 8нче санлы Юл төзелеше идарәлегенең беренче начальнигы Александр Иванович Мостолюкка 80 яшь тула. Шул еллар эчендә ул ныклы гаилә корган, ышанычлы дуслар тапкан, күп көч һәм хезмәт салып башкарган эшләре аркасында халык арасында абруй казанган.

Салкын Себер шартларында

Александр Иванович 1939 елның 8 июнендә Уфа шәһәрендә туган. Уфа индустрия техникумын тәмамлаганнан соң 1959 елдан 1968 елга кадәр Томск өлкәсен­дәге комбинатта эшли. Шул ук вакытта Новосибирск төзелеш институтын да тәмамлый. Шул еллар эчендә Александр Иванович бригадир, мастер, цех начальнигы һәм төзелеш участогы начальнигы вазыйфаларын башкара, җиде ел – “Химстрой” төзелеш тресты идарәлегендә баш механик булып эшли.

- Себердә эшләү искиткеч авыр булды. Кич арып-алҗып эштән кайтып, бераз капкалап алу була, диспетчер шалтыратып, кире чакыра. Сәгать 1.40ны күрсәтә. 40 градус салкында котлованнар казый идек, - дип искә ала Александр Иванович.

А.И.Мостолюк еш кына командировкаларга да йөри. Берсендә аны Оборона министрлыгына җибәрәләр. Александр Иванович җитәкчелегендәге бригадага Семипалатинск сынау полигонында эшләргә дә туры килә. Шулай ук аның җитәкчелеге астында Томск аэродромы төзелә.

- Анда бик күп көч түгәргә туры килде. Эшне буш җирдә башлап җибәрдек. Себердә кыш көне суык булганга, җәй көне бер минутка да туктамыйча, тәүлек әйләнәсе тулы куәткә эшләргә тырыштык. Ике елдан соң - 1967 елның октябрендә аэродромны файдалануга тапшырдык. Тәүгеләрдән булып безне дәүләт комиссиясе белән ИЛ-18 самолетына утыртып йөреттеләр, - ди әңгәмәдәшчем.

Бер-ике айдан соң Александр Иванович Уфа шәһәренә әйләнеп кайта һәм 14 ел 3нче санлы Юл-төзелеш трестында эшли, шуның 3 елында - баш инженер һәм 11 елын – идарәлек начальнигы вазыйфаларында.

Йөзләгән чакрым юл салынган

1980 елда юл төзү һәм ремонтлау максатында Кырмыскалы районында 8нче санлы Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге төзелә. Аңа көч-дәрте ташып торган, укымышлы һәм тәҗрибәле җитәкче кирәк була. Шул вакытта алар начальник итеп Александр Ивановичны чакыралар.

- Мәдәният йортында (ул вакытта ул агач бина иде) миңа бүлмә бирделәр. 8нче санлы идарәлекнең тарихы шуннан башланды. Тәүдә без өчәү: мин, бухгалтер Зинаида Антипина һәм кассир Венера Латыйпова идек, - ди Александр Иванович.

Тәүге көннән үк А.И.Мостолюк производство базасын төзү һәм үстерү, коллектив туплау өчен бик күп көч һәм тырышлык сала. Аның җитәкчелеге астында районда һәм авылларга кергән урыннарда юл салу, ындыр табакларына, производство базасы биләмәсенә, район үзәге һәм авылларга асфальт түшәү буенча байтак эш башкарыла. Уфа-Инҗәр-Белорет, Олыкүл-Кабак-Суык-Чишмә, Кырмыскалы-Карлыман-Куганак-Березовка-Кәчүән, Кырмыскалы-Түбәнге Төкен, Уфа районының Мокроусово-Ат заводы, Архангель районының Ирныкшы-Липовка-Успенка авылларына, барлыгы 500 километрдан артык асфальт салына.

- Иң зур эш күләме 1991 елда башкарылды - 56 километр юлга асфальт түшәлде. Уфа-Инҗәр-Белорет автоюлында без 86 километр туры трасса, керү юллары 120 километр тирәсе салынды. Барлыгы 222 километр озынлыгындагы юлны өч идарәлек башкарды. Элек мондагы буш яланда кәҗә көтсәләр, хәзер ул республиканың төп трассаларының берсе, - ди Александр Иванович. – Коллективыбыз сайлап алган кебек, тату һәм бердәм булды. Кешеләр эшкә зур теләк һәм яхшы кәеф белән йөреде. Идарәлек карамагында 110 автомобиль, аларның 50се – зур йөк ташый торган үзбушаткыч. Иртән без сәгать 7дә эшкә киткәндә бөтен район гөрләп торды.

А.И.Мостолюк җитәкче булган елларда Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге тарафыннан районда һәм аннан читтә байтак йортлар төзелде.

- 1985 елда ярдәмчел хуҗалык салып, бер-ике елдан соң 300 баш дуңгыз асрый башладык. Димәк, ит үзебезнеке. Эшче­ләрне бушка ашаттык. Трассага ашарганы илтеп бирә идек. Шулай ук идарәлекнең 300 гектар җире бар иде. Комбайн, культиватор сатып алып, иген үстерү белән шөгыльләнә башладык. Мал азыгын да үзебез әзерли идек, - ди әңгәмәдәшчем.

Фидакарь хезмәте һәм районга күр­сәткән казанышлары өчен Александр Иванович “Башкиравтодор” берләшмәсе, район хакимиятенең Мактау грамоталары, “РСФСРның почетлы юл хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнә, “Кырмыскалы районының Почетлы гражданины” исеменә лаек була.

60 ел бер сукмактан

Булачак тормыш иптәше Нина Николаевна белән ул яшь чагында ук таныша. Кыз Томск университетына укырга килгәндә, Александр Иванович шул ук шәһәрдә эшләгән була. Танышканнан соң алар башкача аерылышмыйлар. Ә шул көннәрдә аларның кавышуына 60 ел тула.

Мостолюклар ике кызга гомер биргәннәр. Кызлары Лена Александровна – БР Сәүдә-сәнәгать палаласында вице-президент, икътисадый фәннәр кандидаты. Ике ул үстергәннәр. Берсе - Уфа нефть техник университетында укый, икенчесе эшли. Оксана Александровна тәүдә Мәскәү технология институтын, соңыннан Президент академиясен тәмамлаган, эшкуарлык белән шөгыльләнә. Аның да ике баласы бар. Кызы эшли, улы Санкт-Петербург политехник университетының беренче курс студенты.

- Балаларым һәм оныкларым белән чиксез горурланабыз. Алар тату һәм ныклы гаилә кордылар. Минем юбилейга да зур табын артына җыелачакбыз, - ди Н.Н.Мостолюк, бәхетле елмаеп.

Нина Николаевна һәм Александр Ивановичның озак еллар тату гомер итүенең сере – бер-берен хөрмәт итү, аңлау, ярдәм итү, гафу итә белү һәм үч тотмау. Мостолюклар тормышның һәр көненә шатланып яши беләләр, шуңа да аларның йортында шатлык хакимлек итә. Киләчәктә дә аларга шулай яшәргә язсын.

Милена Шәймәрдәнова.
Котлаулар кабул итегез!

Кырмыскалы районы муниципаль район хакимияте һәм Советы РСФСРның Почетлы юл хезмәткәре, районның Почетлы гражданины Александр Иванович Мостолюкны 80 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас тәбрикли.

Александр Иванович, Сез район халкы өчен үрнәк булып торасыз. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы һәм сөенечле хәбәрләр генә телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның яхшы мөнәсәбе йөрәгегезне җылытсын, ә тормыш юлыгыз шатлыклы мәшәкатьләргә тулы булсын. Юбилеегыз белән!

***

Районның ветераннар советы хезмәт ветераны, РСФСРның Почетлы юл хезмәткәре, районның Почетлы гражданины Александр Иванович Мостолюкны 80 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлый һәм ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, иминлек һәм озын гомер тели.

***

Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге коллективы хөрмәтле Мостолюк Александр Ивановичны күркәм гомер бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән кайнар котлый һәм ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер тели. Юл тармагын үстерүдәге күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Керсез намус белән яшәгәнгә,

Бик тә матур була тормышлар.

Дан-хөрмәткә лаек була ала

Бары Сездәй уңган, тырышлар.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын гомер-гомергә.


Читайте нас: