Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
13 гыйнвар 2021, 18:25

"Авыр булса да, бирешмәдек"

Дөньяның ачысын-төчесен татып, күпме авырлыклар күреп тә, йөз аклыгын, күңел пакьлеген югалтмаган, зарлана белмәгән кешеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Күзеннән яшь чыгарлык вакытта да, бөтен авырлыгын эченә йотып елмая белгән кешеләр бик сирәктер ул.

Шундыйларның берсе – Флюра Абзанова Шәйморатов авылында яши.
Флюра Габдрахман кызы 1939 елда Илтуган авылында Гыйльмия һәм Габдрахман Йосыповларның урта хәлле гаиләсендә туган. Әти-әнисе колхозда төрле эшләр башкарган. Сугыш башлангач, әтисе үз теләге белән фронтка киткән.
- Сугыш вакытында халыкка яшәргә авыр булды. Ашау җитми иде. Безне туендыру өчен әниебез төрле эшләргә йөреде. Аның өчен бер уч он бирәләр иде. Сугыш бетеп, әтиебез исән-сау әйләнеп кайтты. Аны Иске Мусага колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар, хуҗалык мөдире булып та эшләп алды, - дип сүз башлады Флюра апа.
Кыз дүртенче сыйныфка кадәр Илтуган мәктәбендә укый, 5нче сыйныфка Иске Муса авылына бара. 7 сыйныф белем ала. Кечкенәдән Госман һәм Гали энеләрен карашырга, тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә.
- Мәктәптән җәяүләп кайтып керәбез дә, колхоз эшенә чабабыз: чөгендер дә утадык, ындыр табагында орлык та эшкәрттек, кыскасы, нинди эш кушалар шунда катнаштык. Иртәдән алып кичкә кадәр тир түктек. Җәй көне кычыткан, кузгалак ашы ашадык, җиләк җыйдык. Ләкин әтиебез булгач, без бик интегеп яшәдек, дип әйтә алмыйм. Авыр еллар иде, ләкин түздек, берсе дә зарланмады.
1959 елда Биштәкә авылы (хәзерге Шәйморатов) егете Сәетгали Миңлевәли улы белән гаилә кордык һәм яшәргә иремнең авылына килдек. Ул гомер буе колхозда тракторда эшләде. Бик әйбәт һәм акыллы ир булды. Кешедән ким яшәмәдек, әшәке сүз әйтүне, кул күтәрүне белмәде. Икебезнең дә көннәребез эштә үтте. Инде аның безнең арада юклыгына да байтак еллар үтте. Өч балабыз туды. Бүгенге көндә Гомәр һәм Рида гаиләләре белән Уфада яшиләр һәм эшлиләр, балалар үстерәләр. Рима кызым почтада эшләде. Инде аларның барсы да хаклы ялда. Үзләре нәнәй-картәти булдылар, - ди ул.
Флюра апа гомер буе колхозда эшләгән, чөгендер утаган, башка эшләргә дә йөрегән. Өстәлдә тегү машинасы утыра. Олы яшьтә булуына карамастан, елның-елы гәзит тә алдыра икән, киләсе елга да язылып куйган.
- Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит, гомергә тик утырырга яратмадым. Телевизор карыйм, гәзит аша аңалыклар белән танышып торам. Тегү тегәргә, бәйләм бәйләргә яраттым, элегрәк авыл халкына матур күлмәкләр тегеп бирә идем. Гаиләбез ишле булса да, ачлыктан интекмәдек, эшләп көн күрдек, - ди ул.
Флюра апа кебек күңеле белән яшь булып калган, тормыш мәшәкатьләрен сабыр гына җиңеп яши белгән өлкәннәргә карап сокланырлык. Дөрес, алардан үрнәк тә, гыйбрәт тә алырлык. Язмыш аларны ничек кенә сынамаган бит, юклык чорларны, дәһшәтле сугыш елларын кичергә дә туры килгән. Сабыйлык рәхәтен дә күрми, кара хезмәт башкарып, Бөек Җиңү язын якынайтуда үз өлешен керткән кешеләр бит алар.
Бүгенге көндә Флюра апа ялгызы яши. Өе җылы, якты, газ кергән, дөньяның иминлеген, балаларының, оныкларының сау-сәламәт булуын теләп гомер итә.
- Хәзер тормыш матур. Шуңа шөкер итеп, куанып яши белергә генә кирәк. Тазалык, тынычлык – иң зур байлыгыбыз, Ходай шулардан гына аермасын. Илләр имин булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Яшьләр сабыр, тәртипле булсыннар, эшләп ашасыннар иде, - ди ул.
Аның белән очрашудан соң ягымлы елмаюы, күңеленең пакълеген үзенә сеңдергән апа күз алдымда тора. Булганына шөкер итмичә, зарланырга сәбәп эзләүчеләргә менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Нурлар чәчеп, елмаеп, шат күңел белән озак еллар бәхетле яшәргә язсын әле сиңа, Флюра апа.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/631430.
Читайте нас: