Үзән
-17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тормыш кагыйдәсе гади аның

Фәния Әкрам кызы Әхмәдуллина Кырмыскалы авылында туып-үсеп,   бөтен гомерен гаиләсенә, эшенә багышлаган. Балалар бакчасында, аннары озак еллар страховка өлкәсендә эшләгән.

Тормыш кагыйдәсе гади аның
Тормыш кагыйдәсе гади аның

Әнисе Сания Сәйфелгалим кызы һәм әтисе Әкрам Сабирҗан улы гади колхозчылар була. Эшсөяр һәм тәртипле балалар тәрбияләп үстергәннәр. Әрдәшировларның (кыз фамилиясе) гаиләсе һәрвакыт бердәмлеге белән башкалардан аерылып тора – аларга республика авылларыннан гына түгел, еш кына Казахстан һәм Үзбәкстаннан да кунаклар килеп йөри.

Әңгәмәдәшчебез мәктәпне уңышлы тәмамлый, аннары тормышка чыга. Гаиләдә кызлары Альмира һәм уллары Дамир туа.

– Бар әйбергә кытлык, инфляция булган 90нчы авыр еллар башланды. Хезмәт хакын бирмиләр, ә балаларны үстерергә, укытырга, ашатырга кирәк. Ләкин без аларга лаеклы тәрбия бирү өчен барлык тырышлыгыбызны салдык. Ул вакытта кибетләрдә алам дисәң, әйбере юк, ләкин мин балаларга үзем бәйләп кидердем, иш янына куш булсын дип сату өчен дә бәйләм бәйли идем. Кайда гына яшәсәк тә, күршеләр белән дә бердәм булдык, - ди Фәния Әкрам кызы.

1991 елда ул Кырмыскалы авылының 3нче санлы балалар бакчасына (хәзер ул “Бал корты” дип атала) тәрбияче булып эшкә урнаша. Балаларны яратканга күрә, эшкә шатланып бара.

Анда ун ел эшләгәч, балалар бакчасын ябалар.

– Элек үзем тәрбияләгән балалар хәзер үзләре күптән әти-әни булганнар. Алар белән очрашкан саен сөйләшеп, балачактагы хәлләрне искә төшереп, көлешеп алабыз, - ди әңгәмәдәшчем.

2022 елның декабрендә ул вакытта “Росгосстрах”ның безнең райондагы филиалы җитәкчесе Әнвәр Ансар улы Мөхәмәдьяров Фәния Әхмәдуллинага офис страховкалавы менеджеры вазыйфасына эшкә чакыра.

- Ул елларда страховкалау өлкәсе актив үсешә башлады. 2003 елның 1 июлендә Русиядә “Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турында”гы закон үз көченә керде. Һәр автомобиль хуҗасы үз автомобилен страховкаларга тиеш иде. Хәтеремдә, башта полисларны кулдан тутырдык, аннары компьютер программасында эшләргә өйрәндем. Бер коллективта Елена Кириллова, Гөлнара Вәлишина, Зөлфия Нуркиева, Клара Фәйзуллина, бухгалтер Зөлфия Зөбәйдуллина, Мәмдүдә Мөхәмәдьярова белән тату эшләдек. Страховкалаучы агентлар Рәшидә Ганиева, Лида Захлебина, Миннигөл Сәйфуллина, Мәрва Камалова һәм башкалар белән бер-беребезгә ярдәм итә идек, – ди эшләгән еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашып.

Страховкалау өлкәсендә ул пенсиягә чыкканчы - 2020 елга кадәр, эшли.  

- Ул вакытта без районда җиңел һәм йөк автомобильләрен, тракторларны страховкалаучы бердәнбер компания идек. Һәрвакыт клиентларга – шәхси һәм юридик затларга вакытында ОСАГО рәсмиләштерергә ярдәм итәргә тырыштык. Берничә тапкыр законнар үзгәреп тору сәбәпле, яңадан укырга да туры килде, - ди ул.

Әлеге вакытта Фәния Әкрам кызы хаклы ялда: җәй буе вакытын бакчасында үткәрә, яшелчә-җимешләр үстерә, ә кыш көне кулына бәйләмен ала. 

– Кызым белән улымның икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттем, бүген инде аларның үз тормышы. Оныкларым Хамил һәм Чыңгыз уңышлары белән мине шатландырып торалар. Еш кына миңа кунакка киләләр, алар килүенә мин белен, бәлеш, пилмән, манты пешереп, компот кайнатып куям, – ди ул, зур горурлык хисе белән.

Әңгәмәдәшчебезнең сүзләренә караганда, бәхетле булу өчен эш сөяргә, алдыңа максат куеп, шуңа омтылырга кирәк.

- Әлбәттә, тормыш үзгәреп тора. Хәзергене элекке белән чагыштырып булмый. Шуңа да яңача яшәргә җайлашырга туры килә. Шул ук вакытта гаилә, балалар, оныклар беренче урында булырга тиеш. Якыннарың белән күбрәк аралашырга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә онытмасак иде, - дип сүзен йомгаклады Фәния Әкрам кызы.  

Юлия Солтанова.

Тормыш кагыйдәсе гади аның
Тормыш кагыйдәсе гади аның
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: