Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
2 февраль 2021, 11:42

“Язмышыма рәхмәтлемен”

Атҗитәр авылында яшәүче мәгариф ветераны, авыл мәчетенең имам-хатыйбы Рәис Хаҗигали улы Вахитовка шул көннәрдә 70 яшь тула.

Хезмәт юлын - мәктәптән
Ул Биштәкә авылында (хәзерге Шәйморатов) фронтовик һәм тыл эшчәне гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашып, фронттан инвалид булып кайта.
- Ул атта йөрегән – пушканы бер урыннан икенче урынга күчергән. Бервакыт алар фашистлар һөҗүме астында калганнар. Әтием ике тәүлек буена кар өстендә яткан. Аны үлгән, дип уйлаганнар. Әмма язмышы башкача хәл итә: ул исән кала һәм 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта, аның дүрт улы туа. Әнием Газизә Хәбир кызы колхозда эшләде, без аңа хуҗалык буенча да, басуда да ярдәмләшә идек. Авыр вакытлар иде, ләкин ул безне чыныктырды гына, тормышка зарланмаска, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтте, - ди әңгәмәдәшчем.
Рәис Вахитов Шәйморатов урта мәктәбендә укый. Немец теленнән дәресләрен хәзерләргә аңа Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, әсирлектә булган һәм немец телен яхшы белгән картәтисе ярдәмләшкән.
6нчы сыйныфтан соң Рәис колхозда печән чабуда катнаша башлый. 8нче сыйныфта трактор ярдәмчесе булып эшли, ә өлкән сыйныфларда укыганда урып-җыюда катнаша. Мөгаен, шуңа күрә мәктәптән соң “Кем булырга, нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тумагандыр. Рәис Вахитов колхозга тракторчы булып эшкә урнаша. 1969 елда армия хезмәтенә алына һәм Чиләбе өлкәсендә хезмәт итә.
Укытучы сукмагыннан
Армия сафларыннан кайтканнан соң, туган мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Математика һәм тарих фәннәреннән балаларга белем бирә. Читтән торып Стәрлетамак физкультура техникумына укырга керә. Бервакыт Шәйморатов мәктәбенә математика укытучысы - Зилә Яһүд кызы килә. Рәис Хаҗигали улы тәү күрүдән үк аңа гашыйк була. Тиздән яшьләр өйләнешәләр. Алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Атҗитәр мәктәбенә эшкә чакыргач, яшь гаилә шунда күченә.
– Мин 37 ел укытучы булып эшләдем - физкультура, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, хезмәт дәресләреннән укыттым. Укучылар белән күпме “Зарница”, турслетлар, хәрби җыеннар, ярышлар үткәрдек, походларга йөредек. Һәрвакыт балаларда спортка, сәламәт тормыш алып баруга сөю тәрбияләргә тырыштым.
Эшенә җаваплы каравы, һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен Рәис Хаҗигали улы берничә тапкыр мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы һәм хәрби комиссариаттан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнә. 2013 елда ул хаклы ялга туктый.
Дин юлына баса
- 2015 елда каты чирләп киттем, хәтта йөри дә алмадым. Шул вакытта: “Әгәр аягыма бассам, мәчеткә йөри башлар, намазга басар идем”, – дип үземә сүз бирдем. Бу ниятемне берсенә дә әйтмәдем, ләкин күршем һәм хезмәттәшем Альмира Уразбахтина туган көнемә гарәп телендә язылган Коръән китабын бүләк иткәч, минем гаҗәп­лә­нүемнең чиге булмады. Кулыма тәү тапкыр Коръән китабын алган көнне яхшы хәтерлим. Аны укый белми идем, ләкин шул көннән башлап гарәп телен өйрәнә башладым. Савыккач, мәчеткә йөри һәм гарәп телендә намаз укый башладым, - ди Рәис Вахитов.
2019 елда Рәис Хаҗигали улы Ат­җитәр авылы мәчетенең имам-хатыйбы итеп тәгаенләнә. Әлеге вакытта илдә имин булмаган эпидимиологик хәл сәбәпле, мәчеткә йөрүгә чикләүләр кертелде. Ләкин яшьләр ислам нигезләренә өйрәнә. Имам үзенә шулай алмаш әзер­ли. Рәис Хаҗигали улы әйтүенчә, авылда дингә ышанган, тәртипле һәм җаваплы кешеләр яши. Алар мәчеткә йөреп кенә калмыйлар, акча белән дә, кул көче белән дә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Авыл халкының һәм иганәче­ләр­нең ярдәме белән мәчетнең коймалары алмаштырылган, матур капка куелган һәм бинага су үткәрелгән.
Гаиләсе белән бәхетле
Әңгәмәдәшчебез үрнәкле гаилә башлыгы да. Вахитовлар Рә­зи­лә, Рәмилә һәм Рената исемле сылу кызлар үстергәннәр. Аларга яхшы тәрбия һәм лаеклы белем биргәннәр. Хәзер аларның үз гаиләләре бар. Нәнәй белән картәтиләрен алты онык-оныкалары һәм бер туруннары шатландыра.
Гаиләдә барсы да сәламәт тормыш алып бара: скандинавия таяклары белән йөриләр, чаңгыда шуалар. Якыннарын һәм күршеләрен дә спортка җәлеп итәргә тырышалар. Вахитовларның тагы бер мавыгуы бар – алар бергәләп балык кармакларга яраталар.
Рәис Хаҗигали улы изге күңелле, тәртипле һәм аралашучан кеше. Нинди генә киңәш яки үтенеч белән килсәң, беркайчан каршы килми.
- Тормышымнан канәгать мин, янымда һәрвакыт яхшы кешеләр булуына язмышыма рәхмәтлемен, - ди ул.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: