Тышкы матурлыгы белән генә түгел, эчке дөньясы белән үзләренә тартып торган кешеләр була. Карлыман авылында яшәүче Флюра Вәлиева турында да шулай дип әйтеп була. 60 яшьлек юбилеен билгеләвенә карамастан, әле дә яшьлек матурлыгын һич тә югалтмаган.
Флюра Миңлеяр кызы күпбалалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә. Урындагы мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлагач, 18 километр ераклыкта урнашкан Иске Бәбеч авылына юллана. Яхшы укыган кыз кулына урта белем турында аттестат алу белән сатучы һөнәрен үзләштерә. 1977 елда хезмәт юлын Кырмыскалы район кулланучылар җәмгыятендә башлап, хаклы ялга чыкканчы кибет мөдире вазыйфасын башкара.Тырыш хезмәте лаеклы бәһалана. Бик күп Мактау грамоталары, билгеләр белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә ия була.
- Һәр эшнең дә авырлыклары була. Эш башлаган елларда йөк машинасына утырып товар артыннан Уфага йөри идек. Тартмаларны, авыр капчыкларны үзебез төйибез, үзебез бушатабыз, исәбен алып барырга да кирәк. Кибетләр утын ягып җылытыла иде. Ничек кенә булса да, беркайчан да авыр дип зарланмадым. Эшемне яраттым, бүген дә үземне бу һөнәрдән башка күз алдына китерә алмыйм, - ди Флюра Миңлеяр кызы.
Күңел матурлыгын югалтмаска аңа яраткан эше, гаиләсе һәм балалары да ярдәм итәдер. Уңган хуҗабикә дә ул, аш-су остасы - аның пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Йортын, ихатасын да гөл-чәчкәгә күмә. Тормыш иптәше Ринат Халит улы белән гаилә корып яшәүләренә 40 ел тула. Шул гомер эчендә аларга күпме сынаулар аша үтәргә туры килгәндер. Ләкин алар бер дә бирешмиләр, иңне-иңгә терәп, тормыш юлында очраган киртәләрне җиңеп, җитеш тормышта гомер итәләр.
- Иремә аеруча рәхмәтлемен. Ул булганга аркамны ныклы терәп, эшкә китәм, тыныч күңел белән йортыма кайтам. Киләчәктә дә сәламәт булып, муллыкта озын-озак еллар яшәргә язсын иде, - ди Флюра апа.
Кызлары да, әти-әниләренә охшап, тырыш һәм уңган. Ике кызы да әниләре юлыннан киткәннәр. Кызлары Лилия кибетләр челтәре директоры, ә Ләйсән кибеттә администратор булып эшли. Оныкалары Карина тик “5” билгеләренә генә укый, уңышлары белән аларны шатландырып тора.
Шул көннәрдә Флюра Минияр кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгели. Тормыш иптәше, балалары һәм барлык туганнары аны бу бәйрәме белән ихлас котлап, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер, күтәренке кәеф тели.
Тормышыңның иң ямьле чагы,