Гөлназ Әнвәр кызы Әлшәй районының Раевка касабасында туып-үскән. Гаиләдә өч баланың иң өлкәне була.
Мәктәпне тәмамлагач, Әлшәй һөнәрчелек училищесында укып ашнакчы-кондитер һөнәре алып чыга. Аннары Башкорт икътисад-технология колледжында белем ала.
- Әнием тумышы белән Кырмыскалы районыннан, шуңа да каникулларны Сахай авылында яшәүче нәнәйләрдә үткәрә идем. Булачак тормыш иптәшем Вадим белән дә монда таныштым. Биш ел дуслашып йөрегәннән соң өйләнештек, шуннан бирле тормыш юлыннан бергә атлыйбыз, - дип уртаклашты Гөлназ Әнвәр кызы.
Балалары – Йөзлекбаевларның төп шатлыгы һәм горурлыгы. Өлкән кызлары Элина тугызынчы сыйныфны һәм Уфа медицина колледжын тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Әлеге вакытта башкаланың 22нче санлы дәваханәнең реанимация бүлекчәсендә шәфкать туташы-анестезиолог булып эшли.
Улы Илшат Сахай урта мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Спорт белән шөгыльләнә, волейбол һәм баскетбол буенча район ярышларында актив катнаша, мини-лапта буенча республика бәйгесе призеры. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәре булырга хыяллана.
Тугызынчы сыйныфта укучы Алина да спорт белән мавыга. Әминә - икенче сыйныф укучысы, инглиз теле, рәсем төшерү һәм бию түгәрәкләренә йөри. Дүрт яшьлек Җәмил балалар бакчасына йөри. Әни өчен бернинди авырлыклар да куркыныч түгел, зур гаиләдә өлкәнрәкләре бәләкәй туганнарын караша, хәстәрлек күрә, алар әти-әнисенең - төп ярдәмчеләре.
Гөлназ Әнвәр кызы - Сахай авылының “Ромашка” балалар бакчасында, тормыш иптәше Вадим Нәсим улы водитель булып эшли.
- Ирем еш кына юлда булганлыктан, балалар тәрбияләү тулысынча минем өстә кала. Балалар аны сагынып, түземсезлек белән көтеп торалар. Әтиләре өйгә кайткач – барыбыз өчен дә зур бәхет.
Гаиләбез белән бергәләп табигать кочагына чыгарга, туган көннәрне үткәрергә, туганнар белән очрашырга яратабыз. Әйткәндәй, энем белән сеңлемнең дә бишәр баласы бар, - дип билгеләп үтте әңгәмәдәшчебез.
Гөлназ Әнвәр кызы әйтүенчә, ашнакчы-кондитер белгечлеге буенча эшләмәсә дә, һөнәренең файдасы тия. Тормыш иптәшен һәм балаларын тәмле ризыклар белән сыйлый.
Үрнәкле ана буларак, ул көн саен балаларына күңел җылысын бирә, барлык көчен аларга багышлый. Нәкъ менә шуның өчен ул “Ана даны” медале белән билгеләп үтелә дә инде.
“Мондый зур хөрмәткә лаек булуыгызны белгәч, нинди хисләр кичердегез?” - дигән сорауга, Гөлназ Әнвәр кызы болай дип җавап бирде:
- Башта бик гаҗәпләнгән идем, аннары шатландым. Минем өчен бу медаль – балаларым тормышымда иң төп бүләк булуын дәлилли.
Гаилә дус һәм бердәм булганда гына барысы да була. Балаларга кирәк вакытта изге күңелле, кирәк вакытта катгый да булырга кирәк. Күпбалалы әни булуыма бик шатмын. Балаларым – тормышымның асылы, яшәвемнең мәгънәсе. Алар миңа яшәү өчен көч бирә, авыр эш көненнән соң, аларга карап, кәефләр күтәрелә. Сау-сәламәт һәм бәхетле генә булсыннар, - дип җавап бирде.
Әлеге гаиләнең киләчәге бәхетле, иң мөһиме һәрберсенең сәламәтлеге ныклы, һәр туар көннәре матур булсын.
Светлана КАРПОВА.