Тату гаилә - бәхетле гаилә, диләр. Кырмыскалы авылында 45 елдан артык гомер кичерүче Вәсим һәм Фәйруза Сәфәргалиевларның да бәхетле яшәүнең үзләре генә белгән сере бар. Яшьләрнең танышуы кызык килеп чыга: Вәсим Һадый улының әнисе чирләп Прибельский дәваханәсенә эләгә, ә кыз операция ясау бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән була. Сылу кызны күреп калу белән Вәсим шунда ук гашыйк була. Алар дуслашып китәләр, ә 1973 елда гөрләтеп туй үткәрәләр. Шул вакыттан 46 ел гомер үтеп киткән, ә бер-берсенә булган хисләре сүнмәгән.
Вәсим һәм Фәйруза Сәфәргалиевларның сугыштан соңгы еллары, башка дистерләренеке кебек, авыр була. Фәйрузага 5 яшь чагында әтисе үлеп китә. Өч баласын үстерү өчен әнисенә бик күп эшләргә туры килә. Гаиләдә өлкән бала буларак, туганнарын карашу да аның иңенә төшә. Шулай итеп, кече яшьтән үк Фәйруза Шамил кызы эшкә җигелеп үсә. Мәктәпне тәмамлау белән ул шәфкать туташы һөнәрен сайлый. Кулына диплом алу белән хезмәт эшчәнлеген Прибельский дәваханәсендә башлап җибәрә. Кырмыскалы авылына күченгәч, район үзәк дәваханәсендә хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша һәм барлык гомерен медицина өлкәсенә багышлый. Хәтта хаклы ялга чыккач та, Фәйруза Шамил кызы кул кушырып утыруны өнәми, эшләвен дәвам итә. Намуслы хезмәте өчен хезмәт ветераны берничә тапкыр Грамоталарга һәм Рәхмәт хатларына лаек була.
Вәсим Һадый улы хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен хәрби комиссариатта прапорщик булып хезмәт итә. Шуңа да, районда ул күпләргә яхшы таныш.
- Элек армия хезмәтенә китүчеләр күп була торган иде: бер вакыт көненә 80шәр егет җибәрдек, - дип хәтерли ул.
Вәсим Һадый улының гомере дә эш белән үтә. Яшь егетләрне армия хезмәтенә озаткан көнне эш көне сәгать 6да ук башлана һәм икешәр ай Уфада җыелма пунктында үтә. Хәтта Саратовка водолазлар әзерләргә дә барырга туры килә.
- Без эшләп яшәдек һәм барсын да намуслы итеп үтәргә тырыштык, - ди Сәфәргалиевлар.
Гаилә - Сәфәргалиевлар өчен тормышта иң мөһиме булды һәм булып кала, чөнки монда сине аңлыйлар, ярдәм итәләр.
Вәсим Һадый улы һәм Фәйруза Шамил улы өч балага лаеклы тәрбия биргәннәр. Иң өлкәне Вадимга – 45 яшь. Аның үз гаиләсе – Гүзәл, Гөлназ һәм Морат исемле балалар үстерделәр.
Кызлары Зилә тормыш иптәше белән Индира, Нурсилә һәм Аиша исемле балаларга гомер биргәннәр. Ә 41 яшьлек Илшатның гаиләсендә күптән түгел сабыйлары туган.
Барлык онык-оныкалары да нәнәй һәм картәтиләрен яраталар. Алар монда еш кунакка килә, ә нәнәйләре аларны тәмле бәлешләр һәм җиләк кайнатмалары белән сыйлый.
Тәрбиягә Рөстәм исемле малайны алулары турында да әйтеп үтәргә кирәктер.
- Ятим калганда Рөстәмгә нибары 7 яшь кенә иде. Якыннарын югалткач, малай бик нык кайгырды, - ди алар.
Әти-әнисе үлгәннән соң, суд тарафыннан билгеләнгән опекуннарда малай биш ел яши. Ләкин бабасы үлеп китә, аны балалар йортына тапшырырга карар итәләр. Ләкин малай анда барырга теләми. Шул вакытта Сәфәргалиевлар Рөстәмне үзләренә алалар. Биредә малай җан тынычлыгы таба, аны яраталар, аның турында хәстәрлек күрәләр. Хәзер ул үсеп буй җиткергән, гаилә корган.
Актив тормыш белән яшиләр
Сәфәргалиевлар төрле яклап талантлы кешеләр. Яшь чакларында хәтта театрда уйнаганнар.
- Өйләнгәнче үк мин сәхнәдә чыгыш ясаганым бар иде. Хәтеремдә, “Айгөл иле” спектакле белән безнең генә түгел, күрше районнарга да гастрольләргә бара идек. Республиканың авыл үзешчән сәнгать осталары смотрындагы иҗади уңышларым өчен I дәрәҗә Диплом белән бүләкләндем, - дип хәтерли Вәсим Һадый улы.
Фәйруза Шамил кызы театрда да уйнаган, спорт белән дә шөгыльләнә - чаңгыда йөри.
- Чаңгыда йөрергә аеруча яратам. Элегрәк эштән соң чаңгы белән урманга кадәр барып җитә идем. Саф һава, бөтен җирне калын кар каплаган. Ак шәл ябынган агачларга карап тирә-якны күзәтәсең, кәефләр күтәрелеп китә. Җәй җитү белән йөгерергә чыгам, - ди ул.
Ул районда үткәрелгән ярышларда катнашып, берничә тапкыр призлы урыннар да яулаган. Мәсәлән, медицина хезмәткәрләре арасында ГТО тапшыру буенча бәйгедә беренче урын яуласа, чаңгыда йөрү буенча икенче урынга лаек була. 1972 елда физик культура һәм спортны пропагандалаганы һәм актив катнашканы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Чаңгыда шуу буенча беренче разрядка ия.
Вәсим Һадый улы да география, физика, географик карталар белән кызыксына. Еш кына оныклары аңардан: “Картәти, шулкадәр син кайдан беләсең ул?” – дип сорыйлар. Кыскасы, аның кулыннан килмәгән эше юк: өендә электрүткәргечләрне дә үзе алмаштырып, ватылганын төзәтеп куя. Ә ул ясаган картиналар күз явын алырлык. Аның эшләре йортындагы стеналарны бизи. Үзе белгәннәрен ул зур теләк белән оныкларына да өйрәтә.
Озак вакыт бергә тату яшәү үзе бер бәхет. Вәсим Һадый улы һәм Фәйруза Шамил кызының да гаилә коруларына байтак еллар үтеп киткән. Бүгенге көндә икесе дә хаклы ялда. Балалары үз тормышлары белән яши. Районыбызда өлкәннәрне хөрмәт иткән, гаилә йолаларын саклаган, үрнәкле балалар үстергән гаиләләр булуы куанычлы хәл.
Бу искиткеч гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак кешеләр белән бер сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм. Гаилә бәхетенең серен сорагач, алар бертавыштан болай дип җавап бирделәр:
- Иң тәүдә, бер-береңне хөрмәт итәргә, түземле булырга, юл куя белергә кирәк.
Фото гаилә архивыннан алынды.