Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ул елмайса, дөнья елмая

Бу шат күңелле хатынны очраткансың икән, аңа җавап итеп, елмаймый булдыра алмыйсың. Димәк, көне буена кәефең күтәренке булачак.

Ләкин шул ук вакытта дәрескә керер алдыннан аның җитди карашы балаларны да, хезмәткәрләрне дә аңа буйсынырга – температураларын мотлак үлчәргә мәҗбүр итә.
Балалар һәм үсмерләр техник иҗат үзәгендә ул – тулы хокуклы хуҗа. Алия Котлыярова бу коллективка берничә ел элек килде. Аның җитез куллары аркасында бина ялт итеп тора. Хәер, Үзәк барлык техник хезмәт­кәрләрдән дә уңды. Алар сайлап алган кебек эшлә­ренә җаваплы карый һәм эшсөяр.
Бу сөйкемле хатынның бурычлары моның белән генә чикләнми әле. Аны кол­лективта шаяртып “методист” дип тә атыйлар. Көч-дәр­те ташып торган хез­мәт­кәр теләсә-кайсы сорау­га да төгәл җавап бирә, балаларны яхшы белә, тәртип саклый, чаралар оештырганда да ярдәме зур аның. Укучылар аның белән рәхәтләнеп аралашалар, фикерен сорашалар, проблемалары белән уртаклашалар.
Алия Әнәс кызы искиткеч иҗади кеше. Техника белән кызыксына, үзенең тынгысыз кулларына мавыктыргыч иҗат дөньясына кагылырга мөмкинлек бирә. Ул булганда, дөнья да елмая төсле.
Рәшидә Гыймаева.
Читайте нас: