Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Куллары матурлык тудыра...

Һәр кеше үзенчә сәләтле – берәүләр җыр-биюгә әвәс, икенчеләр рәсем төшерергә маһир, ә Тәнзилә апа Әхмәтшина кул эшләренә оста.

Һәр кеше үзенчә сәләтле – берәүләр җыр-биюгә әвәс, икенчеләр рәсем төшерергә маһир, ә Тәнзилә апа Әхмәтшина кул эшләренә оста.
Өйләренең кайсы почмагына карасаң да, хуҗаби­кәнең хезмәт җимешләре чагыла. Чиккән мендәр тышлары, тастымаллар, альяпкычлар, ашьяулыклар, бәй­ләнгән урындык япмалары, свитер, кофталарны да аның оста куллары бәйләгән. “Кышкы озын кичләрдә нишләп тик утырмак кирәк, гел-гел телевизор карау да туйдыра, ә кул эше җанга рәхәтлек бирә, тынычландыра”, - ди ул.
Тәнзилә апа Карлыман авылында күп­балалы гаиләдә туып-үскән. 1942 елда әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе бәләкәй генә биш бала белән торып кала. Өскә кияргә кием булмаганлыктан, бәләкәй Тәнзилә апаларыннан калганны киеп үсә.
- Әтиле кешеләр пима кияләр иде, ә мин мәктәпкә яланаяк йөредем, - дип ул елларны искә төшереп.
Тормыш ничек кенә авыр булса да, алар төшенкелеккә бирелмиләр. Көндезен укуда, колхоз эшендә булсалар, кичләрен кызлар җыелы­шып, лампа яктысында бергәләшеп чигү чигәләр, бәйләм бәйлиләр. Шаян сүз, җыр-биюләр белән гөрләп торган ул кичләр онытырлыкмыни? Тәнзилә апа да апаларыннан һәм өлкәннәр­дән кул эшләренә өйрәнә. Сыйныф җитәкчеләре дә дәрестән соң теләге булганнарны кул эшләренең серләренә төшендерә.
- Авылдагы мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамла­ганнан соң, 8нче сыйныфка Иске Бәбеч авылына йөреп укыдым. Соңыннан Мәлә­вездә яшәгән абыем мине үзе белән алып китте һәм сөт комбинатына эшкә урнаштырды. Апалардан калган кием кию җаныма тигән иде. Шуңа да мин эшләргә тырыштым. Бөтен теләгем “акча эшләп өстемне бөтәйтү” иде. Абыема рәхмәт, 18 яшем тулгач, ул миңа паспорт та алып бирде. Ә 1959 елда Таҗикстанда яшәгән бертуган апам мине үзе янына чакырды. Анда төзелешкә штукатур-маляр булып эшкә урнаштым. Гомумторактан урын бирделәр, пропискага кердем, - ди Тәнзилә апа, сүзен дәвам итеп.
Бер елдан соң төскә-башка чибәр кызга Миякә районыннан килгән Шамил исемле егетнең күзе төшә. Яшьләр танышып китәләр, өйләнешәләр, өй сатып алалар. Дүрт балага – бер кыз һәм өч улларына гомер бирәләр.
- Таҗикстанда 32 ел яшәгәннән соң, 50 яшемдә хаклы ялга чыгып, туган авылым – Карлыманга кайтырга карар иттек. Ә кызым гаиләсе белән Краснодарга барып урнаштылар. Кызганычка каршы, 1999 елда ирем чирләп үлеп китте. Нишлисең бит, тормыш дәвам итә, ләкин мин бер дә тик утырганым юк: әле сәйләннән күкрәк­чәләр, муенчалар эшли башладым, курчакларга киемнәр дә бәйлим. Кул эшләре белән утырганда күңел тынычлана, эшеңнең нәтиҗәсен күреп, шатланасың. Шуңа да, кирәк булса-булмаса да, буш вакыт чыгу белән кул эшенә тотынам. Бакчамда бәрәңге, кишер, суган кебек яшелчәләр үстерәм, чәчкәләрем дә байтак кына. 2000 елдан бирле авыл клубына үзешчән сән­гать түгәрәгенә йөри башладым. Пьеса һәм спектакль­ләрдә катнашам, авылда гына түгел, Сахай, Кырмыскалы, Иске Бәбеч кебек күрше авылларга да барып чыгыш ясыйбыз. Халык безне шатланып каршы ала, рәхмәт әйтеп озатып кала. Әле яңа­рак кына Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектаклен куйдык. Әледән-әле бәйләгән һәм чиккән әйберләрем белән төрле күргәзмәләрдә катнашам. Элек заказ буенча да бәйли идем, ә хәзер кибет­ләрдә дә әйбер җитәрлек бит. Төрле журналлар сатып алып, бәйләмнәрнең өлгеләрен шуннан карыйм. Бүгенге көндә минем дүрт онык-оныкам, биш туруным бар, алар – минем шатлыгым, куанычым, - ди Тәнзилә апа сүзен йомгаклап.
Өйләренә ямь биреп торган чагу җепләр кулланылып, гади куллар тудырган кул эшләренә сокланмый карау мөмкин түгел. Әйе, безнең хатын-кызлар, кунакчыл, тырыш һәм булдыклы да шул.
Венера Бакиева.
Автор фотосы.
Читайте нас: