Үзән
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
19 февраль 2021, 13:10

Якын дусларың булса, картлык сизелми

Элек-электән бер-береңә кунакка йөрү, хәлен белешү йоласы яшәп килгән. Хәтеремдә, әниләребез көнозын колхоз эшендә булуларына карамастан, йорттагы эшләрен бетереп, балаларын, ирен ашатканнан соң, бәйләмнәрен алып, кич утырырга ахирәтләренә баралар, ә икенче вакыт алар үзләре безгә киләләр иде. Аларның уңганлыкларын, җитезлекләрен яшьлек белән аңлап та бетермәгәнбез. Ә инде үзебез әниләр яшенә җиткәч, барсына да ничек өлгерделәр икән, дип аптырап та куябыз.

Сәгать биштән торып сыер савып, көтү куганнар, иртәнге аш әзерләгәннәр, балаларын ашатып мәктәпкә озатканнар, тавык чүпләсә дә бетмәслек эшләрен карап, үзләре дә эшкә йөгергәннәр. Кайту белән янә шул ук мәшәкатьләр. Иртән торуга әзер булсын дип, төн йокыларын йокламыйча, мич ягып ипи салалар иде. Шул ук вакытта кулларыннан бәйләмнәре төшми, туганнарына кунакка барырга, хәлләрен белешергә дә өлгерәләр иде.
Бүгенге көндә дә арабызда якыннары, таныш-белешләре белән аралашудан тәм табып, һич иренми аларны ихлас күңелдән кунак итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәгән кешеләр бар. Илтуган авылында Зәйнәп Шәрәфетдиноваларның үзенә тартып торган нурлы йортыннан беркайчан кеше өзелгәне юк.
Зәйнәп апа 1942 елның 26 гыйнварында Илтуган авылында Мөкарәмә һәм Заһидулла Йосыповларның гаиләсендә дүрт малайдан соң бердән-бер кыз булып дөньяга туган. Зәйнәп апага ике ай чагында әтиләре чирләп үлеп киткән. Авыр сугыш еллары, әниләре балаларын ачтан үтермәс өчен көне буена колхозда тир түккән.
- Абыйларым да бераз кул арасына керә башлау белән колхоз эшенә чыктылар. Рафикъ абый белән мин - иң бәләкәйләре өйдә торып калабыз. Аларның кайтканнарын тәрәзәдән карап, көтеп утыра идек. Үсеп җиткәч, абыйларым бер-бер артлы армия сафларына алынып, берсе - 2,5, икенчеләре - 3,5 һәм 4,5 ел хезмәт иттеләр. Берсе кайтканын икенчесе күрә алмыйча хезмәткә китәләр иде. Кайту белән колхоз эшендә булдылар. Өйләнеп, матур итеп гаилә кордылар. Үзем тәүдә Илтуган мәктәбендә, соңыннан 6 километрда урнашкан Иске Мусага йөреп укыдым. Ул вакытта юл юк, тубыктан кар ерып барып керәбез, дәресләр тәмамлангач, янә бата-чума кайтабыз.
7нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда чөгендер бүлеп бирделәр. Яланга утауга да йөретәләр иде, урып-җыю вакытында да ярдәм итәбез, атка салам төяп эскерткә дә өешә идек. Төне буе ындыр табагында иген чистартабыз, иртән яланга эшкә алып китәләр иде. Яшь вакыт бит инде, арыганыбызны да белмичә тырышып, ярышып, күңелле итеп эшли идек, - ди Зәйнәп апа.
20 яшендә Гайнислам исемле шул авыл егетенә кияүгә чыга.
- Бик әйбәт, тату яшәдек, тәүдә каенанам белән бергә тордык, соңыннан йорт салып, юк-бар әйберләребезне ат арбасына төяп, башка чыктык. Фирдәүс, Гаяз, Гали исемле улларыбыз, Флюра исемле кызыбыз туды. Гайнислам абыең да бер эштән дә куркып тормады, дөнья көтәргә дә тырыш булды, колхоз эшеннән дә калмады: тракторда, комбайнда эшләде. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Тырыш хезмәте өчен бик күп медальләр, Мактау грамоталар белән бүләкләнде, хезмәт ветераны дигән исемгә лаек булды. Каенанам миңа үземнең әни кебек булды. Балаларны якын күрде, яратты, без эштә чакта аларны карашты, - ди Зәйнәп апа, әңгәмәне дәвам итеп.
Тормыш иптәше Гайнислам абый белән бер дигән балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Һәрберсен гаиләле итеп, аларның бәхетенә куанып, оныклар хөрмәтен тоеп кына яшәргә дә бит. Тормыш без теләгәнчә генә бармый шул - гаилә башлыгының фани дөньядан китүенә дә 15 еп вакыт үтеп киткән. Ләкин Зәйнәп апа ялгызы түгел, әледән-әле балалары, оныклары кайтып хәл-әхвәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар. Шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашкан, бер-берсенә ярдәм кулы сузып, киңәшләшеп яшәгән ахирәтләре дә бар аның.
- Килендәшләр һәм җиңгиләр белән гомер буе бертуганнар кебек яшәдек, алар минем якын ахирәтләрем, киңәшчеләрем булдылар. Рәйханә белән Габделбаян Шәрәфетдиновлар, Зәйдә белән Зиннур Әминевлар, Рима белән Рәшит Килдеяровлар, Минҗан белән Рафикъ Килдеяровлар, Динә белән Әбүзәр Заһидуллинар, Харидә белән Рәшит Бакиевлар, Фәүзия белән Камил Гафаровлар белән гомер буе гаиләләребез белән дус һәм тату яшәдек. Берсе белән дә телгә килгәнебез булмады. Барсак, кунак иттеләр, килсәләр, төяп килделәр. Рәхмәт барсына да. Әле булса, туган көннәрне, Коръән ашларын да җыелышып бергә үткәрәбез. Бер аштан-судан да калдырганнары юк. Барсы да көнне-төнгә ялган колхозда эшләделәр, балалар үстерделәр, инде онык-оныкаларын тәрбияләшәләр. Балалары тәртипле булды барсының да, әти-әниләрен хөрмәт итәләр, ах итеп торалар. Ләкин тормыш иптәшләре генә фани дөньядан иртәрәк китеп барды, - ди Зәйнәп апа.
Сугыш чорында авыр эшләр башкарулары, гомер буе колхозда тырышып тир түгүләре дә сәламәтлекләрендә эз калдыргандыр. Араларында балаларын югалту ачысын күрүчеләр дә бар. Шуңа да, җылы сүз, ягымлы караштан аларның күңелләре язгы боздай эри, күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәргә генә тора. Хәзерге вакытта балаларының үз тормышы, үз гаиләләре. Ләкин алар әле булса кунакка йөрешеп, сүз белән дә, эш белән дә бер-берләренә ярдәмләшеп торалар. Тормышның авыр йөген сыңар канатларына күтәреп, фани дөньядан иртәрәк киткән бабайларының рухларына дога кылып, гаилә учагын сүндерми, әлеге рәхәт тормышның кадерен белеп, шәригать кануннары буенча яши алар.
- Туганнарыбыз да, дусларыбыз да күп. Туган-тумача, дус-иш белән аралашып, тормыш яңалыклары белән танышабыз, хәлләрен белешәбез, иң мөһиме – үзебезнең кирәклекне сизәбез. Кулдан килгәнчә, бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Бусагамны атлап кергән кешегә караңгы чырай күрсәткәнем юк. Аллаһның биргәненә шөкер, тамак тук, һәр кешенең үз ризыгы. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гелән өчпочмак, бавырсак, бәлеш кебек камыр ашларын пешерергә, кунакларны да шуның белән сыйларга яратам. Балаларыма рәхмәт, кайтып, ярдәмләшеп торалар, өемдә барлык уңайлыклар да бар, газ кергән, су агып тора, үзләре дә игелек күрсеннәр, исәнлектән генә Ходай аермасын, - ди Зәйнәп апа, сүзен йомгаклап.
Әйе, янәшәңдә ышанычлы дусларың, игелекле балаларың булганда, тормыш сынаулары да, авырлыклар куркытмый. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала.
Венера Бакиева.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/685084.
Читайте нас: