Үзән
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
11 февраль 2021, 19:00

Булгач, ир-егет шундый булсын!

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән халык мәкале Кырмыскалы районының Сахай авылында яшәүче Таһир Вилданов турында әйтелгән диярсең. Кулыннан килмәгән эше юк аның. Бүген авыл клубына җитәкчелек итүдән тыш, иҗат белән дә актив шөгыльләнә: хикәя-юморескалары биш китапка тупланып дөнья күрде. Таһир Ягафәр улының хезмәт кенәгәсенә күз салсаң да, исең китәрлек: кайда гына кем булып кына эшләмәгән, ә мавыгуларының исәбе-саны юк. Шулай да бер үкенече бар әле аның: “69 һөнәрем бар, ләкин ни кызганыч: гармун уйнарга өйрәнә алмадым”, - ди ул.

“Гармун уйнап дөнья көтеп булмый”
Әйткәндәй, гармунчы булу теләге бәләкәйдән көчле була аның. Ләкин ике яшендә ятим калып, картәти-нәнәсе тәрбясендә үскән малайга ул вакытта бу турыда хыялланырга мөмкинлек булмый. “Авыл кешесе җиң сызганып эшләргә тиеш, гармун уйнап дөнья көтеп булмый!”, - ди картәтисе. Җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый, үзләренең барлык сөюе белән уратып үстергән якын кешеләренең сүзенә каршы килми ул һәм бу хакта башкача сүз кузгатмый. Урта мәктәпне тәмамлау белән урындагы “Победа” колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Башта терлекче булып эшләсә, бераздан хәрби комиссариат аны электрик белгечлеген үзләштерү өчен укырга җибәрә. Ике айлык курсларны тәмамлап кайткач, мәктәпкә кочегар булып урнаша. Шул вакыт колхоз бригадиры тырыш егеткә тагын бер тәкъдим ясый – Карлыман сөт-консерва комбинатында сөт блогы лаборантларын әзерлиләр икән – шунда укырга барырга куша. Егет көндез укый, ә төннәрен кочегаркада эшли. Укуын тәмамлап, ун елга якын урындагы фермада сөт блогы лаборанты булып хезмәт сала. Күрше авыллардан килгән сөтне кабул итә, анализ үткәрә һәм сөт заводына озата. Шул ук вакытта егет белем эстәвен дә дәвам итә. Читтән торып Стәрлетамак совхоз-техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә. Зоотехник-селекционер, парторг, ферма мөдире... Шулай итеп, туган колхозына 22 ел гомерен багышлый.
Кызганычка каршы, колхозлар таркала башлый, бу ачы җилләр “Победа”ны да урап узмый. Таһир да киләчәге турында уйлана. Шулай итеп, ул тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга була: 1996 елда Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәни-агарту техникумына юллана. Кызганычка каршы, укырга кереп китсә дә, ни кызганыч, режиссерлык буенча диплом алырга насыйп булмый. Колхоз эше җибәрми. Соңыннан язмышы аны барыбер, урау юллар белән булса да, мәдәният өлкәсенә китерә. Ләкин моңа кадәр бер ел район гәзите редациясендә корректор, 10 елга якын Карлыман ремонт-механика заводында электрик булып эшләргә туры килә. Һәм, ниһаять, 2015 елда аны Сахай авыл мәдәният йорты директоры вазыйфасына эшкә чакыралар. Бераз куркып торса да, балачак хыялы көчлерәк булып чыга. Менә инде алтынчы ел ул мәдәният казанында кайный.
Үткер каләмен кулыннан төшерми
Мәдәният өлкәсендә эш күп булуга карамастан, иҗат итүен дә ташламый Таһир Вилданов. Ә каләмне ул кулына мәктәп елларында ук ала. Армия сафларына хезмәт итеп кайткан авылдашы турында горурлык хисе белән язылган тәүге мәкаләсен хатка салып, район гәзите редакциясенә юллый. Ул басылып чыккач, егет тагын да канатланып китә. Шуның өчен 1 сум 40 тиен гонорар килә. Әйткәндәй, бу квитанция әле булса документлар арасында саклана, ди әңгәмәдәшчем. Шулай тагын берничә мәкаләсе басылып чыга. Ә район басмасы белән ныклап хезмәттәшлек итүе фермада эшләп йөрегән елларына туры килә. Шулай, бервакыт алдынгы савымчылар турында мәкалә язу нияте белән хуҗалыкка Әхәт Юлмөхәммәтов исемле журналист килә. Сүз артыннан сүз китә, егет тә үзенең каләм тирбәтүе турында сөйләп бирә. Шулвакыт Әхәт Бикмөхәммәт улының кызыксынуы тагын да арта төшә һәм иҗат җимешләрен күрсәтүен сорый. Өй башына мендереп куйган язмаларны: шигырь, хикәяләрне алып төшәргә туры килә. Менә шуннан башлап район басмасыннан аерылганы юк Таһир Вилдановның. Тора-бара республикада нәшер ителүче “Өмет” гәзите белән дә дуслыгы ныгый. Бүген инде хикәя-юморескалары, авыл уңганнары турындагы мәкаләләре биш китапка тупланып дөнья күрде. “Бәхет нуры”, “Уйларым-хыялларым”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Туган җирем, рәхмәт сиңа!” китаплары бәхетле язмышка ия булды - аларны укучылар яратып кабул итте. Берничә тапкыр аларны яңадан бастырып алуы да зур сорау белән файдалануы турында сөйли. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Тормышка ашкан хыял” исеме астында нәшер ителгән яңа китабы исә Бөек Ватан сугышына киткән 360 авылдашының якты истәлегенә багышланды.
Берничә ел рәттән “Үзән” һәм “Даирә” гәзитләренең “Ел лауреаты” исеменә лаек булуы да бу уңайдан актив эшчәнлек алып баруын ачык дәлилли. 1998 елда аны РФ һәм БР Журналистлар берлегенә кабул итәләр.
Кулыннан килмәгән эш юк
Таһир Вилдановның кул кушырып утырганын беркайчан да күрмәссең. Хәтта эштән кайткан вакытта да ул чираттыгы хикәясенең сюжетын уйлый, ә гаиләсе йокыга талгач, төнлә аны утырып яза.
“Шәҗәрә”, “Саумысыз авылдашлар!”, “Чыңла, чалгы!” һәм башка бик күп бәйрәмнәр бездә бик чагу уза. Аларның һәрберсендә Таһир Вилдановны төрле образларда очратырга мөмкин. Менә ул шифалы дару үләннәре тәкъдим итә, менә сугыштан җиңү яулап кайтып килүче солдат, әнә читән үреп утыра. Әйткәндәй, тал үрү белән ул малай чагыннан шөгыльләнә.
- Яз җитү белән каз оялары үрергә тотынабыз. Таллык та бакча артында гына. Авыл әбиләренә икешәр сумга сатып, малайлар белән акча эшли торган идек, - дип искә ала ул балачагын.
Заманында оста мич чыгаручы буларак та танылды ул. Аны хәттә күрше авылларга да еш чакыралар иде. Газ кергәч тә, байтак морҗалар аның алтын куллары ярдәмендә калкып чыкты. Монысы белән аптырата алмассыз дисәгез, ә менә ир-егетләрнең чигү чиккәнен күргәнегез бармы? Юктыр шул. Булса да, бик сирәк күренеш. Ә Таһир Ягафәр улы бу кул эшен үзе белән клубкк да йөретә. Буш вакыты килеп чыгу белән эшенә тотына. Матур-матур бизәкле сөлгеләрен иң якын дусларына гына бүләк итә.
Ышанычлы тормыш юлдашы
Бу һәм башка мавыгуларының тормыш көткәндә һичшиксез кирәге чыга. Шуңа тормыш иптәше Лена Вәсим кызы да аны мактап туя алмый. Ә булачак тормыш иптәше белән алар очраклы гына таныша. Шулай, фермада эшләгән чорда сөт машинасын көтеп утырганда кулы телефонга сузыла. Башына нинди саннар туры килә, шуларны җыя да теге очта эндәшүләрен көтә. Район үзәк дәваханәсе бухгалтериясенә килеп эләккән икән. Телефонның теге очында ягымлы тавыш ишетермен, дип башына да китерми. Яшьләр шулай танышып китә. Бу саннар буенча шалтыратулар көненә берничә тапкыр кабатлана башлый. Тиздән кыз белән егет очраша һәм башкача аерылмыйлар да. Менә инде 40 елга якын тату тормыш көтәләр. Ике ул тәрбияләп үстерделәр, бүген оныклар шатлыгына күмелеп яшиләр.
Таһир Вилданов, күрәсең, балачак хыялын барыбер күңел түрендә йөретә. Кулына гармун алып утырганын еш кына күрергә туры килә. Булмас димәгез, тормыш дәвам итә, һөнәрләрен җитмешкә генә тутырып калмас, 77се дә, 80не дә өстәлер әле.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: