Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
26 февраль 2021, 12:38

Олы тормышка юл күрсәтүче маяк ул

Районда барсына да яхшы таныш укытучы Ишмөхәмәтова Дамира Габидулла кызы турында мәкалә яза башлар алдыннан тәүдә хезмәттәшләре белән сөйләшергә булдым. Әйткәндәй, минем үземә дә ул укытучыда уку бәхете тиде.

Мәктәптән гимназиягә кадәр
Мәкаләне Кырмыскалы гимна­зия­сенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флюра Мөхәмәтҗанова белән әңгә­мәләшүдән башладым.
- Кайбер кешеләр белән очрашканнан соң тормыш яктырып, изге гамәлләр белән баетылуын сизәсең. Дамира Габидулла кызы белән дә нәкъ шулай. Баштарак икебез ике төрле, бернинди дә уртаклык юк кебек иде. Ә хәзер тормышымны аның катнашлыгыннан, ки­ңәш­ләреннән, актив эшчәнлегеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Дамира Габидулла кызы үзенчәлекле шәхес. Анда кырыслык һәм шәфкатьлелек, изге күңеллелек һәм максатчанлык, тәвәк­кәллек һәм үзенә тәнкыйть белән карау кебек сыйфатлар бергә кушылган. Шу­лай ук зирәклек һәм башка кешеләрнең фикере белән кызыксыну да бар. Ә һөнәри осталыгы миндә соклану хисе уята. Инде аңа бернәрсәгә дә өйрәнергә, белергә кирәк түгел, ул күптән үзенең һөнәри биеклегендә, математикадан белем бирү буенча методик алымы уйланылган кебек. Ләкин Дамира Габидулла кызы башка укытучыларның тәҗрибәсен өйрәнүен дәвам итә, үз-үзен камил­ләштерү – уңышының нигезе. Гимназияне Дамира Габидулла кызыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әйткәндәй, бу уку йорты ачылган көннән бирле аның белән бергә эшлибез. Мәгариф учреж­дениесенең уңыш­ла­рында аның өлеше зур. Аның абруе укучыларның һәм ата-аналарның тормышында гимназиянең әһәмиятен арттыра, - ди Флюра Мөхәмәт кызы.
Дамира Габидулла кызы Кырмыскалы гимназиясе ачылганнан бирле - 2000 елдан эшли. Яңа мәктәп ачылу белән яңа коллектив туплана. Алар алдына тәҗрибә белән уртаклашу, уку йортын алдынгы урынга чыгару бурычы куела.
- Ул вакытта мәктәпкә Рөстәм Әми­нев җитәкчелек итте. Укытучыларны уңышларга өндәүдән тыш, ул балаларны ихлас яратуы белән барыбызга да үрнәк булып торды. Укыту буенча директор урынбасары Флюра Мөхәмәтова да мактауга лаек укытучы. Аның ярдәме белән 3нче санлы мәктәп гимназия дип үзгәр­телде. Бердәм, тырыш һәм эшкә сәләтле коллектив булдыру өчен барлык көчен һәм тырышлыгын салды. Һәм үзе янына бер дигән педагоглар туплый алды, - ди Дамира Габидулла аның турында.
Шул ук 2000 елда математика буенча республика олимпиадасында Дамира Ишмөхәмәтованың тәрбияләнүчеләре – 9нчы сыйныф укучысы Альберт Вәлиев һәм 11нче сыйныф укучысы Роза Кадаева беренче урыннарга лаек булдылар. Гимназия укучылары әле дә призлы урыннар яулауларын дәвам итәләр. Чыгарылыш укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шә­һәр­ләрендәге югары уку йортларына укырга керәләр. Бу бөтен коллективның тырыш хезмәте.
Мәктәпкә багышланган гомер
1982 елдан 2000 елга кадәр Дамира Иш­мөхәмәтова 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә балаларга белем бирде. Ул елларда бергә эшләгән БРның атказанган укытучысы Рида Гомәро­ваның да фикерен белештек.
- Дамира Габидулла кызы белән мин күптән – студент елларыннан ук яхшы таныш. Башкорт дәүләт универ­си­тет­ының математика факультетында да бер курста укыдык. Аннары 1нче санлы Кырмыскалы урта мәк­тәбендә 17 ел бергә эшләдек. Шул чор­да мин көч-дәрте ташып торган Дамира Габидулла кызының зирәк, таләпчән, вакыты белән исәпләшмичә, барлык тырышлыгын укучыларга математика фәнен өйрәтү теләгенең көчле булуын, коллективта эшли белүен хәтерлим. Күпме математика атналары, кичәләр, олимпиадалар, ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрде, походлар һәм ил буйлап сә­я­хәт­ләр оештырды. Ә дәресләргә әзерләнү, дәфтәрләр тикшерү, өстәмә дәресләр, имтиханнарга әзерләнү кебек көндәлек эшләргә күпме вакытын бүлде.
Сәләтле балалар белән даими шө­гыльләнүләр, түгәрәкләр, факультативлар үткәрү... Үзе дә һәрвакыт яңалыкка омтыла, авыр-авыр биремнәр эшли. Үзе өйрәнеп кенә калмый, ачык дәресләрдә һәм семинарларда район укытучыларына тәҗрибәсен ихлас уртаклаша.
Да­­­мира Габидулла кызы белән эшләү миңа һәрвакыт кызыклы иде: теләсә-кайсы математик яки методик проблеманы хәл итәргә, бәхәсләшергә, тикшерергә һәм хәл итү юлын табарга мөмкин. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Чын мәгънәсендә, ул – үз эшенең остасы, - ди Рида Расих кызы.
– Мин беренче мәктәпкә эшкә кил­гәндә аңа Сабур Бакир улы Фәй­зул­лин җитәкчелек итә иде. Зыялы шәхес, методист буларак, ул ныклы коллектив туплаган, яшь укытучыларга һәрвакыт ярдәм итте. Бу мәктәпкә үз фәннәрен яраткан һәм яхшы белгән Флюра Фәрит кызы Дәүләтшина, Лалә Гаяз кызы Саттарова, Радик Гайнулла улы Батыршин, Галина Сави кызы Батыршина белән бер елны эшкә килдек. Көч-дәртләре ташып торган яшь укытучылар белән эшләве кызыклы иде. Директор урынбасары Сат­тарова Евдокия Степановна безнең үсешебезгә зур өлеш кертте. Беренче мәктәптә бер дигән коллектив эшләде, математика укытучылары да дус һәм бердәм булды, - ди Дамира Габидулла кызы.
Мәктәпкә яшь директор Фәнис Фуат улы Ходайдатов килгәч, укытучылар алдына тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү бурычы куелды. Һәм, чыннан да, мәктәп бик күп медалистлар чыгарды, ә бу, үз чиратында, белем бирү сыйфа­тының күрсәткече иде. 1нче санлы мәктәптә эшләгән чорда Дамира Габидулла кызы “БРның мәгариф отличныгы” һәм “БР мәгарифенең почетлы хезмәткәре” исемнәренә лаек булды.
Кунакчыл хуҗабикә
Дамира Габидулла кызы Сәвәләй авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Әтисе фронтовик була, ә сугыштан соң бригадир, хисапчы, мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли. Әнисе гомере буена колхозда тир түгә, ә 1941-1945 елларда комбайнчы була. Дамирага 10 яшь чагында әтисе үлеп китә. Ләкин әниләре балаларына лаеклы тәрбия биреп үстерә ала. Өч апасы да Башкорт дәүләт университетының математика факультетын тәмамлыйлар. Дамира да алар юлыннан китә. Уку йортында укытучылар: “Сиңа кадәр без өч буын Рамазановаларны укыттык инде”, – дип шаярткан булганнар.
Кулына диплом алып кайткач, Дамира Габидулла кызы бер ел Шәй­мо­ратов мәктәбендә балаларга белем бирә. Авыл хуҗалыгы идарәлегендә эшләп йөрегән булачак тормыш иптәше – Салават Сәгыйдулла улы белән шул елларны танышалар. Яшьләрнең Гөлнара һәм Динар исемле балалары туа. Инде алар күптән үсеп, тормышта үз юлларын тапканнар, гаилә корганнар.
Дамира Габидулла кызы эшендә генә түгел, йортында да кунакчыл хуҗабикә. Тәмле ашлар пешерә, компотлар, салатлар ясый, яшелчәләр тозлый. Иш­мөхәмәтовлар байтак еллар дәва­мында зур хуҗалык тотканнар, ә хәзер тавык асрыйлар. Ә җәйге бакчаларына карап, күзләр куана. Ихатасында да иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчкәләр үсте­рер­гә ярата ул. Тәрәзә төпләрендә дә гөлләрнең ниндие генә юк.
– Тагын бер мавыгуым бар – ыргак һәм энә белән бәйләргә яратам, - ди Дамира Габидулла кызы, яңарак бәйләп беткән челтәрле шәлен күрсәтеп. – Тормыш иптәшем сунарга йөри. Еш кына гаиләбез белән табигать кочагына чыгабыз: шифалы үләннәр һәм җиләк җы­ябыз. Ә гөмбәгә бару – безнең өчен зур юаныч.
Барлык көчен – яраткан эшенә
Мәктәптә 42 ел эшләү дәверендә Дамира Габидулла кызы өч меңнән артык укучыларны чыгарган. Ул укучыларны һәм үзе укыткан сыйныфларны җы­лылык хисе белән искә ала. Акыллы һәм сәләтле балалар барыбер күбрәк, ди ул.
– Укучыларыма сокланып карыйм һәм алар белән горурланам. Тик бу хакта үзләренә әйтмим. Мин аларны яратам, ләкин узындырмыйм. Алар алдына таләпләр куям һәм өлкән тормышка әзерлим. Укытучы үз фәнен белергә һәм аны дөрес итеп аңлатырга тиеш. Биредә ата-аналар да зур роль уйный – алар балаларын укуга юнәлтергә бурычлы. Уңышның сере дә шунда, - ди Дамира Габидулла кызы.
Чыгарылыш укучылары укытучыларын онытмыйлар: фоторәсемнәренә үз фикерләрен белдерәләр, хат язалар. Киләчәктә тормышта җиңел булсын өчен укытучылары ни өчен аларга таләп­чән булуын алар әле генә аңлауларын әйтәләр.
Дамира Габидулла кызы – чагу һәм көчле шәхес, тәҗрибәле укытучы, үр­нәкле хатын, сөекле әни һәм нәнәй дә. Ул әле дә эшләвен дәвам итә, барлык кө­чен яраткан эшенә сала. Димәк, тагын бер буын Кырмыскалы балаларына Иш­мөхәмәтова Дамира Габидулла кызында уку бәхете тия.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: