Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып

Кешене гадәттә башкарган эшенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Дамир Рәҗәпов нәкъ шундыйлардан. Дамир Мидхәт улы Кырмыскалы авылында туып-үсә. Район үзәгендәге 2нче санлы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт авиация университетында финанслар һәм кредит белгечлеге буенча белем ала.   

Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып
Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып

1998 елда дипломлы белгеч  Русия Пенсия фондының Кырмыскалы авылындагы филиалында идарә итүнең автоматик система инженеры вазыйфасында эшли башлый. Үз эшен биш бармагы кебек белгән, тырыш һәм эшенә зур җаваплылык белән караганы өчен тиз арада коллективта абруй казана. Аны җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә.

Биредә ул булачак тормыш иптәше - Миңлегөл Ринат кызын очрата. Инде аларның гаилә корып, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлауларына 20 ел булып киткән. Бүген уллары Риязның уңышларына куанып бетә алмыйлар. Ул Уфа фән һәм технологияләр университетының инженерлык факультетын кызыл дипломга тәмамлап, бүгенге көндә М.Акмулла исемендәге педагогия университетында тәрҗемәче һөнәрен үзләштерә.   

Әлеге вакытта Дамир Рәҗәпов Русия социаль фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә баш белгеч-эксперты вазыйфасында эшли. Биредә югары квалификация генә түгел, кешелеклелек тә таләп ителүен, эшенең җәмгыять өчен әһәмиятле булуын яхшы аңлый. Шуңа да һәр клиентка шәхси караш булдырган, кешеләргә социаль яклауның катлаулы мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итә. Төрле үтенечләр, ярдәм сорап мөрәҗәгәть иткәндә дә ул һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, һәрберсенә ярдәм күрсәтә.

Буш вакытында Дамир Мидхәт улы спорт белән шөгыльләнә, актив ял белән мавыга. Аның фикеренчә, сәламәтлек һәм физик форма уңышлы эшләүнең нигезе.  

Хезмәттә күрсәткән югары нәтиҗәләре һәм юбилее уңаеннан Дамир Мидхәт улы Русия Федерациясе Пенсия һәм социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Әйе, хезмәтеңнән ямь табып, ирешелгән уңышларыңа куанып, тормыштан тәм табып яшәү - олы бәхеттер ул. Киләчәктә дә шундый онытылмас кадерле минутлар, шатлыклы вакыйгалар кабатланып торсын, сәламәтлектә, тыныч тормышта яшәргә язсын.

Светлана Карпова.

Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып
Хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: