Өлкән кешеләрнең авырып киткән яки кәефсез чаклары да була – мондый вакытта аларга табиб та, психолог, сердәш була белергә кирәк. Араларында урында ятканнары, игътибар таләп иткәннәре дә бар. Һава торышы нинди булуга карамастан, алар үзләренең карамагында булган әбиләр янына ашыга: берәүләренә азык-төлек, дарулар кирәк булса, икенчеләренең өйләрен җыештыралар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр. Ә кайчакта хәлләрен белешеп чыгалар. Чөнки өлкән яшьтәгеләргә аралашу җитми.
Кәримова Рәмзия Ишбирде кызы Сарт-Чишмә авылында 17 ел инде социаль хезмәткәр булып эшли. Аның карамагында 16 әби бар. Ул аларның барсы белән дә уртак тел дә һәм юатырлык җылы сүзен дә таба.
Рәмзия Ишбирде кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән. Йортында да ул уңган хуҗабикә, эшендә дә аны тик мактап кына телгә алалар. Башкаларга игелек өләшүдә, кулыннан килгәнчә якыннарын сөендерүдән ямь табып яши ул.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/719845.