Фатыйма Урал кызы Мөкәй һәм Ефремкино мәктәпләрендә белем алганнан соң, ахирәтләре белән өч ел урман хуҗалыгында эшли. Соңыннан кыз район үзәгендә сатучылар мәктәбен тәмамлый һәм һөнәрен сату эше белән бәйли. Яңа Кыешкы, Мөкәй авыллары кибетләрендә бераз тәҗрибә туплагач, аны районның күчмә механикалаштырылган колоннасы ашханәсенә кассир итеп чакыралар.
Бу вакытта инде Фатыйма Дәүләтбаева язмышын гомерлек юлдашы Гыйльметдин Галимҗан улы белән бәйләгән була. Алар гаилә корып, Кырмыскалы авылында матур итеп яшәп китәләр, ике улга гомер бирәләр. 1992 елның 1 июнендә Фатыйма Урал кызы ул чактагы район кулланучылар җәмгыятенең кафесына эшкә килә. Кафетерийның ассортименты бик бай монда, клиентларга пешкән ризыклар да, төрләндерелгән аш-су да саталар. Резеда Бәхтигәрәева, Елена Сәдретдинова белән алмашлап эшлиләр. Кайбер кеше әйбер алмаса да, елмаеп торган сатучыны күрергә булса да, кереп чыга монда.
- Мин сәүдә эшен яратып башкарам. Кешеләр белән аралашу җаныма рәхәтлек бирә. Элек бизмән белән үлчәп, кул белән исәпләп эшләгән заманнар артта калды. Заманга ияреп, компьютерга да, терминал белән эшләргә дә өйрәндек.
Хаклы ялга чыгуыма карамастан, җитәкчелек кабаттан эшкә чыгуымны сорагач, үтенечләрен кире кага алмадым. Утыз өч ел гомер эчендә клиентларымның холыкларын, нәрсә алачакларын алдан ук белеп торам. Үземне психолог та булып беткәнмендер, дип уйлап куям кайсы чакта, - ди елмаеп Фатыйма Урал кызы.
Районда үткәрелгән төрле бәйрәм чаралары, сабантуйлар да кафетерий хезмәткәрләреннән башка үтми. Гади көннәрдә кафе иртәнге сәгать тугыздан төнге икегә кадәр эшләсә, күп вакыт бәйрәм һәм ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә.
Шуңа карамастан, Фатыйма Дәүләтбаева өендә уңган хуҗабикә һәм хатын, хәстәрлекле әни һәм нәнәй дә. Өлкән улы Альберт килене Ләйсән белән Кырмыскалы авылында яшиләр, ике кыз һәм ул үстерәләр. Альберт аэропортта эшли, Ләйсән гимназиядә укыта.
Икенче уллары Алгиз хатыны Гүзәл белән башкалада яши, бер ул тәрбиялиләр. Алгиз - инкассатор, Гүзәл – фармацевт.
Бәхетле нәнәй белән картәти онык-оныкаларын тәрбияләшергә ихлас ярдәм итәләр. Кешеләргә әйбәт мөгаләмәдә булган хатын һәр җирдә дә уңган. Ихласлык, ягымлылык күрсәткәч, йөзе дә якты, кәефе дә күтәрен ке, товар да үтә.
Фатыйма Урал кызын һәм барлык сәүдә хезмәткәр ләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар телибез.
Гөлчәчәк АЛАЧЕВА.