Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
12 гыйнвар 2021, 17:40

Бәхетен туган җирендә тапкан

Матбугат декадасы чорында Шәйморатов авылына баргач, зур һәм күркәм йорт янына барып туктадык. Безне мөлаем йөзле хатын каршы алды. “Район гәзитенә ташламалы хак белән языласызмы?” – дип сорыйм. “Гәзит укымыйча торып буламыни, әллә кайчан язылдым. Елның-елы алдырып, яратып укыйбыз. Бер ел да калдырганыбыз булмады”, дип безне өйгә чакырды.

Танышып киттек. Әнүзә Фәхрисламова 1959 елда шул авылда Зилә һәм Фаил Хафизовлар гаиләсендә туган. Мәктәптә яхшы укыган. Балачактан ук хайваннарны яратканга, 1976 елда Стәрлетамак совхоз-техникумына ветеринарга укырга кергән. Туган җир, туган як адәм баласын барыбер үзенә тарта. Кыз да кулына диплом алу белән туган колхозына фермага ветеринар булып урнаша.
- 25 ел буена Таусеңер авылындагы дуңгыз фермасына йөреп эшләдем. Соңыннан Шәйморатов сөтчелек фермасына күчеп, гомеремнең 13 елын бу һөнәргә багышладым. Авылдашым Рәмзил Хәмит улы белән гаилә кордык. Аның белән бер сыйныфта укыган идек. Ул гомер буе водитель булып эшләде. Бер ул һәм бер кызга гомер бирдек, җил-давыл тидерми кадерләп үстердек, белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгардык.
Көнебез эш белән үтте. Ул вакытта биредә бернинди шартлар да юк иде. Шулай булуга карамастан, үз эшемне җаным-тәнем белән яратып башкардым. Шунсыз бу һөнәрдә эшләп тә булмыйдыр ул. Ул гына түгел, шәхси тормыш, гаилә дә бар, балаларны укытырга, ашатырга, өсләрен юарга да кирәк. Ләкин барсына да өлгерергә тырыштык. Гомер буе күпләп мал асрадык, кош-кортсыз да булмый. Зур бакчабызда барсы да бар. Иң яратканым – бакчада, ихатабызда төрле чәчкәләр үстерү, - ди ул. Чынлап та, тәрәзә төпләрендә дә, идәндә зур чүлмәктә дә гөлләр урын алган.
Әнүзә Фаил кызы озак еллар ветеринария тармагында эшләгән, чын мал табибы икәнен исбатлаган һөнәр иясе. Профилактик чаралар үткәрү, йогышлы авыруларны булдырмау, малларда очрый торган авыруларны киметүдә аның өлеше бәһалап беткесез. Кайда гына эшләмәсен, нинди генә эшләр башкармасын, тырыш һәм гадел булуы белән хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында абруй казанган.
Әле дә, хаклы ялда булуына карамастан, йә сыеры, йә аты яки башка вак маллар чирләсә дә, авылдашлары ярдәм сорап, йөгереп аңа киләләр икән. Песи һәм этләрне дә дәвалый ул. Әйе, ветеринар кеше тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә әзер булырга тиеш.
- Әле генә бер авылдашымның песиенә укол салып килдем, - ди Әнүзә.
Йорт-кураларының төзеклеге, тормышларының муллыгы да йорт хуҗаларының булдыклылыгы турында сөйли.
- Ирем бик әйбәт кеше иде. Зур итеп өй салдык. Тырыш һәм уңган булды. Барсын да үз куллары белән эшләде. Кызганычка каршы, берничә ел элек рәхәтләнеп яшәр чагында бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып гомер иткән тормыш иптәшем йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Канаты сынган кош кебек торып калдым. Урал улыбыз өйләнгән. Бүгенге көндә Гүзәл киленем белән Федоровка районында яшиләр. 6 айлык Эльза исемле оныкабыз бар. Гөлшат кызым Кырмыскалы авылында район хакимиятендәге финанс бүлегендә икътисадчы булып эшли. Киявем Руслан белән Азалия исемле кыз үстерәләр. Оныкам бик сәләтле бала, бәләкәйдән үк рәсем төшерергә ярата. Кул эшләре белән мавыга. Йомшак уенчыклар да бәйли, киездән дә төрле әйберләр ясый. Безгә кунакка килгән саен үз куллары белән бәйләгән әйбер бүләк итеп китә. Кырмыскалы гимназиясен тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керде. Аларның тормышы өчен шатланып бетә алмыйм инде, - ди Әнүзә Фаил кызы, бәхетле елмаеп.
Әйе, бәхетен читтән эзләмичә, туган җирдә, туган нигездә тапкан, хәләл хезмәт белән көн иткән бу хатынга хөрмәтем тагын да артты.
Барсына да күңел җылысын өләшеп, ярдәм итеп, балаларының һәр уңышына шатланып, бәхетләренә куанып, чын йөрәктән борчылып яши ул. Аның олы йөрәге һәркемнең сөенеч-куанычларын сыйдырырга, кирәк вакытта тәүгеләрдән булып ярдәм кулы сузарга да сәләтле. Шуңа да аны барсы да хөрмәт итә, ярата.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/629655.
Читайте нас: