1 июль көнне Әлтаф Харис улы Арслановка 90 яшь тула. Тумышы белән ул Чакмагыш районыннан, байтак еллар Таҗикстанда яшәгән, әлеге вакытта Урал авылында гомер кичерә. Күркәм юбилее уңаеннан Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп корулар һәм Русия Федерациясенең барлыкка килүе кебек тарихи вакыйгаларның шаһиты булган бу искиткеч кеше турында сөйләп китәсе килә.
Ул 1929 елда Чакмагыш районының Яшь Күч авылында дөньяга килә. Тормыш авыр була: биш баланың икесе генә исән кала. Әлтафка 7 яшь булганда гаиләләре белән Петрозаводскка урман кисәргә китәләр. Ләкин тиздән кире кайтырга туры килә - әтиләре каты чирләп китә. Күп тә үтми гаилә башлыгы вафат була.
Гаиләне хәстәрләү ун яшькә өлкәнрәк апасы иңнәренә ята – кыз әнисен һәм энесен җылы Таҗикстанга алып китә. Ләкин анда да тормыш җиңел булмый, өстәвенә, сугыш башлана.
- Сугыш елларында бигрәк авыр булды, ачлык-ялангачлык: азык-төлек карточка белән генә таратыла. Балаларга көненә - 300, ә эшчеләргә 400 грамм икмәк бирәләр иде, - дип хәтерли ул елларны Әлтаф Харис улы.
1944 елда 15 яшьлек егет ефәк комбинатына эшкә урнашып, хезмәт юлын башлап җибәрә.
Илне тергезүчеләр сафында
Сугыштан соң ничек тә булса тормышны яхшырту, үз җаена салып җибәрү өчен җимереклекләрне тергезү эшләре башлана. Барысы да бердәм гаиләдәй тырышып эшли, илне тергезүгә һәркем үз көчен сала, үз өлешен кертә. Әлтаф Арсланов та шулар рәтендә була. Өч ел хәрби хезмәттә булып, Ленинобад шәһәренә әйләнеп кайта һәм шул ук ефәк комбинатына слесарь-сантехник булып эшкә урнаша. 1955 елда булачак тормыш иптәшен очрата – Ульяновск өлкәсе кызы Айсылу белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Тормышларына ямь өстәп биш балалары – Мансаф һәм Ансаф исемле уллары һәм Әлфия, Зөлфия, Галия исемле кызлары дөньяга килә. Көне-төне эшләп, фатир алалар, балаларын аякка бастыралар. Әлтаф Харис улы хезмәт юлын башлаган ефәк комбинатында 1992 елга кадәр, хаклы ялга чыкканчы эшли.
Шул елларда үзгәртеп корулар башлана. Язмамның герое Урта Азиядән бер дә күченеп китәргә теләми, биредә барысы да таныш, якын аңа. Ләкин сәламәтлеге какшау сәбәпле, өлкән кызлары Әлфия аларны үзенә - Урал авылына алып кайта.
Бүген Әлтаф Харис улына – 90 яшь. Олы булуына карамастан, көч-дәрте ташып тора. Көн саен җәяүләп авылны урап чыга. “Хәрәкәттә - бәрәкәт”, дип әйтергә ярата ул. Кышын капка алдындагы карны да үзе көри. Бакча эшен дә яратып башкара – кызы Әлфиягә виноград үстерүдә ярдәм итә. Гәзит-журналлар укый. Кыскасы, бар нәрсәдән хәбәрдар ул.
- Тагын 20 ел яшисе иде әле. Уй-ниятләрем Наполеонныкыдай. Дөнья күрәсе, башка илләрдә булып кайтасы килә. Тормышка ашмаган хыялларым, башкарасы эшләрем байтак әле, - ди әңгәмәдәшчем.
Менә инде 64 ел тормыш иптәше Айсылу Нәҗип кызы белән кулга-кул тотынышып бер сукмактан баралар. Әлтаф Харис улы шигырьләр яза, моңлы тавышка ия. Аларның күбесе сөекле тормыш иптәшенә багышланган.
Арслановларның 12 оныгы бар, 12 туруны үсеп килә. Зур һәм ныклы гаилә. Якыннары, туганнары Русиядә генә түгел, аннан читтә дә гомер итәләр. Ерак яшәсәләр дә, еш кына кунакка килеп торалар, шалтыратып хәлләрен белешәләр. Ә юбилярның кәефе һәрчак күтәренеке. Җор сүзле, шаян булуы белән башкаларга да боегырга ирек бирми ул.
Әлтаф Харис улын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар тулы тормыш телибез.