Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Утыз елдан артык – яраткан эшендә

Кырмыскалы авылында яшәүче Нуридә Нурмый кызы Вәлиева утыз елдан артык районның финанс бүлегендә эшләгән.

Утыз елдан артык – яраткан эшендә
Утыз елдан артык – яраткан эшендә

Тумышы белән ул Архангель районының Тукмаклы авылыннан. Валентиновка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң медицина училищесында укырга тели, ләкин конкурс аша үтми. Киредән авылга кайтасы килми, кранчылар курсына укырга чакырулары турында белдерү күреп кала һәм шунда бара. Аннан соң кыз ике ел кранда эшли һәм төзүчеләр арасында хөрмәт казана. Шул ук вакытта техникумга укырга керергә ныклап әзерләнә башлый. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, Уфа финанс техникумы студенткасы булып китә.
1970 елда яшь белгеч Кырмыскалы районының финанс бүлегенә эшкә җибәрелә. Ул вакытта аңа таләпчән финансист һәм нәсыйхәтче Иван Кузьмич Филимонов мөдирлек иткән була. 

- Мине бюджет буенча инспектор итеп билгеләделәр. Коллектив бик тату иде. Хезмәттәшләрем миңа һөнәрнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иттеләр, белмәгәнне аңлаттылар. Аларның белемнәре, осталыгы һәм тәҗрибәсе миңа һөнәри сыйфатларымны нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга ярдәм итте. Моның өчен аларга бик рәхмәтлемен, - дип уртаклашты Нуридә Нурмый кызы.
Ул бүген дә хезмәттәшләре Илья Воронцов, Әхмәтсафа Әхмәтов, Фәрит Якшыбаев, Светлана Вәлиуллина һәм башкаларның исемнәрен аерым хөрмәт белән телгә ала. Лаеклы ялда булганда да, Нуридә Нурмый кызы еш кына яшь хезмәттәшләре янына кунакка килә.
Хәзерге вакытта финанс идарәсе коллективына Илфат Хәмитов җитәкчелек итә. Бу зур булмаган коллектив барлык төр салымнар, түләүләр җыюны, бюджет күрсәткечләрен арттырып үтәүне тәэмин итте, бюджет акчаларын максатчан куллануны ышанычлы күзәтү астында тотты. Нуридә Нурмый кызы һәрвакыт эшен зур җаваплылык белән башкарды. Яшь хезмәткәрнең тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы игътибарсыз калмады, һәм берничә елдан аны бюджет буенча инспекция начальнигы итеп билгелиләр.
Бу вазыйфада да ул үзенең тормыш кагыйдәсенә тугры кала. Таләпчән һәм гадел булуы белән ул җитәкчеләрнең һәм бухгалтер-исәп хезмәткәрләренең хөрмәтен яулый. Алар аның акыллы киңәшләренә колак салдылар, кисәтүләренә вакытында җавап бирделәр.
Кырмыскалыда ул Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Фаил Вәлиев белән таныша. Фаил Абдулла улы оста ветеринария табибы була. Яшьләр гаилә корып, ике балага гомер бирәләр. Вәлиевлар 18 ел бергә тату гомер итәләр. Кызганычка каршы, гаилә башлыгының гомере кыска була. Нуридә Нурмый кызына, ялгызына, балаларын аякка бастырырга, югары белем алырга ярдәм итәргә туры килә. Кызы Гөлнара гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүгә багышлады. Тормыш иптәше Ришат белән ике ул үстерәләр. Улы Таһир – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, һөнәре буенча ул – умартачы-зоотехник. Тормыш иптәше Гүзәл белән кыз һәм ул тәрбиялиләр.
- Авыр чакта миңа бертуганнарым ярдәм итте, мин аларга чиксез рәхмәтлемен, - ди Нуридә Нурмый кызы.
2001 елда Нуридә Нурмый кызы лаеклы ялга чыга. Ләкин ул эшсез утыра алмый. Балалары үсеп, гаилә кордылар, онык-оныкалары туды, үзләренең яшелчә бакчалары, хуҗалыклары бар, улына умарталыкта ярдәм итә, кыскасы, боегып утырырга вакыты юк.
- Ковид чирен дә үткәрдем, берничә операция ясаттым. Бөтенләй кәефем төште. Бервакыт авылдашым мессенджерда С.М.Чугункин исемендәге мәктәп бинасында “Кармаскалинцы СВОим “ волонтерлык штабы ачылуы турында язган. Анда
махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча актив эш алып барыла. Мин дә бу изге эшкә кушылырга булдым. Баштарак авыр булды, әмма бераз вакыттан соң өйрәнеп киттем, ул миңа ошый башлады. Безнең штабта 42 кеше, шуларның егермесе штаб ачылганнан бирле монда йөри. Без барыбыз да лаеклы ялда һәм бөтен буш вакытыбызны шунда үткәрергә тырышабыз. Монда без аралашабыз, маскировка челтәрләре үрәбез, алар өчен капчыклар, сугышчылар өчен эчке киемнәр, “нашлемник”лар тегәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, оеклар бәйлибез, җиләк җыеп, кайнатмалар әзерлибез, файдалы үләннәр киптерәбез, сугышчыларның яраларына сөртә торган майлар ясыйбыз. Теләге булганнар да безгә кушылып, Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертә ала, - диде Нуридә Вәлиева.
Марина ВИКТОРОВА.

Утыз елдан артык – яраткан эшендә
Утыз елдан артык – яраткан эшендә
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: