Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
30 гыйнвар 2021, 13:30

Парлы яшәү – үзе бер бәхет

Парлы гомер итүчеләр генә бәхетле була, диләр. Шөкер, безнең районда да озак еллар парлап гомер итүчеләр байтак.Шул көннәрдә без Сулы-Куак авылында авылдашлары арасында абруй казанган, яшьләргә үрнәк булган, бер-берсен хөрмәт итепяшәгән Уразбахтиннар гаиләсендә булып кайттык. Парлы гомер итүчеләр генә бәхетле була, диләр. Шөкер, безнең районда да озак еллар парлап гомер итүчеләр байтак.Шул көннәрдә без Сулы-Куак авылында авылдашлары арасында абруй казанган, яшьләргә үрнәк булган, бер-берсен хөрмәт итепяшәгән Уразбахтиннар гаиләсендә булып кайттык.

“Үги әни белән үстем”
- Мин Авыргазы районының Әхмәр авылында колхочылар гаиләсендә туганмын. Ишле авылына йөреп 8 сыйныф белем алдым, - дип сүз башлады Рәзилә Шәйхлислам кызы. - Әти-әнием гади колхозчылар иде. Сугыш башлангыч, әтием фронтка киткән. Кулына пуля тиеп, озак вакыт госпитальдә яткан. Сугыштан инвалид булып кайтты ул. Әнием 46 яшендә генә үлеп китте. Әтием икенче хатынга өйләнде. Үги әни белән үстем. Миңа ул вакытта - 16, Рәйханә сеңлемә - 9, Гайнислам энемә -7, бәләкәй сеңлемә нибары 3 яшь кенә иде. Мәктәптән соң мин колхозга эшкә чыктым, нинди эш кушалар, шунда тырышып эшләдем: утау да утадык, чөгендер дә үстердек, кыш көне сарыклар карадым.
Гаилә тормышы
Сулы-Куак авылында бертуган апам кияүдә иде, мин аның янына кунакка килеп йөредем. Әмир абыең мине шунда күреп калган да, ошаткан. Ул вакытта ул армия сафларында булып кайткан егет иде. Тәүдә җизнидән барып минем кулымны сораган, ул риза булмаган. Соңыннан 18 яшемдә мине урлап алып кайтты ул. Мин каенана йортына килен булып төштем. 3 ел бергә яшәдек. Соңыннан үзебезгә йорт салып, башка чыктык. Бер-бер артлы биш балабыз: өч малаебыз һәм ике кызыбыз дөньяга туды. Каенанам бик әйбәт иде, алай авыр сүз әйтешмәдек, бер-беребезне хөрмәт итеп, юл куешып, киңәшләшеп яшәдек. 87 яшенә - гомеренең соңгы көненә кадәр без карадык аны, - ди әңгәмәдәшчем.
Гомер буе туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәгән кешеләр тормышыбызның күрке. Яшь вакытында күпне күрергә туры килсә дә, тормыш иптәше Әмир Мөхәррәм улы авырлыкларга һич бирешмәгән. Тумышы белән ул шул авылныкы. Тәүдә Сулы-Куак авылында, соңыннан Атҗитәр авылына йөреп 5 сыйныф белем алган. Армия хезмәтеннән соң төрле эшләр башкарырга туры килгән. Кыш фермада маллар караса, җәй буена көтү көткән. Әйтүе генә җиңел, үз гомере эчендә борчылып үткәргән алсыз-ялсыз төннәре, көенечләре-сөенечләре күп булган. Пенсиягә чыккач та ул эшләвен дәвам итә. Гомум эш стажы 50 елдан артып киткән аның.
- Элек колхозлар гөрләп тора иде. Фермада, басуларда эш кайнады. Бер кеше дә эшсез утырмады. Бүген колхоз дигәннең эзе дә калмады. Шуларны уйласаң, йөрәк әрнеп куя, - ди Әмир абый.
- Көннәребез эш белән үтте. Үзем дә җәй буе чөгендер утадым, кышкылыкка фермага сарыклар карарга бара идем. Балаларым бер-берсен карашып, ярдәмләшеп үстеләр. Эш бүлешү дигән әйбер булмады бездә. Балаларыбыз безнең сүздән чыкмады, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, тәртипле булдылар. Аллага шөкер, бүгенге көндә барсының тормышлары җитеш, шуңа куанып бетә алмыйбыз. Кызыбыз Әлфия, киявебез Әнүр белән бергә яшибез. Алар карый безне. Өлкән улыбыз Илдар 45 яшендә үлеп китте. Илшат улыбыз Халидә киленебез, Рәмзия кызыбыз Мөбарәк кияү белән – Мәләвездә, Илгиз улыбыз Альбина килен белән – Атҗитәрдә яшиләр. Балалар үстерәләр, кайберләре нәнәй-картәти булырга да өлгерделәр инде. Онык-оныкаларыбыз, туруннарыбыз 20дән артып китте, - дип бәхетле елмая Рәзилә Шәйхлислам кызы.
Татулык сере – сабырлык
Тату гомер кичереп, өлкәнәйгәч тә бер-берсенең күзенә генә карап торган бу пардан илаһи нур бөркелә сыман.
- Гомер буе шулай бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Балалар да кайчак: “Әни, сезнең әти белән ачуланышканыгыз булдымы ул?” – дип сорап куялар. Үзем дә аптырам куям, ямьсез кыланып, ачуланышкан вакытларны хәтерләмим. Вак-төяк өчен бер-беребезнең хәтерен калдырып, Ходайдан бирелгән гомерне әрәм итеп яшәмәдек, авырлыкларны бергә кичердек. Аллага шөкер, бүген тормышыбыз үзе бер җәннәт. Өй җылы, газ кергән, краннан су агып тора. Ашарга-эчәргә җитәрлек, пенсияне вакытында китереп бирәләр. Зур бакчабызда барсын да үстерәбез, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйбыз. Рәхмәт, балаларыбызга, безне карыйлар, хөрмәт итәләр. Бабам белән кара-каршы утырып, чөкердәшеп чәй эчүләре үзе ни тора. Ходай шушы бәхеттән, сәламәтлегебездән генә аермасын дип сорыйбыз, - Рәзилә Шәйхлислам кызы.
Яңарак Рәзилә Шәйхлислам кызы һәм Әмир Мөхәррәм улын гаилә коруларына 60 ел тулуларын билгеләп үткәннәр. Юбилярларга Русия Президенты, муниципаль район хакимияте һәм урындагы җитәкчелек исеменнән котлау хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
- Яшьләргә әйтәсе сүзем шул. Сабыр булсыннар, бернинди эштән дә курыкмасыннар, хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы булуын онытмасыннар иде, - ди Әмир абый.
Байтак тормыш сынауларын кичергән, тормыштан ямь табып, һәр көннең кадерен белеп, яшьлек хисләрен бүгенгәчә саклап яшәгән бу күркәм парга сокланырга гына кала.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/655909.
Читайте нас: