Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге күңелле, ачык йөзле

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылында яшәүче Саҗидә Гарифҗан кызы Солтангалиева үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгели.

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылында яшәүче Саҗидә Гарифҗан кызы Солтангалиева үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгели.

Ул Сарт-Науруз авылында Сахибҗамал Зиннәтулла кызы һәм Гарифҗан Ибраһим улы гаиләсендә туган. Гаилә башлыгы Беренче дөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Тыныч тормышта укытучы булып эшләгән. Еш кына мәктәпкә үзе белән бәләкәй кызын да ияртеп бара торган булган. Саҗидә Гарифҗан кызы әйтүенчә, биредә ул ур кызыксыну белән китаплар белән танышкан, арып китсә, партага башын салып йоклап киткән...

Прибельский урта мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Саҗидә Шәрәй авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Уфа педагогия училищесында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге алып чыга. Соңыннан Сарт-Науруз мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Биредә кызны комсомол район комитетының мәктәп бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Кызга ул вакытта нибары 19 яшь була.

- Партиянең район комитеты беренче секретаре Н.Я.Батанов һәрвакыт: “Мин эшләгән чорда син иң яшь хезмәткәр” – дип әйтә торган иде. Партия кушуы буенча Куйбышев мәктәбен тәмамладым. Әле булса комсомол һәм партия билетларын кадерләп саклыйм, - ди Саҗидә Гарифҗан кызы.

Сарт-Науруз мәктәбе ябылгач, укытучыларны Прибельскийга күчерәләр. Саҗидә Гарифҗан кызы башлангыч сыйныф балаларына белем бирә башлый. Шул вакытта мәктәп директоры Р.Л.Назыйров аңа югары белем алырга киңәш бирә. Шулай итеп, ул читтән торып Уфа педагогия институтына укырга керә. Ул вакытта аның ике бәләкәй баласы – улы Илдар һәм кызы Луиза була. 1981 елда кулына диплом алу белән Прибельский урта мәктәбендә эшләвен дәвам итә. 1990 елда аны директор урынбасары итеп тәгаенлиләр, шул ук вакытта дәресләр дә бирә. Күпсанлы грамоталары һәм наградалары С.Г.Солтангалиеваның эшенә зур җаваплылык белән каравы турында сөйли. Балалары үсеп буй җиткерә. Илдар ил алдындагы изге бурычын үтәп кайта, электрик белгечлеге алып чыга, өйләнә. Тормыш иптәше Альбина Уфа шәһәре мәктәпләренең берсендә физика укытучысы булып эшли. Кызы Луиза Уфа медицина училищесын тәмамлый, әлеге вакытта район үзәк дәваханәсендә ашыгыч ярдәм фельдшеры.

Соңыннан Саҗидә Гарифҗан кызын Константиновка урта мәктәбенә эшкә чакыралар. Анда ул 3 ел эшләп ала. Күрше авылга йөрү авыр булганлыктан, эшен ташларга мәҗбүр була. 63 яшендә генә С.Г.Солтангалиева хаклы ялга туктый. Ләкин ул сәяхәт итәргә дә ярата, кызы һәм оныкасы белән Төркия, Мисыр, Сочидагы олимпиадада булып кайткан.

Бүген бәхетле нәнәйне ике оныкасы уңышлары белән сөендереп тора. Өлкәне Регина – Башкорт дәүләт университеты студенткасы. Кечесе Солтания 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган.

Светлана Карпова


Изге һәм йомшак күңелле, ягымлы кешебезнең киләчәктә дә тормышы­бызның яме, туган йортыбызның коты булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгында озын-озак еллар яшәвен телибез.

Безнең өчен йөрәк җылыңны бүлеп,

Күз нурларыңны түккәнсең.

Күтәрмәслек йөкләр күтәргәнсең,

Озын тормыш юлы үткәнсең.

Рәхмәт әйтеп сиңа баш иябез,

Һич бирешмә, әни, картлыкка.

Һәр көнеңдә сине яратучы

Балаларың булуын онытма.

Яшә, кадерлебез, озак еллар,

Шат күңелле булып гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән Солтания, Луиза, Илдар, Альбина, Регина.
Читайте нас: