Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
25 декабрь 2020, 11:50

Бар яклап та килгән ул!

Валентина Моратшина “Шәйморатов генерал” җырын тәү тапкыр балачакта ишетә. Дус кызы белән шул җыр язылган пластинканы эзләп табалар һәм еш кына бергәләп тыңлыйлар. Нигәдер бу җыр кызның күңелен яулап ала. Ә бүген Валентина Николаевна Шәйморатов авылында яши, М.М.Шәйморатов исемендәге мәктәптә тарих теле укытучысы булып эшли һәм легендер дивизия командирының күргәзмә залында экскурсияләр үткәрә.

Һөнәре – укытучы
- Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Чөнки мине тәрбияләгән нәнәем дә гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булган. Аның бар нәрсәне аңлаешлы итеп сөйләве миңа бик ошый иде, - ди Валентина Николаевна.
Ул тумышы белән Федоровка районыннан. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлагач, Кырмыскалы егете Илвир Моратшин белән гаилә корып, тормыш иптәшенең туган ягына яшәргә кайталар. Тәүдә Илтирәк мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1999 елда Шәйморатов мәктәбенә эш башкаручы вазыйфасына күчә, соңыннан тарих һәм җәмәгать белеменнән укыта башлый. Тәүге көненнән үк мәктәптәге музейны җитәкли, соңрак аның мөдире итеп тәгаенләнә.
Легендар дивизия командиры
Шулай ук Валентина Моратшина авыл клубында урнашкан М.М.Шәйморатов исемендәге легендер дивизия командирының күргәзмә залында экскурсияләр үткәрә. Пандемиягә кадәр легендар дивизия командырының туган ягына әледән-әле республика һәм Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илдән дә кунаклар еш килде. Аларны Валентина Николаевна каршы алып, Шәйморатовның тормыш юлы турында сөйли иде.
- Миңлегали Минһаҗ улының тарихын кешеләр дулкынланып тыңлыйлар һәм еш кына күзләрендә яшь тамчылары күренә. Чөнки аның гомер юлы чагу һәм вакыйгаларга бай. Ватаныбызның иминлеге хакына гомерен аямыйча көрәшкән батыр ул. Мин экскурсияне: “Геройлар ике тапкыр үлә. Тәүгесендә йөрәген пуля үтеп кергәндә, ә икенчесендә аның исемен халык онытканда” – дигән сүзләр белән тәмамлап куям.
Шунысы куанычлы, безнең районда, республикабызда һәм илебездә Бөек Ватан сугышы геройлары, шул исәптән М.Шәйморатов турында хәтер яшәсен өчен барсы да эшләнелә, - ди тарихчы.
Агымдагы елда истәлекле вакыйга кичердек. Владимир Путин Миңлегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирде. Бу вакыйгада безнең район халкының, асылда, Валентина Моратшинаның да өлеше зур. Якташыбызның хезмәтләре лаеклы бәһалансын өчен дивизия командирының тууына 100 ел тулган 1999 елда ук култамгалар җыела башладылар. Шунысы сөенечле, без төшенкелеккә бирелмәдек һәм аңа Русия Герое исеме бирүгә ирештек.
Гаиләсе белән бәхетле ул
- Булачак тормыш иптәшем белән Стәрлетамак педагогия институтында таныштык. Бер гомумторакта тордык. Ә 1994 елда өйләнештек. Ул Илтирәк мәктәбендә эшләде. Өч ел мәктәп янындагы интернатта яшәдек, - ди әңгәмәдәшчем.
1998 елда гаилә Шәйморатов авылына күченеп кайта. Яңа йорт салып керәләр, үзләре Илтирәк авылына йөреп эшлиләр. Балалары – уллары Артур һәм кызлары Элинаны иртән-иртүк нәнәй белән картәтигә илтеп куялар да, кышкы бураннан соң 8 километр буена көрт ярып җәяүләп эшкә йөриләр.
- Эштән кайтышлый балаларны алып чыгабыз да, кайткач, өйне җылытырга мич яга идек, - дип хәтерли Валентина Моратшина.
Инде балалары үсеп буй җиткергән. Артур Уфа радиоэлектроника колледжын, Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Элина да Уфа радиоэлектроника колледжында белем алып, приборлар җыю заводында эшли. 2нче сыйныфта укыган кече уллары Артем да әти-әнисен уңышлары белән куандырып тора.
Эштән һәм җәмәгать бурычларыннан бераз бушаган арада Валентина Николаевна гаиләсе белән мәш килә, шәхси хуҗалык эшләрен башкара. Моратшиннарның зур хуҗалыклары, бакчалары бар. Хуҗабикә йорттагыларны тәмле ашлар белән сыйларга, чәчкәләр үстерергә, бәйләргә ярата. Шуңа да, өйләреннән яктылык бөркеп тора.
25 декабрьдә Валентина Моратшина үзенең күркәм юбилеен билгели. Тормыш иптәше, балалары, туганнары аны чын күңелдән котлый һәм ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер һәм иминлек телиләр. Аларның котлауларына без дә кушылабыз.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: