Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге күңелле һөнәр иясе

Март аеның һәр өченче сишәмбесе Бөтендөнья социаль хезмәткәрләр көне билгеләнелә.

Олыгайган көнеңдә үз гаиләңдә, балаларың тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ләкин бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый, арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көненә әйләнә. Чөнки хезмәтләре шундый.
Бу бәйрәм көнне без Әсәнова Зөһрә Тәлгать кызын игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Ул 23 ел социаль хезмәткәр булып эшләде, хәзерге вакытта мәдәният йортында эшләвен дәвам итә.
Зөһрә Тәлгать кызы эшләгән елларда төрле холыклы, төрле тормыш хәлендә калган пенсионерларга хезмәт күрсәтте, аларның һәрберсе белән урта тел тапты. Өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек, сәнәгать товарлары, дарулар кебек көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән тыш, ялгыз кешеләрне тыңлый белде, алар турында кайгыртты.
Бу хезмәтне башкару изге күңеллелек, шәфкатьлелек сорый. Һөнәри бәйрәм уңаеннан аңа ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә бәрәкәт, имин тормыш телибез.
Диана Канбекова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/720252.
Читайте нас: