Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
26 гыйнвар 2021, 12:36

Ул яңадан яшәргә өйрәнә

Ефремкино авылында яшәүче Валентин Дмитриев белән танышкан һәр кешене аның коляскага утыру тарихы тетрәндерми калмый. Ул армиядә үк башлана. Моңа кадәр ир ике аягында иркен йөри алган сәламәт кеше була.

1980 елларда ул Казан шә­һәрендә инженер гаскәр­лә­рен­дә хезмәт иткән. Солдатлар төн­ге вакытта гына дары һәм күкерт җитештергән яшерен заводта эшләгән. Шул вакытта сәламәтлеге белән проблемалар башлана да инде. Берничә айдан соң аяклары “тыңлашмый” баш­­лый. Аны госпитальгә салалар, ә соңын­нан комиссовать итә­ләр. Армия­дән йортына кайт­кач, аның хәле бөтенләй начарлана.
- Тәүдә бер аякта, аннары икенчесендә гангрена башланды. Дөресен әйткәндә, мин аларның кайсысында беренче башланганын да хәтерләмим. Соңыннан кулыма да күчте, - дип искә ала Валентин Алексеевич.
Кул бармаклары һәм ике аягын да табибларга кисәргә туры килә. Шулай итеп, беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган кеше берничә ай эчендә инвалид булып кала. Бик күп операцияләр үткәреп, табиб­ларның зур тырышлыгы белән аның гомерен коткарып кала алалар. Дәваханәдән чыккач, Валентин Алексеевич яңадан яшәргә өйрәнә. Инвалид булуына карамастан, өйләнә, ике бала үстерәләр. Хәрәкәт итү өчен үзенә коляска ясап ала. Һәр җәй саен үзенең “Ока” машинасында балык кармакларга йөри. Автомобильгә ул үзе эшләгән баскыч буйлап менә.
Ике ел элек Урындагы башлангычларны хуплау прог­рам­ма­сының инициатива төркеме әгъзасы Владимир Николаевич аңа ишек шакый һәм зиратны коймалап алу өчен акча җыюы турында әйтә. Шулай итеп, Владимир Николаевич Валентин Алексеевич белән танышып китәләр.
- Аны күрү белән аңа ярдәм итү теләге барлыкка килде. Мин хәрби комиссариатка мөрә­җәгать иттем, чөнки Валентин Алексеевич армиядә хезмәт итү вакытында инвалид булып калган. Хәрби комиссар Ринат Гыймалов барлык доку­­­мент­­л­арны да эзләп тапты. Чынлап та, хәрби госпитальдә аның дәвалануы һәм сәла­мәт­леге буенча комиссовать итү­ләре турында мәгъ­лүмат була. Хәрби комиссар безне район үзәк дәваханәсенә җи­бәрде. Ә мин район гәзите редак­циясенә мөрәҗәгать ит­тем. Иң мөһиме, аның өчен кресло-каталка, протезлар, әгәр мөмкин булса, авто­мобиль алу һәм торак мәсь­әләсен хәл итү, - ди Владимир Николаевич.
Бәхеткә, Владимир Афа­нась­евның тырышлыгы белән алар бик күп проблеманы хәл итүгә ирешәләр. Ул, барлык инс­танцияләрне йөреп, протезлар, чалбар һәм махсус трость алуга ирешә. Ә июнь аенда редакция водителе Рәмил Әнвәр улы аңа инвалид коляскасын бүләк итә.
- Миңа ярдәм кулы сузучы­ларның барсына да рәхмәт бел­дерәсем килә. Протезлар белән файдалану хәзергә уңайсыз, хәер, коляскада йө­рер­гә дә чак өйрәндем әле. Монсына да өйрәнермен әкренләп. Тормышыбызда изге күңелле кешеләр күбрәк булу­ына инандым. Алайгыр табиблык амбу­латория­се­нең учас­ток те­ра­певты Зәлифә Миңлеәхмәт кызы Батталова һәм табиблык комиссиясе мө­дире – табиб Алия Әмир кызы Хафизовага да рәхмәтем чиксез. Минем тормышым авыр, башкалардан ким, дип уйламыйм. Кайбер авырлыкларны исәпкә алмаган­да, тулыканлы тормыш бе­лән яшим. Балыкка йөрим, гаиләм­не яратам, - ди Валентин Алексеевич.
Валентин Дмитриев белән безне танышуыбыз шундай шарт­­ларда тәмамланды һәм күңелемдә онытылмас тәэссо­ратлар калдырды. Киләчәктә Владимир Николаевич Валентин Алексеевич өчен яңа автомобиль һәм торак алу мәсь­әләсен хәл итәргә тели.
Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: