Район үзәгендә күпләргә таныш ачык йөзле һәм мөлаем Вера Михайловна ямьле Агыйдел буенда урнашкан Прибельский авылында туып-үскән. Урындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең индустрия техникумында белем алып, керамик заводлар технологы дигән диплом алып чыга. Тормыш юлында үзенең икенче яртысын - Архангель районының Карташовка авылы егете Габдулхай Рәүф улын очратып, гаилә коралар һәм Орёл өлкәсенең Мценск шәһәренә яшәргә китәләр. Вера Михайловна заводка технолог булып эшкә урнаша. Ләкин чит җирдә ничек кенә матур һәм рәхәт булмасын, туган якка булган сөю көчлерәк булып чыга. Алар әти-әниләре, туганнары яшәгән якка – Кырмыскалы авылына кайтып төпләнәләр. Вера Михайловна, ниһаять, балачактагы хыялын тормышка ашыра – читтән торып Уфа шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Шул ук вакытта 1нче санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эш башлый. Балаларны чын күңелдән яраткан, эшенә зур җаваплылык белән караган Вера Михайловна коллективта тиз арада ихтирам казана. Тиздән яшь гаиләгә фатир бирәләр. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга туа. Аларга җил-давыл тидерми, лаеклы тәрбия биреп үстерәләр, югары белем бирәләр. Югары уку йортында укып йөрегән улы Тимурның фаҗигале үлемен Вера Михайловна искә төшерергә яратмый (соңгы имтиханга китеп барганда ул утырган машина авариягә эләгә). Кадерләп үстергән газиз баласы белән мәңгелеккә аерылышкан көн йөрәгендә җуелмас яра булып кала. Ләкин улы Артур өчен ул куанып бетә алмый. Бүгенге көндә Артур Габдулхай улы районның баш архитекторы вазыйфасында эшли. Район мәгариф бүлеге начальнигы булып эшләгән киленнәре Гөлнара Мәкъсут кызы белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Оныклары Радмир Башкорт дәүләт нефть техник университеты студенты, оныкалары Динара район үзәге гимназиясендә 8нче сыйныфта укый, бию түгәрәгенә йөри.
Бу йорт капкасын ачып керү белән үзеңне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис итәсең. Ихаталарының төзеклеге, тормышларының муллыгы да - тырыш хуҗаларының хезмәт нәтиҗәсе. Биредә һәрьяклап тәртип ярата торган кешеләр яшәве сизелеп тора – каралтылар, бизәкләп ясалган беседка, чагу төсләргә буялган эскәмияләрнең барсын да алтын куллы тормыш иптәше Габдулхай Рәүф улы үз куллары белән ясаган. Җәй көнендә эшләрдән бушаган арада биредәге җиләс урында утырып, телевизор карарга, музыка тыңларга, табын корырга яки дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырга мөмкин. Бакчаларында җиләк-җимеш агачлары тезелеп киткән, алар елның-елы мул уңыш белән сөендерә. Кош-кортлар үстерергә дә өлгерәләр. Бүген алар каз, күркә сую кебек күңелле мәшәкатьләр белән яши.
Вера Михайловна төрле-төрле чәчкәләр үстерүче буларак та кырмыскалыларга яхшы таныш. Җәй көнендә аларның ихатасы һәм бакчаларындагы аллы-гөлле чәчкәләргә карап күзләр камаша. Ниндие генә юк анда. “Бакчабыз иртә яздан кара көзгәчә чәчәктә утырсын дип, иртә ата торганнарын да, кар яуганчы чәчәген коймый торганнарын да утыртам” - дип бакчаның буеннан-буена, сукмак буйлап утыртылган колак ишетмәгән, күз күрмәгән әллә ничә төр гөл исемен атарга өлгерде. Аларның орлыкларын, суганчаларын ул яздырып та ала, үзе дә үрчетә, кешеләр белән дә алмаша. Ә өйләрендә тәрәзә төпләре һәм барлык киштәләр гөлләр белән тулган, яран гөле генә 100дән артык төрле, алар ел әйләнәсе чәчкә ата. Бу гына да түгел, Вера Михайловна буш вакытларында бәйли, тегә һәм чигә дә. Башкарган барлык эшләрендә аның күңел матурлыгы чагыла. “Кул эшләренә мин мәктәптә укыган чакта ук өйрәндем, хәзер дә аларны яратып башкарам”, - ди Вера Михайловна. Әлеге вакытта ул Интернет аша өлгеләрен алып жирафлар тегә башлаган, алар берничә җыелган да инде.
Тырышкан кеше бар яклап та булдыра, диләр. Сәламәт тормыш белән яши алар. Кыш булса, Вера Михайловна чаңгыга баса. “Русия чаңгы юлы – 2017” Бөтенрусия ярышлары чикләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына үткәрелгән ярышта катнашып, үзенең яшь категориясендә өченче урынга лаек булган.
Тырыш һәм намуслы хезмәте дә аның лаеклы бәһалана, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап аның. Ләкин кылган изгелекләре һәм күрсәткән яхшылыклары ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Аңа булган хөрмәт аны белгән кешеләрнең күңелендә, йөрәгендә яши.
- Тормыш юлымда миңа һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады. Тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләрем һәм күршеләрем белән мөнәсәбәт һәрвакыт яхшы булды – алар мине аңлады, ярдәм итте, киңәшен бирде. Аларга рәхмәтлемен, - ди әңгәмәдәшчем.
Менә шундый бердәм һәм ярдәмчел Айбулатовлар гаиләсе авылыбызга үрнәк, балалары һәм оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып гомер итә. Үткәннәренә борылып караганда һич үкенерлек түгел.