Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу үзе зур бәхеттер ул. Миңа да Кәчүән авылында яшәгән 100 яшьлек әби белән танышырга насыйп булды. Бер гасырлык гомер кичерүенә карамастан, Закирә Бәшированың зиһененә күз тимәсен, үткән гомерен, хәтта бергә эшләгән кешеләрнең исемнәрен ачык хәтерләве сокландыра. Яшьлегендә күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, әле дә күзләре нур чәчеп, көлеп тора. Без барганда да ул капка төбендә яшел чирәмдә үлән ашап йөрегән каз бәбкәләрен карап утыра иде.
Ул 1919 елның 1 июлендә Иске Муса авылында Шакир Хафис улы һәм Миңлесырур Гыймалетдин кызының күпбалалы гаиләсендә икенче сабый булып дөньяга туа. Мәктәптә 1нче сыйныфны тәмамлау белән иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булган әти-әнисе аны башкача укырга җибәрми, берсеннән-берсе бәләкәй туганнарын карарга куша. Бераз кул арасына керү белән ул үзе дә эшкә чыга.
- Гомер буе колхоз эшенең уртасында кайнадым, кайда кеше кирәк, мине шунда куштылар. Еллары да нинди бит әле аның. Өскә кияргә юньле киеме, ашыйм дисә, ашаргасы юк. Шулай да, барсына да түздек, - дип сүз башлады Закирә әби.
Илебез кичергән бик күп вакыйгалар - Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр еллар, ачлык-ялангачлык Закирә апаның тормышында да чагылыш таба. Ир-егетләр фронтка китеп бетә. Барлык эш бала-чагага һәм карт-корыга торып кала.
- Өлкәнрәкләр көлтә бәйли, без борчак та чаптык, үгез белән ашлык та суктырдык, авыр агач тырма өстерәп, калган башакларны җыйдык. Ләкин ачлык үзәккә үтә иде, 30 чакрым ераклыктагы Ляхово басуына черек бәрәңге артыннан барабыз. Күреп калсалар, ат белән безне куалар. Шулай да бер чиләк бәрәңге җыеп алып кайта идек. Аннан калган башак башлары эзләргә китәбез, әни аларны ашка салып пешерә иде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарды, - ди Закирә әби, ул елларны искә төшереп. – Бер көнне килеп биш кызны Уфага эшкә алып киттеләр. Анда Бозаяз кызлары да бар иде. Тәүдә баштан-аяк безне киендерделәр: сырган чалбар, фуфайка, бияләй бирделәр. Поезд юлына дүрт тәгәрмәчле арба китереп куйдылар. Аңа ташкүмер төйибез дә этеп барып, үзебез бушатабыз. Аңа көч җитәрлек түгел, авыр. Аннан соң яшүсмер кызларны җыеп Белоретка урман кисәргә җибәрделәр. Анда да дус кызларым Мөнәвәрә һәм Рәйханә белән тырышып эшләдек. Бүрәнәләрне 1 метр озынлыгында кисеп, ярып, өеп куябыз. Норманы арттырып үтәгәч, безне мактап, күлмәклек ситса бирделәр, кайтып килергә рөхсәт иттеләр. Кайту белән колхоз рәисе елга буенда калган эскертне суктырырга алып китте. Күп тә үтмәде, Муллакайга урман кисәргә куа башладылар. Анда да 5-6 кыз җәяүләп бардык. Агачларны кисеп, аударабыз, өябез һәм корым белән билгелибез. Илтуган кызы Мәдинә Йосыпова белән 30 километр ераклыктагы Кабакка иген көрәргә дә йөредек. Барганда җәяүләп барабыз. Ал-ял белми эшлибез. Аның директоры Мәүлетов безнең тырышлыкны күреп, кайтканда атын биреп тора. Икенче көнне атка утырып бара идек. Колхозда мин эшләмәгән бер эш тә калмады: иген дә ташыдым, көлтә дә җыйдым, печән дә чаптым, ашлык суктырдык, иген киптердек, аны әледән-әле бутап торырга кирәк, ә төннәрен эскерт өйдек. Сугыш вакытында авыл Советында дежурда да тордым. Атка мичкә утыртып, ахирәтем Рабига белән Уфадан Подлуб МТСына горючий ташыган авыр еллар да онытырлык түгел, - ди йөз яшьлек әби.
35 яшендә төскә башка чибәр Закирәне сугыштан бер аягын өздереп кайткан 55 яшьлек Нурислам исемле иргә көчләп кияүгә бирәләр. Яшьләр Илтуган авылында яши башлыйлар. Йорт салып керәләр. Бер-бер артлы Зөһрә, Мәүлия, Нурия һәм Рима исемле кызлары туа.
- Йорт салырга булгач, авылдагы бригадир Бакый Бакиевка бардым. Ул: “Урманга барыгыз да, нинди агач ошый, кисегез, беркем бернәрсә әйтмәс”, – дип рөхсәт итте. Нурислам белән икәү урман кистек, шуны үзебез күтәреп ташып, өй күтәреп куйдык, - ди Закирә әби. - Бала үстергәндә йокламаган төннәр күп булды. Аларны ашатырга, малларны карарга, сыерын саварга да кирәк, бакчасы да бар. Керне дә кул белән юасың, өен дә җыештырасың. Барысын да үзем эшләдем. Булышучы кешем булмады, - ди ул.
Нурислам белән Закирә 10 ел гына яшәп кала - 65 яшендә ире үлеп китә. Закирә әбине хатыны үлгән, балалары булмаган Гайса исемле иргә димлиләр һәм алар Кәчүән авылына күченәләр. Монда да аның көннәре эш белән үтә. Басуда чөгендер утый, механизаторларга аш пешерә.
- Әнием гомер буена ирләр генә башкара торган авыр эштә эшләде. Тормышта күп кыенлыклар күрсә дә, бервакытта да зарланмады. Башкалар турында кайгыртып яшәде. Аның киң күңелле һәм уңган булуына кеше аптырый иде. Килеп рәхмәт әйтеп китәләр иде үзенә. Бәлки, шуңа да озын гомерледер ул, - ди кызы Рима.
Бүгенге көндә гасырга тиң гомер иткән Закирә әби берсенә дә кыенлык китерми, үз йомышына йөреп, аек зиһен белән, тормышка шөкер итеп кызы Рима һәм кияве Камилнең тәрбиясендә яши.
- Аллага шөкер, балаларымның барсы да тормышлы, бер дигән дөнья көтәләр. Балалар үстерделәр, барсы да тәртипле. “Әни”, “нәнәй” дип өзелешеп торалар. Авылдашлар, күрше-тирә белән дә дус яшәдек. Тормышымнан канәгатьмен, кадер-хөрмәттә яшим. Табыннарда - оҗмах нигъмәтләре. Бу яшемә кадәр җитәрмен, дип һич уйламаган идем, - ди дүрт кызын, күпсанлы оныклары һәм туруннарын сөяргә өлгергән бәхетле әни, нәнәй һәм картнәнәй.