Районыбызда бик күркәм йола яшәп килә: олы яшьтәге юбилярның өйләренә килеп, аларны бәйрәмнәре белән тәбрикләү.
Сахай авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны С.З.Әсфәндияровка шул көннәрдә 100 яшь тулуы турында гәзит битләрендә язып үткән идек инде. Бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләгән көнне Сабирҗан Зиннәтулла улын район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов, авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов йортына барып тәбрик иттеләр һәм ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, һәрвакыт шат күңелле булып калуын теләп, бүләкләрен тапшырдылар.
- Сез заман сынауларына бирешмичә, тормышны сөеп яшисез. Киләчәктә дә шулай яшь буынга үрнәк булып, исәнлектә-иминлектә бәхетле гомер кичерегез, – дип тә өстәде кунаклар.