Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Язмышыма рәхмәтлемен”

Кырмыскалы авылының Ходайбирдин урамында яшеллеккә күмелеп утырган бу күркәм йорт күпләргә яхшы таныш. Мунча янына тәртип белән утын өелгән, хәтфә үләндә тавыклар йөри. Нәкъ бу йортта оста аяк киеме төзәтүче буларак тирә-якка билгеле Фәүзи Яхшыбаев яши.

Кырмыскалы авылының Ходайбирдин урамында яшеллеккә күмелеп утырган бу күркәм йорт күпләргә яхшы таныш. Мунча янына тәртип белән утын өелгән, хәтфә үләндә тавыклар йөри. Нәкъ бу йортта оста аяк киеме төзәтүче буларак тирә-якка билгеле Фәүзи Яхшыбаев яши.

Укытучыларымны еш искә алам

Фәүзи Гиндулла улы Яхшыбаев 1949 елда Кырмыскалы авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе фани дөньядан иртә китеп бара. Өч бала белән ялгызы торып калган әнисенә яшәве авыр була. Бәләкәй Фәүзи беренче сыйныфка төшә. Балачактан инвалид булуына карамастан, аны кимсетүче булмый.

Ул әле булса, беренче укытучысы Мария Константиновна Андрееваны җылы­лык хисләре белән искә ала.

– Ул безнең икенче әниебез кебек булды. Укучыларга белем бирү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады. Шуңа да, безнең сыйныф мәктәптә алдынгылардан саналды. Мария Константиновнаның безне Уфа шәһәренә экскурсиягә алып барганы, Якутов паркын, планетарий, В.И.Ленин исемендәге музейны карап йөргәнебез ныклы истә калган.

Таләпчән һәм гадел директор Семен Михайлович Чугункин турында да тик яхшы хатирәләр генә саклана, - ди Фәүзи Гиндулла улы, хатирәләргә бирелеп.

Математикадан укыткан сыйныф җитәкчесе Рәйсә Мөдәрис кызы Шәрипова, Флюра Кашфулла кызы һәм Минзадә Мөхәммәт кызы Әлимга­фароваларга да чиксез рәхмәтле ул.

Аяк киемнәре төзәтүче

8нче сыйныфны тәмамлау белән күршесе – көнкүреш хезмәтләндерү комбинаты директоры Әнвәр Гыйльманов аны аяк киемнәре төзәтүче мастер укучысы итеп эшкә ала. Тәүдә ул Нәҗметдин Мөлеков белән бергә эшли. Соңрак Халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгеннән Ефграфий Бабий аны Бөре шәһәренә укырга җибәрә. Училищедан соң Кырмыскалы авылындагы Көнкүреш йортына эшкә кайта һәм 30 ел һөнәренә тугры кала.

– Эшләве күңелле иде, план да һәрчак үтәлде. Барлык авыл Советларында Көнкүреш йорты директоры Фәрит Дилмөхәммәтов кушуы буенча төзәтүгә көнкүреш техникасын гына түгел, аяк киемнәрен кабул итүче пунктлар булдырылды. Мин бөтен районга аяк киемнәре тегә, нигездә, пималар төпли идем. Соңгы ун елда миңа аерым бүлмә бирделәр, моның өчен Шәүкәт Әхмәровка рәхмәт­лемен, - ди әңгәмәдәшчем.

Илдәге үзгәртеп корулар тормышны тамырдан үзгәртә, сәламәтлеге дә какшый. Шул вакытта Фәүзи Гиндулла улы эштән китәргә карар итә. Һәм аяк киемнәрен төзәтү белән йортында шөгыльләнә башлый.

Икенче яртысын очрата…

1990 елда Яхшыбаев шифаханәгә бара һәм анда үзенең булачак тормыш иптәше Алияны очрата. Ул тумышы белән Пенза өлкәсеннән, фабрикада аяк киемнәре тегүче булып эшләгән. Алар дуслашып китәләр һәм бераз вакыттан соң өйлә­нешәләр. Хәзер аларның гаилә коруларына 28 ел вакыт үтеп киткән. Килгән һәр кешене ул ачык йөз белән каршы ала. Йортларында бар нәрсә тәртиптә, бакчаларын, ихаталарын гөл-чәчкәгә күмгән. Гомумән, бакчада эшләү аның яраткан шөгыле. Үзләреннән артканын хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Хәтта авырып киткәндә дә Алия Касыйм кызы иренә: “Туфрак кертеп куй, үсентеләр утыртыйк!” – дип сораган.

– Ә ул ничек тәмле итеп пешерә иде. Камыр ашларына да оста булды. Хәзер аларны искә алырга гына калды, - ди Фәүзи Гиндулла улы.

Узган елның көзендә Яхшыбаев­ларның йорты ятимсерәп калган – Алия апа фани дөньядан китеп барган. Бүген Фәүзи абый аның белән булган һәр көнне сагынып искә ала.

Табиблар һәм социаль хезмәткәрләр ярдәме белән

Сәламәтлекләре чикле кешеләрнең тормышы дәваханә белән тыгыз бәйле. Фәүзи Яхшыбаев бүгенге көндә хаклы ялда булган Флюра Галимҗан кызы Хәсәнова, Илдар Мидхәт улы Солтангалиев, Фидая Габидулла кызы Сәр­вәртдинова, Салават Мәһәди улы Фәй­зуллин, фани дөньядан иртәрәк киткән Николай Васильевич Громов һәм Рафикъ Фирдәүс улы Саяпов кебек табибларга чиксез рәхмәтле.

Бүген әңгәмәдәшчем участок терапевты Алия Әмир кызы Хафизовада дәвалана. Авырган вакытта тормыш иптәше Алияга да ярдәме зур булган.

Гаиләсе социаль хезмәткәрләрнең хезмәте белән 20 елдан артык файдалана. Озак еллар дәвамында Яхшыбаевларны Рәйсә Хәбибуллина хезмәтләндергән. Хәзер Динира Кәримова ярдәм итә. “Инвалидларга карата игътибарлы булганнары, хәстәрлек күргәннәре өчен “Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге хезмәткәрләренә, шәхсән Альмира Хәкимовага рәхмәт укыйм” – ди әңгәмәдәшчем.

Машина бирделәр, уңайлыклар тудырдылар

Бүген халыкны социаль хезмәтләндерү бүлеге юк инде, ләкин озак еллар дәвамында аның җитәкчесе булып эшләгән, халыкка ярдәм күрсәткән Зәки Хәмзин, Клара Сираҗетдинова, Рәсилә Мортазинага да рәхмәте зур аның. Зәки Хәмзин һәм район башкарма комитеты рәисе Абдулхай Мөхәммәтҗанов аңа автомобиль алырга ярдәм итә. Район башкарма комитеты рәисе Җәүдәт Килде­бәков та зур ярдәм күрсәтә.

- Районны төзекләндерү белән шөгыльләнгән, инвалидлар өчен уңай­лыклар тудырган элекке һәм әлеге район хакимияте җитәкчеләре һәм белгечләренә дә рәхмәт әйтәсем килә. Чынлап та, район үзәге танымаслык булып үзгәрде, - Фәүзи Гиндулла улы.

“Бер-беребезне хөрмәт итсәк иде!”

12 июльдә Фәүзи Гиндулла улы 70 яшен тутыра. ”Минем янда һәрвакыт яр­дәм итәргә әзер булган, изге күңелле кешеләр булды. Сыйныфташларым, хезмәттәшләрем, дусларым белән дә яхшы мөнәсәбәттә яшәдек. Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк бит ул. Мин дә күршеләремнән уңдым. Туганың белән көн дә күрешеп булмый, ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, күршеңнең ишеген кагасың. Фиркать һәм Фәрзәнә Кәримовлар, Фәнис Насыйров белән шулай байтак еллар дус һәм тату яшибез. Салават Бикбулатов, Илдар Ногманов, Фәрит һәм Нина Вәлишиннар – минем ышанычлы дусларым һәм ярдәмчеләрем. Якын туганнарым - Рәмил Яхшыбаев һәм Әнисә Котлыгилдина, Гаффан Мөхәммәтьяров та әледән-әле килеп, хәлемне белешеп, ярдәмләшеп китәләр.

- Әлбәттә, вакыт нык үзгәрде. Элек кешеләр ачык йөзле һәм гадирәк була, бер-берсенә кунакка йөри, аралаша-сөйләшә иде. Хәзер кеше хәлләнде, һәрберсе үз тормышы белән яши. Яшьләр күбрәге телефон, Интернет аша гына аралаша. Бер-беребезне хөрмәт итсәк иде. Матурлык һәм изгелек дөньяны коткара, дип юкка гына әйтмиләр бит, - ди Фәүзи Гиндулла улы, сүзен йомгаклап.

Без дә юбилярны туган көне белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

Әлфия Әхмәдуллина.

Автор фотосы.
Читайте нас: