- Әтиебез Хәмитов Гыйльмулла Гайнетдин улы сугышта катнашып, исән-сау әйләнеп кайтты. Әти-әниебез бер-берсен хөрмәт итеп, бик тату яшәделәр. Безне дә тәртипле итеп тәрбияләп үстерү, укытып, кеше итү өчен барлык тырышлыкларын салдылар. Ул елларда башка якларда авыл кешеләре бик авырлык белән яшәде, дип сөйлиләр, әмма безнең Чиләбе ягында ачлыктан интектек, өскә кияргә кием булмады, дип әйтә алмыйм. Әтием сугыштан соң мәктәптә балалар укытты, соңыннан байтак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Әнием Гатия Нигамәт кызы барлык вакытын һәм көчен безне тәрбияләүгә багышлады. Җиде баласына да белем алырга ярдәм иттеләр. Дүртебез – югары белемле укытучы булса, икесе - медицина өлкәсен, берсе инженер-геолог һөнәрен сайлады, - дип сүз башлады Гөлсәйрә Гыйльмулла кызы.
Тормыш юлы
Кыз тәүдә үзләрендә укытучы булып эшли. Чиләбе өлкәсендәге атом станциясе - “Маяк” химия комбинаты шартлагач, бик күп авыллар зыян күрә. Гаилә корырга өлгермәгән ялгыз яшьләр атомнан куркып чыгып китәләр, ә авылда олылар гына торып кала. Гөлсара Гыйльмулла кызы да иптәш кызы белән безнең якларга килеп чыга. 1967 елда аларны мәгариф министрлыгы юлламасы буенча Шәйморатов авылына җибәрәләр.
- Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Ул вакытта Гайса абый Кәбиров мәктәп директоры иде. Соңыннан байтак еллар Нәҗип Галимҗанов җитәкчелегендә эшләдек. Иптәш кызым химиядән укытты, мин башлангыч сыйныфлар укытучысы булып урнаштым. Өч елдан соң – 1970 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап эшкә кайткан Шәйморатов авылы егете Ирек Дусмөхәмәт улы белән гаилә кордык. Ул тәүдә балаларга рус теле һәм әдәбиятеннән, соңыннан технология дәресеннән укытты. Икебезнең мәгариф өлкәсендә эш стажыбыз 90 ел булып киткән, минеке – 40 ел булса, тормыш иптәшем 50 ел эшләде, - ди Гөлсәйрә апа.
Гаиләсе
Яшь гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы өч уллары дөньяга туа. Каенана белән 30 ел бергә яшиләр. Үзләре эштә чакта балаларын карашып, йорттагы эшләрне карап тора ул. Улларын яратып, тәртипле итеп үстерәләр. Барсы да икешәр югары белемгә ия. Өлкәне Илдар Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын һәм БР Президенты идарәлеге каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Бүгенге көндә гаиләсе белән Раевкада яшиләр. БР Экология министрлыгының Әлшәй районы буенча дәүләт инспекторы булып эшли. Физика-математика укытучысы булып эшләгән хатыны белән ике ул үстергәннәр.
Икенче уллары Рөстәм Башкорт аграр университеты һәм Башкорт дәүләт техник нефть университетында белем алып, Уфада оргсинтез заводында смена начальнигы булып эшли. Хатыны медицина университетын тәмамлап, 22нче дәваханәдә провизор вазыйфасын башкара. Ике уллары бар.
Кече уллары Альберт тәүдә Мәскәү мәгълүмат статистикасы һәм исәпләү техникасы университетының Уфадагы колледжын, соңыннан шул исемдәге Мәскәү университетын тәмамлаган. Уфа шәһәрендәге төзелеш оешмасында техник директор булып эшли. Хатыны медицина университетын кызыл дипломга тәмамлаган. Бер ул һәм бер кыз үстерәләр.
- Улларым тәртипле булдылар, киленнәрем дә үземнең кызларым кебек. Биш оныгым, бер оныкам һәм бер туруным бар минем. Эшемне һәм балаларны бик яраттым. Методик берләшмәнең җитәкчесе булдым, әледән-әле күрше авыл мәктәпләренә тикшерү белән йөри идек. Фәүзилә Моратшина, Рима Хафизова һәм башка укытучылар белән бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп эшләдек. Шул еллар эчендә бик күп балалар чыгардым, кайбер гаиләдән хәтта алтышар баланы укыттым. Укучыларым тормышта үз юлларын табып, югары үрләр яуласалар, алар өчен чиксез шатланам, - ди Гөлсәйрә Гыйльмулла кызы.
Хөрмәт – иң зур бүләк
Укучылары да ветеранны онытмыйлар, бәйрәм саен открыткалар җибәрәләр, йортына килеп хәлен беләләр, котлыйлар. Читтән кайткан укучысы урамда туктап хәлеңне белсә дә, бу сөенечтән көне буе канатланып йөри ул ветеран.
- Авыл халкы да яратты үземне, күршеләремнән дә уңдым. Әледән-әле кереп, хәлемне белешеп торалар. Рәхмәт аларга. Укытучы булып эшләгән елларымны, төннәр буе утырып дәфтәрләр тикшергән чакларны да еш искә алам. Ә инде укучыларым институт тәмамлап, чәчкәләр, күчтәнәчләр тотып рәхмәт әйтергә өемә килсә, шатлыктан күңелем тула. Гомерем бер мизгел кебек узса да, мәктәптә укыткан еллар бер генә минутка да истән чыкмый, - ди ул.
40 ел эшләү дәверендә I категорияле укытучы “Социалистик ярыш алдынгысы”, “хезмәт ветераны” дигән исемнәргә, РФ һәм БР Мәгариф министрлыгыннан бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. Бер елны сыйныф бүлмәсен яхшы итеп ремонтлаган өчен элекке район башлыгы Ф.Чыңгызов аны төсле телевизор белән бүләкләгән.
Менә шулай, гаиләдәге һәрберсе хөрмәткә лаеклы кешеләр булганнар. Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Кара Булак авылының тарихы турында чыгарылган китапта да аларның үрнәкле гаиләсендәге һәрберсе турында тәфсилләп язылган.
Бу гаилә миндә чиксез соклану хисе уятты, һәрберебез хөрмәткә лаек, шундый күркәм гаиләдән үрнәк алсак, аларга ошарга тырышсак, ил-йортларыбыз күпкә ямьләнер иде.
Венера Гафарова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/700662.