Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Елмаеп каршы алалар

Хәзер кибетләрдәге азык-төлекнең һәм товарларның төрлелегенә исең китәр. Җаның ни тели – барысы да бар. Менә Ефремкино кулланучылар кооперациясенең Шәйморатов авылындагы кибетендә дә киштәләр товардан сыгылып тора. Әлеге вакытта ул авылдагы бердәнбер кибет булуга карамастан, халык мәнфәгатен тулысынча канәгатьләндерерлек.

Иң мөһиме, биредә тәҗрибәле сатучылар эшли. Авылдашларын елмаеп каршы алалар, матур итеп хезмәтләндерәләр. Шуларның берсе – Хәсәнова Фильза Сабит кызы. Тумышы белән ул Шәйморатовтан. Туган авылындагы бу кибеттә ул инде 10 елдан артык эшли.
Кем генә бәләкәй чагында кибеттә сатучы булып эшләргә теләми икән?! Фильза Сабит кызы да шулар исәбендә. Балачак хыялы аны урындагы мәктәпне тәмамлау белән Уфа шәһәрендәге 38нче санлы лицеена алып килә: биредә ул сатучы һөнәрен үзләштерә. Әлбәттә, эш җиңелдән түгел, үз нечкәлекләре җитәрлек, шуңа карамастан бу һөнәрне сайлавына ул бер дә үкененми. Бүген инде иңнәрендә бай тәҗрибә ята. Иң мөһиме, аны авылдашлары ярата һәм хөрмәт итә. Чөнки үзе дә ул ачык йөзле, кибет ишеген атлап кергән кешеләрне якты йөз белән каршы ала, товарларны сайларга да ярдәм итә, ихлас аралаша да.
Кибет иртәнге 9да ачылып, кичке 10, ә җәй көннәрендә 11гә кадәр эшли. Көннең буе аягөсте йөреп кара әле?! Ләкин Фильза Сабит кызы зарланмый.
- Барысы да үзебезнең авыл кешеләр, мин – аларны, алар мине белә. Шуңа эшләве дә рәхәт. Эш графигына да күнегелде инде, - ди ул, көндәлек эшләре турында сөйләп.
Биредә алар Гүзәл Гали кызы Лотфуллина белән сменалап эшлиләр. Шулай ук аларга төргәкләүче Лиана Кадыйрова да ярдәм итә. Менә шулай, кызлар бер-берсен аңлап, килешеп, авылдашларына ачык йөз күрсәтеп, үз эшләрен намус белән башкаралар.
Бу көнне кибеттәге сатып алучыларның һәрберсеннән кызлар турында мактау сүзләре генә ишетергә туры килде.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: