Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тату гаиләм – минем байлыгым

Элек Көнкүреш йортының гөрләп торган чагы бар иде. Яңа фасон күлмәк тектерәсе, тиз арада чалбар, итәк кыскартасы булса, ательега йөгерә идек. Киемнәрне хатын-кызлар тексә, тегү машиналарының төзеклеге өчен үз эшенең остасы Марат Вахитов җавап бирде.

Элек Көнкүреш йортының гөрләп торган чагы бар иде. Яңа фасон күлмәк тектерәсе, тиз арада чалбар, итәк кыскартасы булса, ательега йөгерә идек. Киемнәрне хатын-кызлар тексә, тегү машиналарының төзеклеге өчен үз эшенең остасы Марат Вахитов җавап бирде.

Бердәм коллективта

Марат Вахитов 1950 елда урман янына сыенып утырган Таусеңер авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган. 7нче сыйныфка кадәр Шәйморатов урта мәктәбенә йөреп укый. Ә 1974 елда гаиләсе белән Кырмыскалы авылына күченеп киләләр. Урындагы мәктәптә урта белем алганнан соң Марат берникадәр вакыт Механикалаштырылган күчмә колоннада эшләп ала. 1979 елда яшь егетне юллама буенча Уфа өс киемнәре тегү фабрикасына корылмаларны төзәтүче белгечлегенә укырга җибәрәләр. Аннан кайту белән Марат Мидхәт улы Көнкүреш йортының тегү цехына эшкә урнаша һәм 20 ел гомерен көнкүреш хезмәтләндерү өлкәсенә багышлый.

- Ул вакытта цехта 80гә якын тегүче икешәр смена эшли иде. Алар күлмәк, чалбар, костюм һәм туннар гына түгел, оешмаларның заказы буенча махсус киемнәр, сырылган одеаллар да тегәләр иде. Тегү машиналары “көйсезләнә” башласа, аларны мин “дәвалыйм”. Моңардан тыш, Карлыман, Прибельский, Бозаяз кебек күрше авылларның тегү цехларына да чакырталар иде, - дип хәтерли әңгәмәдәшчем.

Оста белгеч тегү машиналарын гына түгел, башка көнкүреш техникасын да оста төзәтә. Кыскасы, нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан килә.

- Коллектив бик тату булды, бергәләшеп эшләдек тә, бәйрәмнәрне дә күңелле итеп үткәрдек. Булачак тормыш иптәшем – тегүче булып эшләп йөрегән Сары-Саз авылы кызы Мәүҗидә Рәүф кызы белән дә биредә таныштым. Аңа тәү күрүдә үк гашыйк булдым, ул минем күңелемне яулады. 1987 елда өйләнештек. 1989 елда гаиләбезгә ямь өстәп кызыбыз Альбина туды. Күп тә үтмәде, район Советыннан чират буенча фатир алдык, - ди Марат Мидхәт улы.

Советлар Союзы таркалу белән, тормышта күп нәрсә үзгәрә: тәүдә авыллардагы, ә 1999 елда район үзәгендәге тегү цехлары ябыла.

Гаиләм - төп байлыгым

13 ел инде Марат Мидхәт улы район Мәдәният сараенда сакчы булып эшли. Тормыш иптәше Мәүҗидә Рәүф кызының оста итеп гармунда уйнавын, моңлы итеп җырлавын күпләр беләдер әле. Әледән-әле Вахитовлар гаиләләре белән табигать кочагына чыгып утыралар, балык тотарга йөриләр.

- Мин генә түгел, хатыным да балык кармакларга ярата. Еш кына Варшавка һәм Березовка авылларындагы күлләргә барабыз, - ди Марат абый.

Кызлары Альбина мәктәпне тәмам­лаганнан соң юрист һөнәрен үзләштергән. Бүгенге көндә ул үз гаиләсе белән яши. Кияүләре Геннадий белән 5 яшьлек уллары Артем һәм 3 яшьлек Милена исемле кызлары бар. Марат абыйның барлык хыялы - онык һәм оныкасын тәр­бияләшергә һәм аякка бастырырга ярдәм итү.

Шул көннәрдә Марат Мидхәт улы үзенең 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Аны без дә ихлас күңелдән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер телибез.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Фото гаилә архивыннан алынды.

***

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, хәстәрлекле картәтиебез - Вахитов Марат Мидхәт улын күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Олы йөрәкле һәм киң күңелле газиз кешебезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, якты һәм матур көннәр телибез.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Яшә, кадерлебез, йөзгә кадәр,

Шат күңелле булып гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәүҗидә, кызың Альбина, киявең Геннадий, оныгың Артем, оныкаң Милена.
Читайте нас: