Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

“Үз эшемне яратам!”

Кырмыскалы авылыннан Светлана Яхшыбаева 20 елдан артык фармацевт булып эшли.

“Үз эшемне яратам!”
“Үз эшемне яратам!”

Медицина хезмәткәре авылда төпләнеп калсын өчен, аның тормышын уңайлы итәргә кирәк, - диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

Светлана Осиповна Алайгыр авылында туып-үскән. Әнисе Александра Захаровна Максимова урындагы дәваханәдә акушерка булып эшләгән.

- Мин бушвакытымны әнием янында үткәрергә яраттым. Мөгаен, шуңа күрә медицина һөнәрен сайларга булганмындыр, - ди ул.

Мәктәптән соң кыз документларын Бөре фармацевтика училищесына тапшыра, аны тәмамлаганнан соң өч ел Уфа шәһәре даруханәсендә эшли.

- Мин эшли башлаганда, даруханәләр табиблар рецепты буенча дарулар җитештерү белән шөгыльләнә иде. Миңа да бу бик ошый иде, - дип дәвам итә әңгәмәдәшчебез.

Светлана Осиповна Алайгыр авылы егете Наил Мирсаяф улына кияүгә чыга һәм тормыш иптәше эшләп йөрегән Ямал ярымутравына юлланалар. Ләкин биредә Светлана Осиповна белгечлеге буенча эш таба алмый, шуңа күрә балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып урнаша.

Дүрт елдан соң яшь гаилә улы Илнар белән Межгорьега күченә, монда аларның Айдар уллары туа. 2002 елда Яхшыбаевлар Кырмыскалы районына кайталар.

- Кайту белән йорт сатып алдык, ирем Линия-производство идарәлегендә эшли башлады, ә миңа сертификатны тергезергә туры килде. Укып, документ алгач, район үзәгенең 66нчы даруханәсендә эш башладым. Шуннан бирле 20 елдан артык вакыт узды, - дип уртаклашты әңгәмәдәшчебез.

Уллары үсеп, Уфа дәүләт техник университетын тәмамлаганнар, белгечлекләре буенча Себердә эшлиләр. Моннан тыш, Илнар Наил улы - техник фәннәр кандидаты, доцент – Уфа дәүләт нефть-техник университетында укытучы булып эшли. Өйләнгән, тормыш иптәше белән өч яшьлек Илдар исемле ул үстерәләр.

- Даруханәдә эшләүче кеше ачык йөзле, игътибарлы, сабыр булырга, мәдәниятле итеп аралаша белергә, әмма иң мөһиме – бирегә килгән кешеләрне ярты сүздән аңларга һәм яратырга тиеш. Светлана Яхшыбаева бу сыйфатларның барсына да ия, - ди аның турында хезмәттәшләре.

Марина ВИКТОРОВА.

“Үз эшемне яратам!”
“Үз эшемне яратам!”
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: