Шул көннәрдә исеме районда яхшы таныш Юрий Петрович Еремин үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләде.
Мастердан җитәкчегә кадәр
Юрий Петровичның әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Ленинград янында Урал танк бригадасында бензин ташый торган машина водителе булып эшләгән. Каты яраланып, контузия ала. Сугыштан соң алган яраларыннан вафат булгач, гаилә Южноуральскка күченеп килә. Мәктәптән соң Юрий хәрби хезмәткә алына һәм чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизацияләнеп кайтканнан соң, Көньяк Урал индустрия техникумына укырга керә, шул ук вакытта электромонтер булып эшли. Кулына диплом алу белән Южноуральск электростанциясендә төзелешкә эшкә урнаша.
31 яшендә язмышы аны “Бухара-Урал” Красногорск районы магистраль газүткәргечләр идарәлегенә алып килә. Бу предприятиедә ул контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча өлкән мастердан газ компрессорлары хезмәте начальнигына кадәр үрли. Ул анда җитди тәҗрибә туплый. “Бухара-Урал” газүткәргечен файдалануга тапшыру Урал төбәген табигый газ белән тэмин итәргә булышлык итә. 1978 елда Еремин Стәрлетамак линия-производство идарәлегенә күчә. Ә 1987 елда Кырмыскалы авылына килә. Аның җитәкчелеге астында Ульяновка авылында газ компрессорлар станциясе төзелеше башлана.
15 ел дәвамында Юрий Петрович Кырмыскалы линия-производство идарәлеге начальнигы вазыйфасын башкара. Шул еллар эчендә буш урында зур производство комплексы: газ бүлү станциясе, сәнәгать мәйданчыгы, хакимият бинасы төзелә. Аның башлангычы белән линия-производство идарәлегендә республика биләмәсендә генә түгел, күрше төбәкләрдәге аварияләрне бетерергә сәләтле авария-тергезү поезды булдырыла.
Кырмыскалы линия-производство идарәлеге барлыкка килү белән, 1988 елда район үзәгенә табигый газ үткәрелә. Шул ук вакытта Кырмыскалы авылында хезмәткәрләр өчен йортлар салына башлый. Ике ел эчендә генә 16 мең квадрат метр торак төзелә. Чия, Сирень, Басу дигән матур яңгыраешлы урамнары булган Газчылар касабасы калкып чыга. Кешеләр барлык уңайлыклары булган фатирларга күченә.
Газчыларның тырышлыгы белән район үзәгендә канализация челтәре төзелә, һәр йорт алдында газоннар һәм чәчкә түтәлләре урнаштырыла, агачлар утыртыла. Бүген Газчылар касабасы – Кырмыскалы авылының иң күркәм урыннарның берсе.
Шулай ук Ю.П.Ереминның башлангычы белән казанлык, балалар бакчасы, мәктәп, бала табу йорт төзелә. Кырмыскалы авылын чыккан урында буа һәм асфальтлы юл барлыкка килә. Өстәвенә, Кырмыскалы линия-производство идарәлеге район үзәгендәге мәчет төзелешенең иганәчесе була.
Юрий Петрович газ сәнәгатенә барлыгы 40 елга якын гомерен багышлый. Намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә, “Почетлы газ сәнәгате хезмәткәре”, “Русиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре”, Кырмыскалы районының Почетлы гражданины исемнәренә лаек була.
Хатынының вакытсыз үлемен кичергәннән соң, Юрий Петрович башкача өйләнми, Сергей исемле улын һәм Надежда исемле кызын ялгызы үстерүен күп-ләр белмидер әле.
Бүгенге көндә юбиляр дүрт оныгы һәм дүрт турунына куанып бетә алмый. Әледән-әле балалары, туганнары килеп, чәй табыны артында сөйләшергә, шатлыклары белән уртаклашырга яраталар. Балалары һәм оныклары исән-имин булуы – аның өчен зур бәхет.