Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кулга кул тотынып бер юлдан

Шул көннәрдә Сахай авылында яшәүче Сабит Сабирҗан улы һәм Винера Ягафәр кызы Мөхәмәтшиннар алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Кулга кул тотынып бер юлдан
Кулга кул тотынып бер юлдан

 Алар бер-берсен сайлап ялгышмаганнар. Тормыш ваклыкларыннан өстен булып, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә балалар тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде оныкларын һәм турунын сөеп туя алмыйлар. Аларның икесе дә шул авылда үскәннәр һәм балачактан ук танышлар. Винера Ягафәр кызы булачак тормыш иптәшен армия хезмәтеннән көтеп алган, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, шуннан соң яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйләгәннәр. Әле булса Мөхәмәтшиннар дуслары һәм туганнары белән күңелле итеп туй үткәргән көннәрен җылылык хисе белән искә алалар.

- Элек бит туй биш көнгә сузыла иде. Бергәләп җырлап, биеп, туганнарыбызның котлаулары, изге теләкләре белән үтте ул истәлекле көн, - ди алар. Винера Ягафәр кызы Сахай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый, ә Сабит Сабирҗан улы техникумны тәмамлап, хезмәт укытучысы була. Хатынының ярдәме белән ул татар теле укытучысы һөнәрен дә үзләштерә. Мәшәкатьләр белән тулы гаилә тормышы башлана, тиздән бер-бер артлы Руслан, Айгөл һәм Айнур исемле балалары туа. Бүген өлкән уллары Руслан - шәхси эш куар, тормыш иптәше Гөлнара белән уртак эш алып баралар. Аларның өч баласы бар. Күптән түгел генә оныкалары туган. Кызлары Айгөл Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши, ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Кече уллары Айнур – хокук саклау органнары хезмәткәре. Тормыш иптәше Айгөл белән аларның биш сылу кызлары бар. Бүген юбилярлар 11 онык-оныкалары һәм бер туруннарына шатланып бетә алмыйлар. Сабит Сабирҗан улы авылның имам-наибе, ә Винера Ягафәр кызы хуҗалыктагы эшләр белән мәшгуль.

- Гаилә бәхете – бер-береңә юл кую, аңлау, гафу итә белү, бер-береңә мәрхәмәт ле булу. Без балаларыбызга лаеклы белем бирдек һәм алар тулыканлы гаиләдә үссен өчен бөтен шартлар тудырдык, - ди Винера Ягафәр кызы, шатлыгы белән уртаклашып.

Сабит белән Винера Мөхәммәтшиннар ның уртак юлы чын мәхәббәт һәм тугрылык символына әверелгән. Тормыш юлында бик күп сынаулар кичергәннәр, әмма һәрвакыт бергә булганнар, бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Хәтта иң авыр вакытларда да аларның мәхәббәте сүнмәгән. Ә бүген балалары һәм оныклары аларга зур хөрмәт белән сокланып карыйлар, теләсә нинди хәлдә дә бергә булуның мөһимлеген аңлыйлар. Сабит һәм Винера Мөхәммәтшиннар биш тапкыр намаз укыйлар, Коръән ашы үткәреп торалар, мәчетләрдә үткәрелгән дини бәйрәмнәргә йөриләр. Дини кануннарны үтәп, Мәккә һәм Мәдинәгә зур хаҗ кылганнар, Ислам дөньясы өчен әһәмиятле урыннарда булганнар.

- Мөселман өчен хаҗ кылу - Исламның биш баганасының берсе, иң яхшы сәяхәт һәм динле кеше тормышында иң якты рухи вакыйга. Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен, хаҗ кылу фарыз, - ди Сабит Сабирҗан улы. Бүген Сабит һәм Винера Мөхәммәтшиннар гомер юлларын күздән үткәреп, балаларына гаилә кыйммәтләрен тапшыра алуларына сөенеп бетә алмыйлар. Туруннарының сөю һәм хәстәрлек белән үсүен күрергә, аларның буынын дәвам итәчәгенә шатланалар.

Светлана ӘХМӘТҖАНОВА.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Кулга кул тотынып бер юлдан
Кулга кул тотынып бер юлдан
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: