Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
1 гыйнвар 2021, 02:00

Саф күңел картаюны тоймый

“БЕРДӘМ РУСИЯ” Бөтенрусия сәяси партиясенең 15 еллыгы алдыннан Иске Шәрәй авылында яшәүче Чураголовларда кунакта булдым һәм ветераннарның томыш-яшәешенә сокланып кайттым. Күркәм йорт, тәрбияле ихата, зур бакча. Йортта тазалык һәм тәртип, ә тәрәзә төпләре аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган. Барсы да гадәттәгечә дип әйтерсез, ләкин йорт хуҗасы Мөхәммәт Арслан улына сентябрь аенда – 90, ә тормыш иптәше Флюра Мөхлисулла кызына май аенда 85 яшь тулган һәм алар алты дистә елдан артык бергә яшиләр.
Без сый-нигъмәтләрдән торган табын артында утырыр алдыннан хуҗалар абзарга чыгып, кәҗә савып керделәр. Әйткәндәй, бакчада, абзарда, йортта булсынмы - алар барлык эшләрне дә бергәләп башкаралар.
Сөйләшүебез җылы шартларда үтте. Мөхәммәт абый 17 яшендә фронтка киткән, 7 ел хезмәт итеп, туган ягына 1950 елда гына әйләнеп кайткан. Ә Бөек Җиңүне Кытайда, Мудаджан шәһәрендә каршы ала. Сугыш турында күп сөйләргә яратмый, яу кырында мәңгелеккә ятып калган иптәшләрен искә төшерү аңа аеруча авыр. Аның каравы, тыныч тормыш турында ихлас сөйли. Сугыштан соң техника ремонтлый, тракторчы була, рационализатор булып эш башлый, соңрак комбайнга утыра һәм республиканың алдынгы комбайнчыларының берсе дип таныла. Наградалар, Грамоталар һәм Рәхмәт хатларын кыйммәтле хәзинә буларак шкафта саклый. Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын бергә күтәргән хезмәттәшләрен һәм җитәкчеләрен яхшы хәтерли. Районның бүгенге җитәкчеләренә рәхмәт укый, Җиңү көне белән котларга район башлыгы шәхсән үзе килүенә сөенеп бетә алмый.
Чураголовларның йортына каршы сугышта катнашучылар хөрмәтенә
мемориал урнашкан. Мөхәммәт Арслан улы аны тәртиптә тота, хәтта фонарьлар куеп чыккан. Әйткәндәй, ветераннар турында бүген кызлары Мәдинә һәм кияүләре Марат хәстәрлек күрә. Мәдинә Мөхәммәт кызы чирек гасырдан артык “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр, алар нәнәй һәм картәтиләрен яраталар, ярдәм итәләр.
Әйе, бәхетне һәр кеше үзенчә күз алдына китерә. Минемчә, саф, изге күңелле Чурагололар өчен тулыкыйммәтле гаилә булып яшәү, башкаларга күңел җылыңны бүлеп бирү - үзе зур бәхет.
Ралия Искәндәрова, “БЕРДӘМ РУСИЯ” Бөтенрусия сәяси партиясенең урындагы сәяси советы секретаре.

Читайте нас