Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
19 гыйнвар 2021, 12:35

Картлыгы бәхетле аның

Тормыштан зарланмыйча матур яшәү, җәмгыятькә файдалы һәм акыллы балалар үстерү, аларның уңышларына куану һәм сине кайгыртуларын тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул.

Кырмыскалы авылында яшәүче Хәмитова Рәмзия Һадый кызы да нәкъ шундый фикердә. Ул 1935 елның 13 октябрендә күпбалалы гаиләдә туган. Әтисен хезмәт армиясенә алалар. Алар Свердловск заводында корал җитештергән. Әнисе биш бала белән ялгызы торып кала. Рәмзия апага ул вакытта алты яшь кенә була.
- Ул авыр елларны искә алсаң, әле булса тәннәрем чемердәп китә. Мичкә ягарга утын юк, тәүдә мал тизәген аяк белән басабыз, азак аны киптереп, яга идек. Башкалар салам да, бәрәңге сабагын да якты, бакча кырында үскән чүп үләннәре дә калмады, берсен дә әрәм итмәде халык. Фәридә апа кыш көне кул чанасын өстерәп, җәй көне арба белән Аксакау ягына чыбык-чабык җыярга бара иде. Ләкин аны да алырга ярамый, күрсәләр тоталар. Ул елларда Фәридә апама бик күп авырлыклар төште. Аны кызганып, мин дә ияреп бара идем. Мин бәләкәйдән тырыш һәм җитез булдым, Фәридә, Әнисә апамнарга ярдәм итәргә тырыштым. Сугыш елларында, аннан соң да 10-12 яшьлек кызлар һәм малайлар да кулларыннан килгәнчә колхозда эшләде. Ул еллар хакында күп зарланып сөйләүчеләр турында укыганым бар. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Авырлыкларны күп күрсәк тә, тормыштан зарланмадык, - ди Рәмзия апа.
Кыз бик сәләтле була, яхшы укый. Мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлагач, арытабан укытырга әнисенең мөмкинлеге булмый. Кыз телеграфка телеграмма таратырга эшкә керә һәм анда 16 ел эшли. Телеграмма тапшыру өчен Морзе әлифбасы кулланылган. Рәмзия апа да үзлегеннән морзе әлифбасына өйрәнә.
- Әтием сугыштан бик нык ябыгып, чирләп кайтты. Ә бер айдан соң үңәченә яман шеш булып үлеп китте. Элек кешеләрне чыптага урап куялар иде. Әтиебезне җирләргә Сәйдә апа кәфенлек биргәне исемдә калган. Ачлык еллар иде, ләкин без бик интегеп яшәдек, дип әйтә алмыйм. Тырыш, уңган булдык: күрше әбиләргә идән юыштык, җәй буена җиләккә йөредек, бакчага да, яланга да бәрәңге чәчтек, сыер асрадык. Сыерлы кеше – ризыклы кеше бит ул. Уңган кеше беркайчан да ачтан үлми. Беркөе яшәп ятканда өебезнең матчасы җимерелеп төште. Шул вакытта сыерыбызны сатып, Родниктан иске өй алдык. Аны салганчы, инәем, мин, Рафил абыем җәй буе абзарда яшәдек. Ул вакытта әлеге кебек газ юк бит әле. Зур мичтә ашарга пешерәбез, самавырда чәй кайнатабыз, - ди Рәмзия апа, хатирәләргә бирелеп.
Булачак тормыш иптәше – Кырмыскалы егете Фидаил Сәет улы белән бер-берсен ошатып, очраша башлыйлар. Хисләре сыналгач, өйләнешергә булалар.
- Ирем бик әйбәт кеше иде. Атларны бик яратты. Гомер буе колхозда машинада, тракторда, комбайнда да эшләде. Каенанам да мине үз кызы кебек күрде. Фаил һәм Наил исемле улларыбыз туды. Мал-туар асрадык, йорттагы эшләрне бергәләшеп башкардык. Шуңа балаларыбыз хезмәт сөеп үстеләр. Аллага шөкер, каенанам белән дә, ирем белән дә бер-беребезгә авыр сүз әйтешмәдек, бик тату яшәдек. Авырлыкларны киңәшләшеп, бергәләшеп хәл итә идек. Әниемне дә соңгы көннәренә кадәр кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озаттык.
Эштә өчәр смена эшлибез. Фаил улым мәктәпкә укырга төшкәч, йөрергә ерак дип эшне алмаштырырга кирәк булды. Колхоздан җир бирделәр һәм без бу урынга өй салып кердек. Үзем “Электросеть”ка контролер булып эшкә урнаштым. Үткер булдым, бар җирдә дә сүзем үтте. Шуңа, хуҗаларым да, хезмәттәшләрем дә яраттылар, хөрмәт иттеләр. Хуҗабыз Фәнис Гыйльметдин улы Мөхәммәтҗанов бик әйбәт булды. Бу оешмада 23 ел эшләдем. Хезмәтемне зурлап, бик күп Мактау грамоталары, “Намуслы хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләделәр. Әле булса онытмыйлар, ярдәм итеп торалар. Картлар көнеме, туган көнемме, игътибардан читтә калдырмыйлар. Бик рәхмәтлемен аларга, - дип куанычын белдерә Рәмзия апа.
Һәр әти-әни балаларын яхшы кеше итәргә тырыша. Уллары Фаил һәм Наил дә бик тырыш, эшсөяр булып үсәләр, матур итеп гаилә коралар. Кызганычка каршы, Наил улы 42 яшендә инсульттан үлеп китә. Хатыны һәм ике кызы кала. Ләкин килене Земфира һәм оныкалары Рәмзия апаны ташламый, әледән-әле килеп, өй эшләрендә булышып торалар.
- Киленемне якын күрәм, ул миңа кызым кебек. Килә, юа, җыя, җыештыра. Алар килүгә мин тәмле ашлар пешереп торам. Мунча ягабыз. Лиана һәм Алина исемле кызлар үстерделәр. Аларның икесе дә мәктәпне көмеш медальгә тәмамладылар. Лиана - кияүдә, Уфада яшиләр, ике балалары бар. Алина Башкорт нефть университетын кызыл дипломга тәмамлады. Әле магистратурага укырга керде.
Фаил улымның кызы Гүзәл дә тормышта, ике балалары бар. Ә Илдус улы янгын часте начальнигы, киленем Светлана Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында диспетчер булып эшлиләр. Ике малай үстерәләр. Данил 8нче сыйныфта укый, Динарга - 5 яшь. Игелекле балалар, килеп мунчасын да ягалар, яшелчәләргә су сибәләр, өйдәге вак-төяк эшләрне дә башкаралар. Үзем дә гомер буе хәрәкәттә булдым, эшсез тормадым, намазымны укыйм, уразамны тотам, Коръән ашларына, мәет юарга, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга чакыралар, - ди Рәмзия апа.
Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмәдем мин аңардан. Бүгенге көндә дә ул бакча үстерә, гәзит укый, телевизор карый, балаларының уңышларына сөенеп, изге догаларын укый. Ә мин барганда ул бәйләм бәйләп утыра иде. Менә шулай, матур итеп, тормышыннан канәгать калып, файдалы гамәлләр кылып яши Рәмзия Һадый кызы.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/639223.
.
Читайте нас: