Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хезмәтенә тугры ул...

Иске Акташ авылында туып-үскән Ф.Ф.Бүләкколов өчен ЮХХДИның туган көне аеруча кадерле, чөнки чирек гасыр гомерен ул юл-патруль хезмәте инспекторы вазыйфасына багышлаган.

Иске Акташ авылында туып-үскән Ф.Ф.Бүләкколов өчен ЮХХДИның туган көне аеруча кадерле, чөнки чирек гасыр гомерен ул юл-патруль хезмәте инспекторы вазыйфасына багышлаган.
Филүс Флюр улы 10 но­ябрьдә – Русия полициясе кө­нендә туган. Бәлки, шуның өчен ул бу һөнәрне сайлагандыр да. Аның бу теләген әтисе Флюр Сәйфулла улы һәм әнисе Зифа Әнәс кызы да хуп­лый.
- Полицейский булырга мин балачактан ук хыяллана идем. Йоматау Аграр техникумында укыганда, Уфа шәһә­ренең 219нчы санлы спорт клубында хезмәт иткәндә дә бу уй мине ташламады. Укуымны тәмамлагач, теләгемне тормышка ашырдым - Белорет шә­һәрендәге эчке эшләр бү­легенә юл-патруль хезмәте инс­пекторы булып эшкә урнаштым, - ди Филүс Бүләк­колов.
Бу бүлектә бер ел эшлә­гәннән соң, ул Архангель, со­ңыннан Кырмыскалы районына күчә. Менә 22 ел инде ул сайлаган һөнәренә тугры кала.
Хокук саклау органнарында эшләү җиңелдән түгел. Көнме, төнме - син һәрвакыт юлга чыгарга әзер булырга тиеш.
- Юл законнарын бозучылар еш очрый – кемнәрдер автомобиль тәрәзәләрен тулысынча тонировкалый, каршы як юлга чыгалар, эчкән килеш руль артына утыралар, шул сәбәпле, үзләренең генә түгел, башкаларның да сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куялар. Әйткәндәй, моның өчен хәзер кулга алу каралган. Бер ел эчендә хәл кабатланса, закон бозучыларны РФ Җи­наятьләр Кодексының 264 статьясына ярашлы җәза көтә. Шуңа да, водительләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмасыннар иде, - ди Филүс Флюр улы.
Авыр эш көненнән соң аны иркен һәм зур йортында сөекле хатыны Лиза һәм өч баласы көтә. Тормыш иптәше белән гаилә коруларына 15 ел вакыт үтеп киткән. Ильяс һәм Нияз исемле уллары үзләренең уңышлары белән аларны куандырып торалар, ә Алсу исемле кызлары әлегә балалар бакчасына йөри. Бәхетле гаилә Архангель авылында үз куллары белән салынган йортта яши.
Намуслы хезмәте өчен Филүс Флюр улы берничә тапкыр РФ Эчке эшләр министрлыгы һәм район бүлегенең Мактау грамоталары, “Полиция отличнигы” билгесе белән бүләк­ләнгән.
- Һөнәри бәйрәм алдыннан хезмәттәшләремә һәм алар­ның гаиләләренә – сәламәт­лек һәм эшләрендә уңышлар телим, - ди Филүс Флюр улы.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: