Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
14 апрель 2022, 16:37

Кулыннан килмәгән эше юк

Гүзәл табигать кочагында урнашкан Ибраһим авылына юл тотабыз. Көн кояшлы, яз үзен сиздереп, өй башларыннан тамчы тамып, үзенең җылысы белән кәефләрне күтәрә.

Кулыннан килмәгән эше юк
Кулыннан килмәгән эше юк

Рәйлә Ярмөхәмәтоваларга килеп кергәндә ул туфрак тутырылган савытларга үсентеләр утыртып йөри иде. Бакча эшләренә әзерлеге белән кызыксынып, берничә сорау бирдек.

Рәйлә  Мидхәт кызы Ибраһим авылында 1966 елның 21 апрелендә  игезәкнең берсе булып дөньяга килә. Гаиләдә алар барлыгы җиде бала үсә. Әти-әнисе колхозда эшли. Иртән-иртүк басуга китеп, төнлә генә кайтып керәләр. Алар эштә булганда балаларны нәнәсе карый, тәрбияли.

- Ул безне табигать кочагына алып чыгып, гөлҗимеш, шомырт, җиләк җыеп кайта идек. Әле дә нәнәемне сагынып искә алам, – ди Рәйлә Мидхәт кызы.

Унберенче сыйныфны тәмамлап, игезәк туганы белән Салават шәһәрендәге һөнәрчелек училищесында тегүчегә укырга керәләр. Аны тәмамлагач, Салават тегү фабрикасында 12 ел хезмәт салалар. Уфа-Күмертау поезды белән кайтып йөрегәндә, булачак тормыш иптәше – Гафури районының Сабай авылы егете Мөнзәр Сабит улы белән танышалар да инде.  

- 8 Март бәйрәменә каалы чәчкәләре тотып килгәне, әле дә хәтеремдә. Танышып, аралашып йөрдек тә, өйләнештек. Аңа безнең як бик ошады, монда эш тә табарга җиңел иде. Икебез дә Ибраһим авылына кайтып төпләндек. Җәйгә бергә гомер итүебезгә 35 ел тула. Бер кыз һәм өч улыбызга гомер бирдек. Башта авылда чөгендердә эшләдем, шул арада балалар үстердем. “Виктория” лагерендә эшләдем, Алла боерса, апрель аенда хаклы ялга чыгам. Тормыш иптәшем Мөнзәт тәүдә колхозда эшләде, аннан ун ел урманчы булды, әлеге вакытта “Виктория” лагерындә сакчы булып тора, - дип сөйләде әңгәмәдәшчем.

Кызлары Зөһрә гаиләсе белән Сәвәләй авылында яшиләр, йорт салалар. Ул балалар бакчасында бала карый, кияүләре Роберт төзү эшләрен башкара. Уллары Фирзән машина белән кибетләргә товар ташый, киленнәре Лилия Карлыман элеваторында эшли, ике бала үстерәләр. Икенче уллары Русланның өйләнгәненә ике ел, киленнәре Эльвира Дәүләкән районыннан, Уфа шәһәрендә ипотекага фатир алганнар. Төпчек уллары Рушан  20 яшь, ул ташчы-монтажчы һөнәренә укып чыгып, әлеге көндә эшләп йөри.

Ярмөхәмәтовлар эре мал тоталар, илледән артык кош-корт үстерәләр, җәен бакчада аллы-гөлле чәчкәләр күз явын алып тора. Моңардан тыш, Рәйлә Мидхәт кызы башкорт милли күлмәкләре тегә, әле күкрәкчәләр эшләргә өйрәнә. Бәйләм дә бәйли, челтәрләп эшләнгән шәлләре дә бихисап. Төрле бәйрәмнәргә тапочкалар бәйләп, якыннарына бүләк итә. Бер сүз белән әйткәндә, кулыннан килмәгән эше юк. Ул күп итеп рассадалар үстерергә ярата.

Авыл җирендә мәшәкатьләр җитәрлек, әмма Рәйлә Мидхәт кызы барсына да өлгерергә тырыша. Алай гына түгел, ул җәмәгать эшендә дә бик актив катнаша. Үзен төрле конкурсларда сынап карап, бик күп грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2015 елда Салават шәһәрендә “Адаш авыллар” конкурсында, былтыр Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы” фестивалендә катнашкан. Авылларда концертлар куеп йөриләр, Сабантуйларда килгән кунакларны төрле ризыклар пешереп каршы алалар. Йолаларны дәвам итеп, үзеңнең белгән тәҗрибәңне, милли хәзинәләрне саклап, киләчәк буынга тапшыру бик мөһимдер. Рәйлә Мидхәт кызы үзенең тырышлыгын салып, шушы йоланы дәвам итә.

Авылларыбызда шундый уңган, тырыш хатын-кызлар булуы сөендерә. Ярмөхәмәтовлар гаилә учагын сүндермичә, биш оныкларына хәстәрлекле нәнәй-картәти булып, әкрен генә гомер йомгагын сүтә. Бу тормышта якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп яшәүдән дә яхшысы юктыр.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Автор фотосы.

 

Кулыннан килмәгән эше юк
Кулыннан килмәгән эше юк
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: