Шәйморатов авылында яшәүче бу ханым үз гомерендә кайгылар да кичергән, язмыш сынауларына да дучар булган. Ләкин нинди генә кыен хәлләрдә калса да, иңнәренә нинди генә авырлыклар өелсә дә, ул сынмаган-сыгылмаган.
- Мин Федоровка районының Татар Изәк авылы кызымын, дип сүз башлады ул. – Әтием сугышта катнашкан кеше. Тыныч тормышта сабанчы булган. Соңыннан бригадир итеп куйганнар. Таудан таш чыгарып, шулардан йортлар, кибетләр салып йөрегәннәр. Авылда ул төзегән кибет әле булса бар. Әтием гомер буе балта остасы булды, мич тә чыгара, пима да төпли белде. Авылда тегүче дигән даны да бар иде. Без үскәндә матур күлмәкләр дә тегеп кидерде. Эшләмәгән эше булмады аның. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дип әйтә торган иде. Тормыш иптәшемне дә, улыбызны да күп эшләргә өйрәтте.
Әнием Миңлесара Фәттах кызы тыл эшчәне. Авылдагы өч ахирәт кыз тракторчыга укып кайтып, кул белән тартып кабыза торган тәүге тракторларда алмашлап эшләгәннәр. Сугыш башланганчы әтием шул тракторда сабанчы булып йөрегән. Алты бала үстек без. Бүгенге көндә мин, Миңлегөл, Фәнил генә исән. Асия апам чирләп, Тимур энем - тракторга тапалып, Хәмәт суга батып мәрхүм булдылар. Урыннары җәннәттә булсын.
Авылдагы мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлагач, 1968 елда Стәрлетамак зооветеринария техникумына - зоотехникка, ә бертуган Асия апам умартачы-зоотехникка укырга кердек. Ул вакытта әти-әниләр таякка эшлиләр иде бит. Акча юк. Апа белән икебезгә 20 сум стипендия алабыз. Шуның 10 сумын фатирда торган өчен түлибез. Киемгә кытлык вакыт. Яшь чакта матур киенәсе килә. Әз булса да акча булсын дип, шәл бәйли идек. Өстәлдә китап, кулыбызда бәйләм иде. Шулай тырышып белем алдык без. 1971 елда Асия апамны Бишбүләк районына баш зоотехник итеп тәгаенләделәр. Ә мине юллама буенча Шәйморатов авылына җибәрделәр. Колхозның гөрләп торган чагы. Фермага мине зоотехник, хисапчы-лаборант итеп куйдылар.
Авыр булса да, эшем үземә бик ошый иде. Соңыннан бу ферма токымчылык хуҗалыгы дип үзгәртелде. Шул фермада мал караучы булып эшләгән Мансаф Кашфулла улы белән шунда таныштым. Без аның белән очрашып та йөремәдек – тәү күрүдән үк мине ошаткан да, иптәш егетләре белән сөйләшеп, мотоциклга утыртып, урлап алып та кайтты. Шулай итеп, 12 майда бу йортка килен булып төштем. Каенана һәм каената белән бергә яшәдек. Каенатам стахановчы булган. Бер-бер артлы алты балабыз туды. Соңыннан 14 ел сыер саудым, бозаулар да карадым, җидешәр гектар чөгендер алып та эшли идем, - ди ул. – Әле генә ул эшлим дигән кешегә барлык уңайлыклар бар. Әлек бернинди дә шартлар юк иде.
Гамбәр Ханнанова, Лена Хәмидуллина (алар мәрхүм инде), Зәйтүнә Кәримова белән байтак еллар бергәләшеп сыер саудык. Яшь чак, көчле чак. Сыерлар бик сөтле иде. Аларга ярышып-ярышып барда, складтан зур капчыклар белән он ташый идек. Аны да икедән артыгын бирмиләр. Барлык эшләрне кул көче белән башкардык. 1981 елда чөгендер эшкәртү буенча районда беренче урынга чыктым. Алдынгы дигән тасма белән бүләкләделәр. 1982 елда - авыл Советына, аннан соң район Советына депутат итеп сайладылар.
Зарланмыйм, ирем белән дә бик әйбәт яшәдек. Колхозда ал-ял белми эшләдек. Зур итеп йорт салып кердек. Барсын да үз көчебез белән булдырдык. Каенанам да 96 яшенә җитеп үлде. Безнең ныклы таянычыбыз булды ул. Соңгы җиде елда аяксыз ятты. Чирләгәч, ирем мунчага күтәреп алып бара, мин юындырып биргәч, күтәреп алып кайта торган иде. Бакыйлыкка күчкәнче аңа ихтирам-хөрмәт күрсәтергә тырыштым. Аллаһка шөкер, без аның белән бик тату яшәдек, мәңгелеккә киткәндә, күз яшьләре белән рәхмәт әйтеп, бәхиллеген биреп калдырды, - ди Фәния апа.
Алты балаларын – биш кыз һәм бер улларын җил-яңгыр тидерми, яхшы тәрбия биреп, хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Аларның һәрберсе җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып җитешәләр, һәркайсы һөнәр алып, үз тормышын коралар. Ләкин чөкердәшеп яшәр чакларында Мансаф Кашфулла улы кинәт кенә авырып үлеп китә. Инде бер ел үтүгә карамастан, Фәния апа әле булса, моның белән килешә алмый, яулык очы белән күз яшьләрен сөрт-сөртә 49 ел буена бергәләшеп тормыш йөген тарткан ирен юксына.
- Балаларны да, оныкларны да ирем бик ярата иде. Гаилә өчен дә, кеше өчен дә бик әйбәт булды. Артыгын сөйләмәде, астан гына елмаеп карап тора иде. Ярый әле балаларым боегырга ирек бирмиләр, алар - минем ярдәмчеләрем. Үзем дә аларның матур яшәүләренә шатланып бетә алмыйм. Барсының да үз гаиләсе бар, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә Эльвира һәм Ильвир Шәйморатовта торалар, Земфира - Дмитриевкада, Альбина - Уфада, Гөлназ – Нефтеюганскта яши, банк системасында эшли. Мансаф үлгәч, Линиза кызым мине карарга дип монда кайтты. Өч оныгым, өч оныкам, ике туруным бар минем. Нәнәй дип өзелеп торалар, миннән бер чиләк су да күтәртмиләр хәтта. Монысы малайлар эше, ә монысы кызларныкы дип бүлеп тормыйлар: ялт кына савыт-сабаны да юып куялар, өйне дә җыештыралар. Утын яру, кар көрәү күптән аларның өстендә. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйбыз. Балаларымның барсы да төп нигезгә еш кайтып йөриләр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Үземне ялгыз итеп тоймыйм. Олыгайган көнемә оныкларым нур һәм мәгънә өсти. Ходай гомерләрен генә бирсен, - ди Фәния апа.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/707803.