Безнең Иске Кыешкы авылы уңган, тырыш халкы белән чын-чынлап горурлана ала. Шуларның берсе - Сәйфетдинова Резеда Габделсәлам кызы. Ул шушы җирдән, шушы туфрактан: Иске Кыешкы авылында дөньяга килә. Һәрвакыт көләч йөзле, нур балкып торган зәңгәр күзле кыз күпбалалы гаиләдә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Әнисе Зәйтүнә, әтисе Габделсәлам вакытында авылның иң уңган кешеләре була. Әнисе тегәргә, бәйләргә оста булса, әтисе агачтан арба-чаналар, дугалар, башка көнкүреш әйберләре ясый.
Резеда әнисенә ияреп, 13-14 яшендә үк бәйли башлый.
- Ул вакытта җепләр бик булмагач, сарык йоныннан үзебез эрли идек. Бер дә җеп таба алмасам, әнием бәйләгән оекбашны сүтәм дә, яңадан бәйлим”, - дип искә ала ул балачагын.
Бәйләргә теләге менә ничек көчле булган бит авылдашымның!
Урындагы мәктәпнең 7нче сыйныфын тәмамлагач, урындагы фермага бозау караучы булып эшкә урнаша, аннан сыер савучы булып китә. Күп тә узмый яшь кыз алдынгы савучылар рәтенә баса. Чөгендер басуларында да күпме тир түгелгән. Әнә шулай, тырышлыгы, уңганлыгы белән авылдашларының хөрмәтен яулый да инде ул. Хаклы ялга чыккач та колхозда эшен дәвам итте. Ә пенсиягә чыгар алдыннан 2 ел рәттән урындагы хуҗалыкка үзенең абзарында 15шәр бозау үстереп бирде. Тормыш иптәше Рифхәт абый (хәзер мәрхүм инде) колхозның алдынгы механизаторы иде. Дүрт ул тәрбияләп үстерде Сәйфетдиновлар.
- Хаклы ялга чыккач, ныклап кул эшләренә керештем – бәйләргә, чигәргә тотындым, - дип үзенең күз нурларын салып эшләгән әйберләрен күрсәтергә тотынды. Ә аларның исәбе-саны юк: диван, утыргыч япмалары, сумкалар, ашъяулыклар, бәйләнгән курчаклар, чәчкәләр, чигелгән мендәр тышлары, тапочкалар, шәлләр. Бу эшләрне үз күзләрең белән күрү кирәк, аларның матурлыгын, төрлелеген сүз белән генә аңлатып җиткереп тә булмый. Аның иҗат җимешләре белән авыл һәм район мәдәният йортларында узган чаралар вакытында күргәзмәләрдә танышырга мөмкин. Шулай ук Резида Габделсәлам кызы яшьләргә палас сугу серләрен өйрәтә. БСТ каналының “Сәлам” тапшыруы кунагы да булды.
Олы яшьтә булуына карамастан, авылда, район күләмендә узган мәдәни чараларда актив катнаша. 2012 елдан башлап “Хәзинә” фольклор ансамбле әгъзасы булып тора. Ансамбльнең горурлыгы ул. Башкорт, татар халык киемнәрен үзе тегә. Җыр-биюгә оста. Коллективыбызның иң өлкәне буларак, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша: яшьләргә киңәшләрен бирә, үзе белгәннәрен башкаларга да ихлас өйрәтә. Ирешелгән уңышларына сокланырлык кына. Шулай, Благовещен шәһәрендә узган “Яратам сине, тормыш!” фестивальдә катнашып, диплом белән бүләкләнде. 2015, 2016 елларда безнең районда узган “Чыңла, чалгы! республика фестивалендә шифалы үләннәрен тәкъдим итеп, дипломга лаек булды. Гомумән, тормышка, матурлыкка гашыйк изге җан ул. Ә кул эшләре белән ул вакыт уздыру өчен генә шөгыльләнми, бар күңелен салып башкарган эшләрендә үзенең эчке матурлыгын, тормышны сөюен чагылдырырга һәм матурлыкка хезмәт аша гына ирешеп булуын күрсәтергә тырыша.