“Тормыш көтү – кырны аркылы чыгу гына түгел ул” - ди рус мәкале. Ә яраткан кеше белән яшәү, үзара ихтирам һәм яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу - зур хезмәт. Моның өчен кешелеклелекне, күңелеңнең яхшылыгын һәм якын кешеңне ничек бар шулай кабул итә белү не сакларга кирәк. Нәкъ, менә шундый югары әхлакый кыйммәтләр, безнең мәкалә геройларының тормышка мөнәсәбәтнең нигезе булып тора. Аларның мәхәббәт тарихы бик романтик рәвештә башлана. Әнәс Ганиев тумышы белән Чишмә районыннан, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Ляхово училищесында укый, ул вакытларда бик кирәкле тракторчы һөнәре ала. Безнең районга, ул армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, килә. Чишмә районыннан, Каран-Елга авылыннан атларда, бирнә сандыгын салып алып килә. Аның сеңлесе Кырмыскалы авылы егетенә кияүгә чыга. Нәкъ шул вакытта, Әнәс беренче тапкыр иртәнге савымга фермага баручы 17 яшьлек чибәр кыз Фәридәне күрә. Егет бер күрүдә үк мәхәббәтеннән башын югалта, кыз артыннан ияреп барып, аңа булыша һәм нәкъ менә үзенең ярдәмчел һәм кайгыртучан булуы белән гүзәл Фәридәнең йөрәген яулап ала. Яңадан килгәндә, Әнәс тегермәнгә капчыклар тулы иген белән килә һәм сөйгәненнән аерылмаска була. Ул аны арбага утыртып алып кайтып китә. Никах укыталар, ә ике елдан ЗАГСта үз мөнәсәбәтләрен законлаштыралар. Елмаеп, Ганиевлар гаиләсе уртак тормышның кызыклы мизгелләрен аеруча җылылык белән, искә алалар. Фәридә Ильяс кызы каенана һәм каената турында бик хөрмәт белән сөйли, алар белән бер йортта 10 елдан артык яшиләр. Әнәснең әти-әнисе яшь киленнәрен үз гаиләләренә ачык күңел белән кабул итә, тормыш коруда ярдәм итә. Бигрәк тә Әнәснең сеңлесе сөенә, чөнки ул үзенә дус таба. Килен белән кызының ишек алдында скакалкада сикерүләрен күреп, каенана гаҗәпләнгән дә булгандыр. Ләкин Фәридәгә шелтәләп бер сүз дә әйтми.
Яшь гаиләдә бер-бер артлы Миләүшә кызлары һәм Азат уллары туа. Фәридәнең әнисе Сәвия апа вафат булгач, аның әтисе өч бала белән ялгызы кала. Ул кызы һәм киявен аның янына яшәр гә күчүләрен сорый. Йортлары, бакчалары зур, абзар тулы мал-туар, эш җитәрлек. Яшьләр Фәридәнең әтисенә ярдәм итәргә карар итәләр. Шулай итеп, Ганиевлар Түбәнге Тимкә авылына күченәләр. Алар икесе дә күчмә механикалаштырылган колоннага (ПМК-1 җәмгыятенә) эшкә урнашалар һәм Кабак авылында өч бүлмәле фатир алалар. Бүгенге көнгә кадәр алар шушы авылда яшиләр. Кирпеч заводы ачылгач, Әнәс Мәүлет улы белән Фәридә Ильяс кызы шунда эшли башлыйлар. Күп вакыт үтә, күпме сулар ага, ә Ганиевлар гаиләсе кулга-кул тотынышып үткән тормышларының бу чорларын, җылылык хисләре белән, бераз сагышланып искә алалар. Күрәсең, тормышның гади булмаган мизгелләре булгандыр, күп кенә авырлыкларны кичерергә туры килгәндер. Ләкин болар барысы да артта калды, иң мөһиме, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр сакланган.
- Балалар үсеп җиттеләр, хәтта сизми дә калдык, - диләр 4 оныкларының һәм 3 туруннарының бәхетле нәнәй белән картәтисе. Миләүшә кызлары - педагог, 30 елдан артык гомерен ул үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган. Миләүшә Әнәс кызы авылыбызның хөрмәтле кешесе, ул участок сайлау комиссиясе әгъзасы, хатын-кызлар советы активисты һәм авыл биләмәсенең мәдәни-массакүләм чараларын алып баручысы.
Азат уллары - хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, урындагы Совет депутаты, спортчы (хоккей, футбол, теннис, волейбол уенна рында уйный), төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясый.
- Балалар - безнең горурлыгыбыз! - ди Фәридә Ильяс кызы белән Әнәс Мәүлет улы. Чынлап та, Миләүшә Әнәс кызы белән Азат Әнәс улының актив тормыш позицияле булулары, ачык, рухлы, ярдәмчел һәм кешелекле булулары, янәшәдә яшәүче һәркемне сокландыра һәм үзенә тарта. Нинди ата- аналары - балалары да шундый. Фәридә Ильяс кызы үзешчән сәнгать концертларында катнаша, моңлы итеп җырлый, шигырьләр ярата һәм сәхнәдә укый. Ул ачык һәм сизгер кеше, догалар укый, мөселман гореф-гадәтләрен үти. Авылдашлары аңа коймак һәм чәкчәк пешерүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр, аның кебек тәмле итеп беркем дә пешерә алмыйдыр. Күңел җылылыгы һәм изге теләкләр белән Фәридә Ильяс кызы бәйрәм камыры баса. Шулай итеп, туганнарына, якыннарына һәм авылдашларына ярдәм итеп, Ганиевлар бердәмлектә, татулыкта гомер итәләр. Мондый абруй һәм ихтирамга алар тормышлары, кешеләргә мәхәббәт, намуслылык белән лаек булдылар.
- Бәхет күктән төшми. Ул кешенең үз кулында: мәхәббәттә, үзара аңлашуда, тормышыбызның дәвамы - балаларыбызда, оныкларыбызда һәм туруннарыбызда, - диләр Ганиевлар гаиләсе бертавыштан.
Бәхетле булыгыз, Әнәс Мәүлет улы һәм Фәридә Ильяс кызы, озак еллар бергә гомер итәргә язсын.
Марина ВИКТОРОВА.