Үзән
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
4 февраль 2021, 19:05

“Сөлектәй биш ул үстердем”

Район гәзитенә язылучылар арасында әледән-әле бүләкләр уйнатылып тора. Бу юлы Арслан авылында яшәүче Рәйханә Фәйзуллинага да бәхет елмайды.

- Гәзитне үземне белгәннән бирле алдырам. Андагы мәкаләләрне яратып укыйм, райондагы яңалыклар, үрнәк алырлык кешеләр белән танышам. Гомер буе көнебез колхоз эшендә үтте, шуңа гәзит укырга вакыт булмады. Хәзер хаклы ялдамын, шуңа гәзитнең башыннан азагына кадәр укып чыгам. Исән-сау эшләгез, иҗади уңышлар сезгә, - дип теләкләрен җиткерде. Бүләген алырга дип редакциягә килгәч, без аның үзе турында сөйләвен сорадык.
Рәйханә Закир кызы 1942 елның 7 мартында Арслан авылында Закир Мансур улы һәм Фатыйха Әхмәдинур кызы Гыйззәтуллиннарның гаиләсендә туган. Әтисе тимерче була. Илебезгә фашистлар басып алгач, илебезне сакларга фронтка китә. Сугыштан соң кешеләргә өй салышып, өй башларын ябышып йөри. Әнисе көне-төне колхоз эшендә була: капчык белән орлык та ташый, чөгендердә дә эшли.
Рәйханә мәктәптә укып йөрегәндә әнисе чирләп китә - күзләре сукырая. Буыннары ныгып бетмәсә дә, кызга кечкенәдән авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрергә туры килә. 7нче сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшенә чыга. Әти-әнисе дә бәләкәйдән үк балаларында хезмәткә сөю тәрбияләп үстерәләр. Шуңа кыз бер эштән дә куркып тормый, нәрсә кушалар, шунда тырышып эшли. Тамак туйганчы ашарга, өскә кияргә юньле киеме булмаса да, җәйге көннәре басуда чөгендер утап үтә, кыш фермада башмаклар карый.
- Сугыш чоры булганлыктан, безнең балачагыбыз җиңел булмады. Тамак ач, өскә кияргә кием юк, шуңадырмы, без бик иртә үсеп җитеп, кул арасына керә башладык. Өлкәнрәкләргә ияреп, колхоз басуына иртә язда черек бәрәңге җыярга баруны һич онытып булмый.
Җир башына килеп җиткәч, оек-чабатаны салып, бәйләп куясың да, яланаяк кар астыннан йөгерә-йөгерә бәрәңге җыясың, аяк өши, кып-кызыл була. Бераздан бер кулга – савытны, икенче кулга оек-чабатаны тотып, өйгә кадәр йөгерәсең. Аяклар ут булып кыза. Шул бәрәңгене әни пешереп бирә, аннан да тәмле нәрсә юк иде. Кыш көне дә бәләкәй чана белән өйгә ягарга коры-сары ташыдык. Безгә уйнарга вакыт та калмый иде.
Шулай михнәтле заманда үссәк тә, күңел күтәренке, кешеләр бердәм, тату, бер-берсенә ярдәмчел булды. Өлкәннәр тәртипле иде, без алардан үрнәк алып үстек, - ди Рәйханә апа.
Шулай, ул сылу кыз булып буй җиткерә. Яшь чак, күңелле чак, кич җитү белән алар болынга уенга чыгалар. Германиядә хезмәт итеп кайткан шул авылдан Рим исемле егет белән очраша башлыйлар. Ул колхозда эшләгән була. Хисләре сыналгач, яшьләр өйләнешәләр. Гаиләдә бер-бер артлы биш уллары туа.
Колхозда ал-ял юк бит инде ул, нинди генә эшләр башкарырга туры килмәде безгә. Рим дә шул гомере эчендә бакчада да эшләде, тимерче, балта остасы да, соңрак хат ташучы да булды. Соңгы елларда бригадир итеп куйдылар. Мин аның нинди җаваплы эш башкаруын аңлый идем, шуңа да йорттагы күп эшләрне үзем барлап, көйләп тордым. Бервакыт эш буенча басуда йөрегәндә, химикатлар сиптергәнен белмичә, алып борчак ашаган. Шуңардан соң ул чиргә сабышты, агуланып, 44 яшендә генә үлеп китте. Үзем дә тәүдә фермада башмаклар, соңыннан дуңгызлар карадым, җәй чөгендердә эшләдем, - ди Рәйханә Закир кызы.
Шулай итеп, Рәйханә апа 38 яшендә тол кала.
Ул вакытта өлкән улы - армиядә, бәләкәй улы - 3 яшьтә, ә калганнары мәктәптә укып йөрегән була. Аллага шөкер, Фәйзуллиннарның барлык балалары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Яшьләре җиткәч, барсы да ил алдындагы изге бурычларын үтәргә армия сафларына алыналар. Өлкән уллары Рәфит – Читада, Рәзиф – Мурманскта, Ринат - Әфганстанда, Ралис – Чехославакиядә, Рөстәм Молдавиядә хезмәт итеп кайталар. Кайту белән һәрберсе эшкә урнашалар. Сөйгән кызларына өйләнеп, гаилә коралар, балалар үстерәләр.
- Балаларым акыллы булып үстеләр, әле дә матур итеп көн күрәләр. Әлеге көндә дүрт оныгым һәм бер оныкам бар. Ринат улымның улы хәрби хезмәткәр - Калинградта югары уку йортында укып чыгып, бүгенге көндә офицер званиесенә ия. Шунысы гына күңелне кыра, сөлектәй биш ул үстердек, барсы да илебез алдындагы изге бурычларын үтәп, хезмәт итеп кайттылар, гомер буе хезмәт салалар, ләкин миңа, биш бала анасы буларак, медаль бирмәделәр, - ди Рәйханә апа.
Кызганычка каршы, Ралис улы армиядән исән-сау әйләнеп кайтып, заводта эшләп йөрегендә чиргә сабыша. Бүгенге көндә аны әнисе карый.
- Әле улым белән икәү яшибез. Ләкин Ходайга шөкер, мин бик бәхетле. Бик күп авырлыклар күрсәк тә, Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Безнең гомер әрәмгә узмады, тырышып эшләдек тә, тормыш сынауларына бирешми яшәдек тә, - ди Рәйханә апа.
Венера Гафарова.
Фото гаилә архивыннан алынды.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/663553.
Читайте нас: