Үзән
-18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
17 ноябрь 2024, 09:10

Лаеклы бүләк

Кырмыскалы авылының “Бал корты” балалар бакчасы логопеды  Рита Абдуллина “Логопед альманахы. Тавыш әйтелеше бозылуларны диагностикалау һәм коррекцияләү технологияләре” Бөтенрусия конкурсында җиңүче дип танылды.  

Лаеклы бүләк
Лаеклы бүләк

- Конкурста катнашу өчен онлайн тест узарга һәм билгеле бер вакыт эчендә сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Минем тырышлыгымның югары бәяләнүе куанычлы, - диде җиңүче дипломына лаек булган Рита Рәшит кызы.

18 елдан артык педагогик стажы булган логопед Рита Абдуллина үз һөнәрен ярата, аны кызыклы, иҗади һәм перспективалы дип саный. Аның хезмәт юлы Стәрлетамак педагогика колледжын тәмамлаганнан соң башлана. Яшьтән үк ул балалар белән эшләргә хыяллана һәм вакыт үтү белән аларның күбесенең сөйләмнәре бозылуын аңлый. Бу аны коррекцион педагогиканы һәм дефектология юнәлеше буенча яңадан өйрәнүгә китерә.

Рита Рәшит кызын төрле чараларга эксперт итеп чакыралар. Ул Башкортстан юлдаш телевезион каналында “Сәлам” программасында сөйләм үсеше өлкәсендә белгеч буларак чыгыш ясады.

Педагог үз практикасында заманча технологияләрне һәм укытуның инновацион ысулларын актив куллана, дәресләргә уен һәм интерактив элементлар кертә, бу тәрбияләнүчеләрнең игътибарын саклап калырга ярдәм итә һәм аларның кызыксынуын сизелерлек арттыра. Уңай динамика һәм балалар арасында сизелерлек уңышлар – ул үткәргән дәресләренең нәтиҗәсе.

Яңа казанышлар белән илһамланып, Рита Рәшит кызы яңа квалификация күтәрү курслары үтеп һәм фәнни семинарларда катнашып, үз һөнәрендә үсүен дәвам итәргә планлаштыра.

Без Рита Абдуллинаны котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә игелекле эшендә уңышлар телибез.

Светлана ӘХМӘТҖАНОВА.

 

Лаеклы бүләк
Лаеклы бүләк
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: