Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эшләрендә булган, тормышта уңган алар

Күпләр балаларын үстереп, олы тормыш юлына чыгару белән, хаклы ялга чыкканнан соң, яшәргә туып-үскән авылларына кайта. Кәчүән авылында яшәүче Рима һәм Камил Ситдиковлар да нәкъ шундыйлар исәбендә.

Күпләр балаларын үстереп, олы тормыш юлына чыгару белән, хаклы ялга чыкканнан соң, яшәргә туып-үскән авылларына кайта. Кәчүән авылында яшәүче Рима һәм Камил Ситдиковлар да нәкъ шундыйлар исәбендә.
Төскә чибәр, баскан җирдән ут чыгарып торган Рима булачак тормыш иптәше – Дүртөйле районының Күк Куян авылы егете Камил белән дусла­рының туйларында танышалар. Егет кызга бер күрүдә үк гашыйк була. Ул вакытта Рима Уфа шәһәренең 50нче санлы училищесын тәмамлап, “Уфаоргсинтез” заводында лаборант-оператор булып эшләп йөрегән була. Шулай итеп алар дуслашып китәләр. Ә өч айдан соң яшьләр өйләнешеп, гөрләтеп туй үткәрәләр. Риманы, гаи­ләдә үз кызларыдай якын күреп, җылы кабул итәләр.
- Каенанам белән каенатам якын кешеләремә әверелде, мине “кызым” дип кенә йөретәләр, ничек итсәң ничек яхшы була дип, файдалы киңәш­ләрен биреп, тормыш көтәргә өйрәт­теләр, рәхмәт аларга, - ди Рима Нурислам кызы. - Кызганычка каршы, каенатам мәрхүм инде, ә каенанама - 79 яшь.
Гаиләгә ямь өстәп бер-бер артлы Булат исемле уллары һәм Регина исемле кызлары туа. Аларны җил-давыл тидерми кадерләп үстерәләр, белем алырга ярдәм итәләр. Булат – Уфада компьютер буенча белгеч булса, Регина медицина университетын тәмамлап, башкаланың 8нче санлы дәваханә­сендә авыруларны дәвалый.
Байтак еллар “Уфаоргсинтез”, соңыннан Сөт заводында эшләгәннән соң, Рима Нурислам һәм Камил Фәнил улы ыгы-зыгылы шәһәрдән ямьле табигать кочагында урнашкан, урман буена сыенып утырган Кәчүән авылына кайтып ике катлы зур һәм күркәм йорт салып керәләр.
Авылның саф һавасы, авыл мунчасы аларны җәлеп итәдер дә инде.
- Камилнең кулыннан килмәгән эше юк. Өйне дә үз куллары белән салды. Әле ул заводта эшләвен дәвам итә. Ә мин бакчада эшләргә яратам, бәрәңге, помидор, кишер, суган кебек яшелчә үстерәбез, кош-корт, мал-туар асрыйбыз, - ди Рима.
Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән гөрләп торган йортның үзәгендә бөтерелә ул. Килгән кунакларны, туган-тумачаларын да якты йөз белән каршы алып, кунак итәләр. Ул гына да түгел, Риманың аш-су остасы булуын да әйтми мөмкин түгел. Ул гаиләсен бәлеш, белен кебек телеңне йотарлык ризыклар, камыр ашлары белән сыйларга ярата. Җәйнең һәр көнен файдаланып, җиләкләр җыеп, алардан кайнатмалар һәм компотлар әзерли. Ихатасын һәм бакчасын гөл-чәчкәгә күмгән.
Шулай, кылган гамәлләре, яшәү рәвеше белән авылдашларына үрнәк булган парлар кемдә генә соклану хисе уятмый икән? Андыйлар хаклы ялга чыккач та абруйлы гаиләләрнең берсе булып кала. Рима һәм Камил Ситдиковлар да ул һәм кызларының уңыш­ларына сөенеп, тыйнак кына гомер итә.
Венера Бакиева.
Читайте нас: