Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәрьяклап камил журналист

Таныш капканы ачып керәм: күркәм йорт, бер-бер артлы тезелеп киткән гараж, мунча, каралтылар... Бар җирдә тәртип, әйтерсең дә, оста рәссамның куллары белән төшерелгән картина. Игътибар белән тирә-якны күзәтәм, үзем үткәннәрне уйлыйм: шатлыклы да, сагышлы да минутлар, ачы югалтулар, киләчәккә ышаныч белән сугарылган мизгелләр исемә төшә. Моңа аптырарга кирәкми, кешенең табигате шундый, язмышы... Бу язмамда Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Тәлгать Фәрит улы Мөхәммәт­җановның тормышындагы берничә мизгелне күз алдыннан үткәрергә тырышып карыйм.

Таныш панорама

Таныш капканы ачып керәм: күркәм йорт, бер-бер артлы тезелеп киткән гараж, мунча, каралтылар... Бар җирдә тәртип, әйтерсең дә, оста рәссамның куллары белән төшерелгән картина.

Игътибар белән тирә-якны күзәтәм, үзем үткәннәрне уйлыйм: шатлыклы да, сагышлы да минутлар, ачы югалтулар, киләчәккә ышаныч белән сугарылган мизгелләр исемә төшә. Моңа аптырарга кирәкми, кешенең табигате шундый, язмышы...

Бу язмамда Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Тәлгать Фәрит улы Мөхәммәт­җановның тормышындагы берничә мизгелне күз алдыннан үткәрергә тырышып карыйм.

Сыналды - сынатмады

Бер вакытны редакция булдыклы хәбәрчеләргә мохтаҗлык кичерә башлады. Аларны штаттан тыш хәбәрчеләр, белгечләр һәм укытучылар арасыннан эзлибез. Килми түгел, киләләр, ләкин бераз эшләп карыйлар да, эшнең җиңел түгеллеген сизеп, тизрәк китү ягын карыйлар. Югары белемле зоотехник - ике, ә яшь укытучы бер атнага да түзми. Сәбәбе - эше авыр, хезмәт хакы түбән. Эзләвебезне дәвам итәбез. Шул вакытта Фәрит Мөхәммәт улы проблеманы хәл итте - “Улым килеп эшләсә, булдыра алыр идеме икән? Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча ветеринар. Башлы гына егет” – ди ул.

Сөйләшелгәнчә, икенче көнне иртән аның белән очраштык. Егет миндә уңай тәэссоратлар калдырды – булачак эшенә зур кызыксыну белән каравы күренеп тора. Аллага шөкер, ялгышмаганмын. Җитди генә эш куштык – райондагы авыл хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә ничек әзерләнүе турында язарга җибәрдек.

- Материалны хатлар бүлеге мөдире Җәүдәт Шәгалим улы Хәмитов укып чыкты һәм болай диде: “Гомумән, язмаң аңлаешлы. Ләкин ул күбрәге саннар һәм процентлардан гына тора. Тәлгать, аңла, аларның һәрберсе кешенең тырыш хезмәте белән яулана. Димәк, тәүге урында - үзенең проблемалары, хәстәрлекләре һәм киләчәккә планнары белән эшче кеше торырга тиеш. Тагын анда барып кайтсаң, яхшырак булыр иде”, – дип ул елларны искә төшерде Тәлгать Фәрит улы.

- Ситдыйк Сәйфуллин җитәкчеле­гендәге Кырмыскалы дуңгызчылык фермасы турында язган икенче язмамнан да кимчелек табылды. Монда районның алдынгы дуңгыз караучыларының тәҗ­рибәсе күрсәтелмәгән булып чыкты. Мин борчуга төштем. Эштән китәргә дә уңайсыз, хезмәттәшләрем ярдәм итеп тора. Яңадан бардым, кешеләр белән очраштым. Мөхәррир бераз шомартканнан соң материал гәзиттә дөнья күрде. Миндә өмет чаткылары барлыкка килде, - ди Тәлгать Мөхәммәтҗанов.

Үзем игътибар белән аны тыңлыйм, ә күз алдыма абына-сөрлегә тәүге адымнарын ясаучы сабый бала образы килеп баса. Әкренләп аның адымнары ышанычлырак була бара һәм ул атлап китә. Яңа эш башлаган журналист та шул сабыйны хәтерләтә түгелме соң?!

Тәлгать Фәнил Солтанов, Марат Хә­сәнов, Җәүдәт Хәмитов, Эльза Саттарова, Рәмилә Сәйфуллина кебек тәҗрибәле хезмәттәшләренең һәр киңәшен үзенә сеңдерә барды. 30 елдан артык эшләү дәверендә республика журналистларының иҗатын өйрәнеп, тәҗрибә туплады. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге барлык яңалыклар белән танышып барды, алдынгы эшчән­нәрнең казанышларын пропагандалады, теге яки бу өлкәне тирәнрәк ачып салырга тырышты. Басу һәм ферма батырлары, белгечләр, җитәкчеләр, фермерлар, эшкуарлар, авыл хуҗалыгы ветераннарына йөзләгән мәкаләләрен багышлады. Вакыт үтү белән республикада алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелгән куәтле “Артемида” комплексының үсеше белән гәзит укучыларны нәкъ ул таныштыра барды. Хезмәт күрсәткечләре республикада гына түгел, аннан читтә дә киң билгеле булган Бозаязбаш токымлы сарыклар үрчетүчеләрнең казанышлары турында да бик күп материал язды. Үзенең язмаларында күп тапкыр урак батырлары исеменә лаек булган абыйлы-энеле Рәшит һәм Риф Әсәновлар, Вилмир Бикмәтов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Флюр Турьянов, алдынгы чөгендерче Раил Камалов һәм башка бик күпләрне данга күмде.

Изге нәсыйхәтче

Хәзер инде үзенең иҗади тәҗрибәсе бар. Роберт Уразбахтин, Винер Сәгыйтов, Әлфинә Абдиева, Алексей Григорьевка да бу эшнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аларның һәрберсе гәзит битләрендә үзләренең эчтәлекле язмаларын калдырды.

Бөркет үзенең кошчыкларын канат ныгытырга, очарга өйрәткән кебек, Тәл­гать Фәрит улы да гәзиттә эшләүчеләрнең һәрберсе өчен вакыт таба, өйрәтә, аларны журналист эшенең серләренә төшендерә. Беркөнне шундый очракка тап булдым. Милена Шәймәрдәнованы мәкаләсе өчен мактап алды һәм киләчәктә геро­еның образын тирәнрәк ачарга киңәш итте. Журнал өлкәсендә эшләп, тәҗрибә туплаган Әлфия Әхмәдуллинага гәзит стиленең үзенчәлекләрен күз уңында тотарга киңәш бирде. Сахай авылыннан халык хәбәрчесе, күп тапкыр лауреат исемен яулаган Таһир Вилданов куанычлы хәбәрен ишеттерде – тиздән дүртенче китабы дөнья күрәчәк икән. Тәҗрибәле хезмәткәр Венера Гафарова тәрҗемә иткән материалын керткән. Җаваплы секретарь Светлана Карповадан чираттагы гәзитнең макетын төзүне сорый.

Кулыннан килмәгән эше юк

Редакция туктаусыз эшләүче производствоны хәтерләтә. Биредә бер-береңә ярдәмләшми эшләү мөмкин түгел. Хәбәрчедән авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңыннан мөхәррир урынбасарына кадәр юл үтеп, Тәлгать Фәрит улы мондый шартларга күптән күнеккән. Дөресен әйтергә кирәк, ул беркайчан да карьера дип тырышмады, үзенең эшен җиренә җиткереп эшли барды. Осталыгын күреп, аны теләгенә каршы хезмәт баскычы буйлап үрләттеләр. Һәр хез­мәткәр аның һәр яклап талантлы энциклопедист булуын яхшы белә. Кирәк икән – җимеш-җиләк культураларының уңышын арттыру яки башка өлкәгә кагылышлы киңәшен бирә, электрүткәр­гечләрне сүтеп җыя. Кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк.

Тырыш хезмәтенә бәһа

Аның белән утны-суны бергә кичтек, дисәң дә була. Әйе, бу буш сүзләр түгел. Ничек кенә булса да, 30 елдан артык бер коллективта эшләргә туры килде. Бергә иҗат иттек, җәмәгать эшчәнлегендә катнаштык, гаиләләребез дус булды, табигать кочагында ял иттек. Бер арттырусыз әйтергә була – ул башкалар хакына үзен аямаган, сәләтле, изге күңелле һәм ачык йөзле кеше.

Район Мәдәният сараеның залында Профсоюз хәрәкәтенең 100 еллыгы хөрмәтенә багышланган тантанага профсоюз активы җыелган. Республиканың профсоюзлар федерациясе Советы рәисе Сәмирханов безнең героебызга көчле алкышлар астында юбилей медале тапшырып, профсоюз өлкәсендәге күпьеллык һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәтен белдерә. Ә ул бу хөрмәткә, һичшиксез, лаек. Бу бәһа артында редакция профсоюзы рәисенең мәшәкатьле һәм тынгысыз көннәре ята. Ярыш оештыру, юбилярларны котлау, пионер лагерьларына хезмәткәрләрнең балаларына юллама юллау, якыннарын югалтканнарга матди һәм рухи ярдәм күрсәтү булсынмы –барысы турында да профсоюз рәисе хәстәрлек күрә. Хезмәткәрләр өчен Инҗәр буенда ялны чын Сабантуйга әверелдерә - спорт ярышлары, конкурслар, төрле уеннар, концерт номерлары оештыра. Шуңа да аңа ышаналар, хөрмәт итәләр.

Янгыннан килгән зыян

Тамак ялгап утырганда телефон шалтырап, борчулы хәбәр ишеттерделәр. Ашыгып УАЗ машинасына чыгып утырдым һәм 5-10 минут эчендә янгын урынына барып та җиттем. Шул арада мунча янып, көлгә әйләнгән, миче генә торып калган. Абзарның кара янган бүрәнәләре көйрәп ята. Тирә-якка ут эчендә калган башмакның үләксә исе таралган. Ихатада кайда барырга белми тавыклар йөгерешә. Трактор һәм мотоцикл да зыян күргән. Бәхеткә, йортка ут капмаган, ә иң мөһиме - балалар каза күрмәгән. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, көз җитүгә абзар төзеп куелды, трактор тергезелде, ә редакциянең яңа “Урал” мотоциклы гамәлдән чыгарылды.

Табигать һәлакәте

Тагы бер очрак турында язып үтәргә телим. Көндез гаиләләре белән бәрәңге утыртып керәләр. Тамак ялгап чыккач, Тәлгать аптырашта кала: бәрәңге бакчасының уртасында зур чокыр барлыкка килгән - 4-5 метр тирәнлектә, 10-12 метр киңлектә җир убылган. Өстәвенә, су да җыелган. Ходай саклап калган. Эш вакытында мондый хәл килеп чыкса, кешеләр дә, техника да зыян күргән булыр иде.

Тормыш сынаулары

Янә гаиләгә кайгы килә - кинәнеп дөнья көтәр чагында көч-куәте ташып торган энесе Флюрның гомере өзелә. Йөрәк өянәгеннән гаилә башлыгы – оста оештыручы, ару-талуны белмәгән Фәрит Мөхәммәт улы да фани дөньядан китеп бара. Күз авыруларын дәвалау институтында операция вакытында табибларның хатасы сәбәпле, хезмәттәшемә ярты елга эшен калдырып торырга туры килә. Татарстанга барганда эчкән водительнең гаебе буенча һәлакәткә очрыйлар, бәхеткә, җитди имгәнмиләр.

Һәр югалту йөрәктә төзәтә алмаслык яра калдыра, вакыт үтү белән сәламәт­леген какшата. Бәлки, шуның өчен дә ул мөхәррир өстәленә үз теләге белән эштән китү турында гариза язып сала.

- Гафу итегез, Тәлгать Фәрит улы, без Сезне әле генә җибәрмибез, - дип каршы төшә Ринат Рәмил улы Шәйбәков. Сез бит безнең төп нәсыйхәтчебез, ышанычлы терәгебез.

Кабинет ишеген ябып, Тәлгать Фәрит улы урамга чыга. Тирә-якка күз сала. Нинди матурлык, аклык-сафлык. Төне буе барган бураннан соң табигать тынып калган. Шул арада кояш дилбегәне үз кул­ларына алып та өлгергән - җиргә җы­лы нурларын сибеп, кешеләрне шатландырырга тырыша. Тәлгатьнең дә кәеф­ләре күтәрелде, һәм ул иҗади уйлар дулкынында җайлап кына кайтыр якка атлап китте.

Мидхәт Рәҗәпов, 1980-2007 елларда район гәзите мөхәррире.
Читайте нас: