Мин килгән көнне дә алар эш белән мәшгуль иде. Рәшит абый бакчадан чөгендер ташыса, Фәния апа кайнатма өчен алма турап йөри. Күренеп тора, салкыннар башланганчы кояшлы җылы көннәрдән файдаланып, бакчадагы барлык эшләрне бетереп калырга тырышалар. Шулай, эшне җиренә җиткереп, вакытында башкарырга күнеккәнгә, ихаталарында да, йортларында да тәртип аларның.
Бүген күпләр эшсезлеккә, акча юклыгына, гомумән, тормышның авыр булуына зарлана. Ә сугыш һәм аннан соңгы елларда яшәве җиңел булганмы? “Сугыш чоры балалары” буынына нинди михнәтләр күрергә, нинди газаплар кичерергә туры килгән бит! Ачлык-ялгачлык, ятимлек, көч җитмәслек авыр эш... Мәкаләмнең геройларын да бу авырлыклар урап узмаган, ләкин алар моңа һич кенә дә зарланмый, бүгенге тормышларыннан канәгать булып, яңа туган һәр көнгә рәхмәт укып яшиләр. Шул ук вакытта, яшьлекләре авыр елларга туры килсә дә, аны елмаеп һәм сагынып искә алалар.
1936 елда Иске Акташ авылында туып-үскән Рәшит Ханан улы бәхетен читтән эзләми – туган авылында нигезләнеп, барлык гомерен урындагы колхозга багышлый. Ишле гаиләдә бишенче, төпчек бала булып дөньяга килә ул. Кызганычка каршы, әти назын тоеп үсәргә насыйп булмый аңа – җиде айлык чагында әтисе вафат була, шуңа аны ул бөтенләй хәтерләми. Өлкән абыйсының да сугышта һәлак булуы турында “кара хат” килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, соңыннан күрше Иске Шәрәй җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм яшь кенә килеш колхоз эшенә җигелә. Авылдагы сарык, сыер, дуңгыз фермаларында бәйрәм һәм ял көннәрсез эшләргә туры килә аңа. Башта Сталин исемендәге, соңыннан “Үрнәк”, “Победа” колхозларында намуслы хезмәт салып, байтак наградаларга – Мактау кәгазьләренә, медальләргә, “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгеләренә һәм “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып, 43 ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Фәния Хәйрислам кызының да хезмәт юлы колхоз белән бәйле. Сарт-Чишмә авылында туып-үскән кызның балачагы бәхетлерәк була. Әтисе сугыштан гарипләнеп булса да, исән кайта. 1942 елның декабрендә каты алышлар барганда аның сул аягы өзелә һәм сул кулы яралана. II төркем инвалид булуына карамастан, гаиләсен җитеш тормышта яшәтү өчен барлык тырышлыгын сала. Үзенең биш баласы янына сугышта һәлак булган бертуган энесенең кызын да тәрбиягә ала. Шулай, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнеп, эшнең тәмен белеп күмәкләшеп үсә алар.
Бакчачылык белән шөгыльләнгән әтиләренең эше иртә яздан башлана. Кул-аягы зәгыйфь булып, үзе генә булдыра алмагач, балаларын да бу эшкә җәлеп итә. Күрше авылдагы базарга үсенте сатарга баруларын Фәния апа әле дә яхшы хәтерли. Булачак тормыш иптәшенең туганнары, күрәсең, әнә шунда ук кызның уңганлыгын, егәрлеген күреп, үзләренең энеләренә димлиләр дә инде. Тәүге очрашуларын, танышуларын Фәния апа да, Рәшит абый да көлә-көлә искә алалар. Нинди кызга димләүләрен беләсе килгән егет, хәйлә табып кыз яшәгән йортка килеп керә.
- “Хәйрислам абый, суган орлыгы сатмыйсызмы?” дип сораган булдым, вакытны сузарга тырышып, - ди Рәшит абый. - Ярый әле булмады – кесәмдә бер тиен дә акча юк...
Менә шулай танышып китәләр. Соңыннан егет кызны берничә тапкыр кинога чакыра. Ике ай дигәндә, 1964 елның 16 маенда яшьләр өйләнешәләр һәм менә 53 ел бәхетле гомер кичерәләр. Мәхәббәт еллар аша сынала, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Фәния апа белән Рәшит абыйга карап, моның дөреслегенә инанасың – алар әле дә бер-берсен аңлап-санлап һәм хөрмәт итеп яшиләр.
Галләмовлар биш балага - өч кыз һәм ике игезәк улларына белем һәм яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган. Рәзилә - Кушнаренкода, Фәнисә һәм Ришат – Уфа шәһәрендә яшәсәләр, Резида белән Финат район үзәгендә төпләнгәннәр. Туган нигезләренә юлны суытмый, еш кына кайтып торалар, чөнки монда аларны газизләрдән-газиз әти-әниләре көтә. Ә онык-оныкалар кайтса, нәнәй белән картәти тагын да ныграк шатлана. Олы яшьтә булуларына карамастан, балалары, оныклары өчен ныклы терәк алар. Бүген дә мал тоталар, кош-корт асрыйлар, зур бакча үстерәләр. Менә быелгы мул уңышка да сөенеп бетә алмыйлар: бәрәңге, кавын, чөгендер ничек уңган! Алмагачлардагы алмаларны да килгән һәр кешегә күчтәнәчкә тараталар.
Изге күңелле һәм ачык йөзле кешеләр белән аралашу күңелгә тынычлык, җанга нур өсти. Галләмовлар гаиләсендә булып, мин нәкъ шундый хисләр кичердем. Капка төбенә чыгып, әти-әни кебек, изге теләкләре белән озатып калулары да күңелемдә онытылмас тәэссоратлар калдырды.