Кешене язмыш кайларда гына йөртми дә, нинди сынаулар гына аның алдына куймый. Ә менә шәһәрдә үскән, авылга, кайна-кайнаталы йортка, авыл эшеннән һәм тормышыннан бер дә куркып тормаган, килен булып төшкән яшь кызга соклану хисе белән генә карыйсың.Әйе, шундый уңган, чибәр, мөлаем киленнәрнең берсе яши Шәйморатов авылында.
Гөлкәй Шамил кызы Башкортстанның , күркәм яклырының берсендә, ямьле табигать кочагында урнашкан Күмертау шәһәрендә туган. Кырмыскалы якларына укырга дип килгән сылу кыз, бу якларга килен булып төшәрмен дип һичкенә дә уйламагандыр. Калган гомерен авыл белән бәйләде ул һәм моңа һичкенә дә үкенми.
1984 елның 29 сентябрендә шаулап – гөрләп туйлар узып китә. Алар Ринат Рафаил улы белән чәчләрен- чәчкә бәйлиләр. Шул көннән башлап ныклап авыл тормышына кереп китәләр. Бухгалтер һөнәренә укып чыккан яшь килен Шәйморат колхозында эш башлап җибәрә. Тормыш иптәше дә тәүдә колхозда электрик булып, соңыдан өлкән энергетик булып бик күп еллар эшли . Артабан, белемен арттырырга, Гөлкәй Шамил кызы читтән торып Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм аны кадрлар бүлеге начальнигы итеп куялар. Тормыш шулай матур итеп дәвам итә. Тату гаиләдә дүрт бала:өч кыз һәм бер ул дөньяга килә, бик акыллы, уңган булып үсәләр.Укып, белем алалар. Бүгенге көндә ике кызы һәм улы гаиләлеләр. Өлкән кызы Гөлназ гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши, 17 нче шәһәр дәваханәсенең балалар реанимациясендә шәфкать туташы булып эшли. Ике кыз үстерәләр. Улы Артур хатыны белән авылда яши, зур күркәм йорт салып керделәр. Алар ике ул тәрбиялиләр. Артур евротәрәзәләр җитештерә. Эльвира кызы да Уфада яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тату гаилә София исемле кыз үстерә. Кече кызы Руфина Башкорт дәүләт университетының колледжында бухгалтер- икътисадчыга укый.
-Балаларым яшәвемнең мәгънәсе, әлдә алар бар,- ди Гөлкәй Шамил кызы.Чөнки өч ел элек, бер кайгысыз яшәп ятканда,бик тиз вакыт эчендә, каты авыру Ринат абыйны бу дөньядан алып китә. Утыз дүрт ел матур итеп гомер кичерәләр алар. Бу авыр кайгыны җиңеп чыгарга балалары ярдәм итә.
Гөлкәй Шамил кызы- уңган хуҗабикә һәм оста куллы хатын ул.Ул пешергән ашлар ашап туйгысыз, ә бәйләгән әйберләре күзнең явын алып тора.Ниләр генә бәйләми ул: гади оекбаштан алып, покрывалоларга тиклем. Өстәвенә, палас та суга әле. Палас сугу станогын почта элемтәсе аша яздырып алган. Авыл китапханәсенә барып керсәң (Гөлкәй апа бүгенге көндә китапханәче булып эшли), ул бәйләгән, ул чиккән әйберләрдән, ул суккан паласлардан күзләр камаша.
Моңардан тыш,Гөлкәй Шамил кызы бакчада чәчкәләр,җиләк-җимеш, яшелчәләр дә үстерергә ярата. Авылда беренчеләрдән булып теплица сатып ала, иртә яздан ук яшелчәләр,үрмәле виктория үстерә. Өй алдында каштан агачы да үсеп утыра әле.
Тагын бер мавыгуына сокланып була Гөлкәй апаның. Аның бытбылдыклар (перепелка) асравында.
-Тормыш көткәндә төрле йорт хайваннары һәм кошлар асрадык: сыер малын да, сарык, дуңгызлар да. Кошларга килгәндә каз, үрдәк,бройлер, тавык, күркәдә асраган булды. Ә менә бытбылдык асрау күптәнге хыялым булсада, пенсияга чыккач кына, тәвәкәлләдем.Һәм би к чыгымлы эш икәнен аңладым. Чөнки аларны бала урынына карарга кирәк.Ләкин кире уйламадым. Иң башта бәләкәй генә читлек белән тугыз бытбылдык алып карадым. Соңыннан Артур улым махсус урын ясап биргәч, аларның санын арттырдым. Почта элемтәсе аша, Мәскәүдән, читлек сатып алдым. Ризыкларыда теләсә нинди булырга тиеш түгел, махсус, үзләре өчен.Торган урыннары чиста, якты,җылы булырга тиеш, чөнки алар йомырканы якты вакытта гына сала. Җылылыкны да, кышын да, җәен дә 18 градустан төшермәскә. Иреккә чыгарырга киңәш ителми, чөнки чыгарсаң тотып алырмын димә, - дип белгәннәре белән уртаклашты ул.
Бүген бытбылдыкларның саны җитмешкә җиткән. Йомыркасын үзләре куллана, артып калганын сораган кешеләргә саталар.
- Әйе, авылларда әле шундый кечелекле, кешелекле уңганнар яшәгәндә, аларның киләчәге булыр, чирләр үтеп китәр һәм без элекке тормышыбызга кайтырбыз, матур итеп дөнья көтүебезне дәвам итәрбез, - дип ышанасы килә.
Алсу КӘРИМОВА.