Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
23 сентябрь , 10:12

Изге һәм җаваплы һөнәр иясе

Авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария хезмәткәрләренең роле зур. Горурлык белән ветеринар дигән исемне йөретүче изге һөнәр ияләре малларны төрле авырулардан дәвалап кына калмый, алар кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрнең кешеләргә таралуын да искәртә. Аларның эшчәнлеге эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итә. Районның ветеринария станциясе хезмәте бурычларын уңышлы башкара. Галинур Кунакаев җитәкләгән коллектив хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгы, үз һөнәрләренә тугры булуы белән аерылып тора. Аларның берсе - 28 ел стажы булган Наталия Данилова.

Изге һәм җаваплы һөнәр иясе
Изге һәм җаваплы һөнәр иясе

Наталия Александровна үз һөнәренә гашыйк кеше. Мәктәптән соң ул хезмәт юлын ветеринария лабораториясендә санитар булып башлый. Мондагы эшнең нечкәлекләрен күрә, охшата һәм һич тә уйлап тормый, Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.

Практиканы, әлбәттә, райондагы ветеринария станциясендә үтә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1996 елда яшь белгеч районга эшкә кайта. Тәүдә ветеринар даруханәсе мөдире була. Яшь белгечнең җаваплылыгы, үз-үзенә таләпчәнлеге, җитдилеге сизелми калмый - 2005 елдан аңа ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе мөдире вазыйфасы ышанып тапшырыла. Әлеге көнгә кадәр ул үз вазыйфасын тарышып, намус белән башкара. Аның төп бурычы – сатуга чыгарылачак ит, сөт, балык, гөмбә, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларына ветеринар-санитар экспертиза үткәрү, ягъни кешеләрнең сәламәтлеген хәстәрләп, азык-төлекнең сыйфатын тикшерү. Белгеч экспертизаның дөрөс үткәрелүенә, санитар иминлегенә һәм базарга сатуга чыгарылачак азык-төлеклекнең сыйфатына, санитар шартларны үтәүгә җаваплы булып тора. Ул вакытны дөрес чамалап, алдына куелган эшләрне вакытында башкаруга ирешә.

- Элек ике белгеч эшли идек. Хәзер үзем генә экспертиза үткәрергә өлгерәм. Маллар саны да элеккечә шул кадәр күп түгел. Тәҗрибәм дә бар, эшемне дә яраткач, бер дә кыенлык тудырмый, - ди Наталия Александровна.

Үрнәкле хезмәткәр гаиләсендә дә яхшы тормыш юлдашы һәм хәстәрлекле әни. Александр Николаевич белән Никита исемле малай үстерәләр, әлеге көндә ул – Уфа эшкуарлык, экология һәм дизайн колледжы студенты.

Тырыш хатын бар эшкә дә өлгерә. Йортында якыннарын тәмле ризыклар пешереп сыйларга, чәчкәләр үстерергә ярата.

Белгечнең фидакарь хезмәте җитәкчелек тарафынан билгеләнми калмый. Төрле елларда аның эше бәһаланып тора. Мәсәлән, ул 2014 елда “Иң яхшы ветеринар-санитар эксперт” исемен алса, 2016 елда агросәнәгать комплексы өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Республикасы ветеринария идарәлегенең Мактау грамоталарына лаек була. Ә яңарак ветеринария өлкәсендә күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының ветеринария буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Наталия Данилова яшь чакта сайлаган изге һөнәренә тугры калып, яраткан эшен башкаруын дәвам итә. Форсаттан файдаланып, аңа сәламәтлек, эшендә тагы да яңа уңышлар яулавын, иминлек телибез.

 

Авыл хуҗалыгы тармагына Башкортстан Республикасы Башлыгы  Радий Хәбиров күп игътибар бүлә. Аны икътисадтың төп таянычы дип саный ул. Республиканың агросәнәгать комплексында акцент сөт, ит, кымыз, бал һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерүгә бирелә. Башкортстан җитәкчелеге елдан-ел агросәнәгать комплексын, фермерлыкны, авылларны ярдәм итүгә юнәлтелгән программаларны,  төрле чараларны тормышка ашыруга күбрәк игътибар бирергә тырыша. Аның сүзләре буенча, төп бурыч – азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү. Гомум максат өчен бергә эшләргә. 

 

Галинур Кодакаев, Кырмыскалы ветеринария станциясе начальнигы, җәмәгатьчелек фикере лидеры:

- Башкортстан Республикасының ярзамын тоеп торабыз. Җиңел машиналар, ДУК (Комаровның дезинфекцион корылмасы) машинасын алдык. Ел йомгаклары буенча беренче урыннарга Прибельский ветеринария участогына һәм ветеринар клиникага җиңел машиналар бирелсә, икәүсе 2019 елда бар ветеринария станцияләренә бирелгән кебек безгә дә бирелде. Республика җитәкчелегенә хәстәрлекләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Фәния Сәлимгәрәева.

Изге һәм җаваплы һөнәр иясе
Изге һәм җаваплы һөнәр иясе
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: