Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хезмәтле кайда да хөрмәтле

Ә.Г.Әхмәтов 1939 елда күпбалалы гаиләдә тугызынчы сабый булып дөньяга килә. Ләкин апа-абыйлары балачакта ук үлеп торганнар.

- Мин туар алдыннан картәтием әтиемә: “Бу юлы сезнең улыгыз туар. Аңа Әхмәтсафа дип исем кушыгыз. Ул озак яшәр” – дип сөйләгәне исемдә калган. Шулай булды да, - ди Әхмәтсафа Гыйниятулла улы.
Ләкин гаилә башлыгына улының уңышларына озак куанырга насыйп булмый. Әхмәтсафага 3 яшь булганда ул 82 яшендә фани дөньядан китеп бара.
- Әтием 1860 елгы иде, ураза тотты, намаз укыды. Озын буйлы һәм көчле иде – мине кулбашына утыртып йөретә торган иде. Балык кармакларга яратуын, аркан үргәнен хәтерлим. Күп итеп балык тотып алып кайта да, рус авылында яшәүчеләргә сата. Балык алырга килсә­ләр, мин шатлана идем – алар һәрвакыт үзләре белән көлчә алып килеп, мине сыйлыйлар иде. Әтием мәрхүм булгач, яшәве авырлашты. Әнием яшәгән йортыбызны сатып, икенче авыл кешесенә кияүгә чыкты. Ләкин гаилә тормышы ки­леп чыкмады һәм без янә туган авылыбызга кайтырга мәҗбүр булдык. Яшәргә урыныбыз булмаганлыктан, өй буйлап йөрергә туры килде. Аеруча яз көне авыр иде. Ашарга икмәк юк. Без малайлар белән хәллерәк кешеләргә бәләкәй арба белән коры-сары ташыйбыз. Алар безгә он бирәләр, - дип сүз башлады Әхмәтсафа Гыйниятулла улы.
Әхмәтсафа кешедән алып торган киемдә, яланаяклап беренче сыйныфка укырга төшә. Ә 9 яшендә авылдан чыгып китеп, Йомагуҗа балалар йортына юллана. Тәүдә 13 чакрым юлны җәяүләп үтә, Агыйдел елгасы аша чыгып, әтисенең тәүге никахында туган апасына барып керә, ул аны балалар йортына илтеп тапшыра.
- Барып керү белән мине балалар уратып алдылар. Каләм белән самолет һәм танклар төшереп күрсәттем, алар кызыксынып мине күзәтәләр. Соңыннан мине юындырып, ак күлмәк, кальсон, гимнастерка, чалбар, оек һәм ботинка кидер­деләр. Шатлыгымнан апам янына йөгереп чыгып, күрсәтеп тә кердем. Мин чиксез бәхетле идем. Соңыннан ашханәгә төшке ашка чакырдылар. Анда нәрсә генә юк: аш, компот, кара икмәк! Шул чакта мин үземне җәннәттә кебек хис иттем, - ди Әхмәтсафа Гыйниятулла улы.
Балалар йорты турында ветеранда тик җылы хатирәләр генә калган. “Анда барыбыз да тигез хокуклы иде. Бер-беребезне җәберләү, кимсетү булмады. Йодрык белән түгел, яхшы укуым, спорттагы казанышларым, үз өстемдә эшләвем белән хөрмәт казандым” – дип хәтерли ул.
Ә.Г.Әхмәтовка сәләт Ходай тарафыннан бирелгән, шуңа да ул яхшы укый. Һәр шимбә көнне дежурныйлар балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең дәрес­ләрдә алган билгеләренә анализ ясаган. Әхмәтсафаны һәм аның дусты Булат Янсияровны гел мактыйлар. Яхшы укыганы өчен аны хәтта Мәскәүгә Кремль чыршысына алып баралар. Шул вакытта ул актерлык карьерасын яңа башлаган клоун Олег Поповны да күрү бәхетенә ирешә.
Бишенче сыйныфта укыган чакта Әхмәтсафа спорт белән мавыга башлый. 5-7нче сыйныф укучылары арасында чаңгыда шуу буенча үткәрелгән ярышларда беренче урын яулый. 7нче сыйныфны Мактау грамотасы белән тәмамлый.
- Ул вакытта начар укыганнарны 6нчы сыйныфтан соң һөнәрчелек училищесына җибәрәләр иде. 7нче сыйныфта без дүртәү генә торып калдык. Очучы булырга теләгемне белдергәч, директор безне Авиация техникумына алып килде. Ләкин өч иптәшем диктантны начар язган, аларны кайтарып җибәрделәр. Ә мине гомумторакка урнаштырдылар, акча бир­деләр. Әмма ул акча тиз бетте, арытабан ничек яшәргә? Шул вакытта якташларымны очратып, кире Йомагуҗага кайтып киттем. Мине Ишембай шәһәренә буровой мастер ярдәмчеләре әзерли торган училищега җибәрделәр. Ләкин күзем начар күрү сәбәпле, анда мине алмадылар. Соңыннан безне Стәрлетамак шәһәрен­дәге Ленин исемендәге мәктәпкә балалар йортына озаттылар. Аннан район комитеты секретарьлары, министр урынбасарлары чыга, дип сөйләделәр. 10нчы сыйныфны мин анда тәмамладым. Директор миңа һәм иптәшләремә югары уку йортына керергә киңәш итте, ә без комсомол юлламасы буенча завод төзелешенә китеп бардык. Безне баракка урнаштырдылар, хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж үткәрделәр, эш киеме, кораллар бирделәр. Шул вакытта балалар йорты директоры килеп: “Югары уку йортына керәсез!” – дип БАССР мәгариф министры Ф.Х.Мустафинага барырга кушты. Ул безне якын туганнарын күргән кебек каршы алды. “Башкортстанда химия үсешә, Урал дәүләт университетына укырга кер!” – дип миңа химик булырга киңәш бирде. Тәвәккәлләп, документларымны тапшырдым. Уку вакыты килеп җитеп, Свердловскка килсәм, минем факультет чирәм җирләрне үзләштерергә киткән, ә соңга калганнарга сода-цемент комбинатына йөк ташырга куштылар. Өсне алмаштырырга кием юк, ул тузып бетте. Лекциягә йолкыш киемдә йөрергә туры килде. Акча җыеп, чалбар алырга да мөмкинлек юк. Спорт белән шөгыль­ләнү теләгем көчле иде, ләкин тиешенче туклану өчен акча җитми. Бер ай укыганнан соң, аннан китеп, төзелешкә барып урнаштым, - ди әңгәмәдәшчем, хатирәләргә бирелеп.
Ә.Г.Әхмәтовның көннәре эштә үтә, ә кичләрен станоклар төзү заводының спорт залында шөгыльләнүен дәвам итә. Хезмәт хакы түбән, шуңа да алган акчасы ашауга китеп бара. Шулай итеп, ул эшен алмаштырырга уйлый. Киң профильле тракторчы-машинистлар әзерли торган 4нче санлы училищега керер иде, начар күрә. Балалар бакчасындагы пионервожатыйны очратып, сөйләшә, ул аңа ярдәм итәргә ышандыра.
- Училищега баргач, ул сәяси бүлек мөдиренә: “Бу егет бездә тәрбияләнде, спортчы, ләкин күзе начар күрү сәбәпле, бер уку йортына да алмыйлар” – дип аңлатып бирде. Мине училищега кабул ит­теләр. Аны тәмамлагач, безне вагонга утыртып, Акмоллинск өлкәсенә - Кургальджинск районының Калинин исе­мендәге совхозына җибәрделәр, - ди Әхмәтсафа Гыйниятулла улы.
Утызлаган кешене суык клубка урнаштыралар. Ул тимер мич белән җылы­тыла. Ягарга утын юк, алар эскәмияләрне ватып яга башлыйлар. Сеанс карарга килүчеләргә фильмны басып карарга туры килә. Балчык белән саламны катырып, гомумторакны төзеп бетерәләр һәм егетләрне шунда күчерәләр.
- Март ае, көннәр салкын тора. Ә торакның штукатуркасы да, мич ягарга утыны да юк. Нәрсә эшләргә, шул вакытта без автомобиль тәгәрмәчләрен кискәләп, торакны җылыта башладык. Ә ул якканда гына эссе, ә иртәнгә суына, - ди ветеран.
Кире әйләнеп кайтып, ул Мәләвез районының “Агыйдел” колхозында тракторчы һәм комбайнчы булып эшли башлый. Соңыннан аны Кырмыскалы һөнәр­челек училищесына бухгалтерлыкка укырга җибәрәләр. Биредә ул белем генә алып калмый, спорт белән дә шөгыльләнә. Штанга күтәрү буенча спорт мастерлыгына кандидат буларак, балаларны районда үткәрелгән ярышларга әзерли.
1961 елның 31 декабрендә Яңа ел кичендә ул үзенең икенче яртысын – Кырмыскалы авылы сылуы Финәне очрата. Ул аның йөрәгенә кереп урнаша – егет гашыйк була. Ә 1962 елның декабрен­дә алар өйләнешергә карар итәләр.
- ЗАГСка килдек тә, безне теркәгез, миңа икенче районга эшкә китәргә кирәк, дим. Алдан гариза бирмәсәк тә, анда эшләүчеләр безнең хәлгә керделәр, ләкин бер шаһит кирәк, диделәр. Урамга чыктык та, үткенче бер кешене алып кердек, ул ризалашты. Шулай итеп, без өйләнештек, - ди ул, сүзен дәвам итеп.
Яшь гаилә иренең туган ягы – Мәлә­вез районының “Агыйдел” колхозына барып, Әхмәтсафа – икътисадчы, ә Финә - бухгалтер булып эшкә урнашалар.
Кырмыскалыга кунакка кайткач, элекке тәрбияләнүчеләре: “Монда кайтыгыз! Штангалар тутыга бит!” – дип монда чыкыралар. Шулай итеп, алар Кырмыскалыга кайталар.
Район Советы башкарма комитетында бухгалтер, райондагы контроль-ревизия идарәлегендә контролер-ревизор, соңын­нан район финанс бүлегендә бюджет буенча өлкән инспектор, Дәүләт банкы бүлекчәсе управляющие, тармакара элем­тә һәм планлаштыру бүлеге начальнигы, районның агросәнәгать бүлеге рәисе урынбасары, дәүләт милкенә идарә итү буенча комитет рәисе, финанс идарәлеге начальнигы, район хакимияте башлыгы­ның беренче класслы баш дәүләт советнигы вазыйфаларын башкара. “Фидакарь хез­мәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медаль­ләре, “Башкортстан Республикасы­ның атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исеме, БАССР Президиумы, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы профсоюзлары үзәк комитетыннан Мактау грамоталары, “Социалистик ярыш алдынгысы” билгесе һәм башка наградалар аның намуслы эше турында ачык сөйли.
Гомере буе Әхмәтсафа Гыйниятулла улы һөнәри белемен күтәрү өстендә эшләде. Районның финанс бүлеге, инспекция, Госстрах, Дәүләт банкы бү­лекчәсе, Саклык кассасы, кино челтәре һәм коммуналь хуҗалыгын берләштергән икътисад мәктәбе укытучысы буларак, сәяси икътисад, диалектив һәм тарихи материализм буенча лекцияләр укый. Читтән торып Бөтенсоюз финанс-икътисадый институтының филиалын (хәзер ул РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университеты дип атала) тәмамлый.
Тормыш иптәше Финә Сибәгать кызы белән өч кыз үстерделәр. Аларның барсы да Кырмыскалы авылында яши. Гүзәл Капиталь төзелеш һәм проектлау пред­приятиесендә баш бухгалтер, Гөлшат дәүләт даруханәсенә мөдирлек итә, Гөлназ район хакимиятендә эшли. Алар әти-әниләренә ике онык һәм дүрт оныка бүләк иткән. Гаиләләренә бәхет өстәп ике туруннары үсеп килә.
Һәр иртәне Әхмәтсафа Гыйниятулла улы зарядкадан һәм бодибилдинг өчен тренажерда күнегүләрдән башлап җибәрә.
- Күнегүләрне 21 яшемдә ничәне ясасам, әле дә шулай ук, - ди ветеран.
6 июльдә Әхмәтсафа Гыйниятулла улы үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Без дә аны чын күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан гына торган озын гомер телибез.
Светлана Карпова.
Читайте нас: