Үзән
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

50 ел бергә тормыш сукмагыннан

Бозаяз авылында яшәүче Рафаэль һәм Наҗия Абдиевлар быел алтын юбилейларын – гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.

50 ел бергә тормыш сукмагыннан
50 ел бергә тормыш сукмагыннан

Бер гомерлек гаилә тарихы

- Илле ел гомер бер көн кебек үтте дә китте. Шул елларны кулга-кул тотынышып уздык без. Иң мөһиме – тормышка кызыксынуны югалтмаска, бер-береңнең кадерен белергә, хөрмәт итәргә, яратырга, һәр нәрсәне киңәшләшеп эшләргә кирәк, шул вакытта барысы да яхшы булачак, - дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Рафаэль Хәммәтгали улы тумышы белән Бозаяз авылыннан. Урындагы мәктәпне тәмамлагач, Салават индустриаль техникумында укып, техник-механик белгечлеге ала. Аннары Жданов исемендәге колхозда шофер булып эшли. Армия хезмәтен Чита шәһәренең ракета гаскәрләрендә исәпләү машиналарының өлкән операторы вазыйфасында үтә. Лаеклы ялга чыкканчы урындагы мәктәптә технология фәненнән укыта.
Наҗия Гали кызы да Бозаяз кызы. 40 елдан артык гомерен ул укытучылык эшчәнлегенә багышлаган, физика һәм математикадан укыткан. Сыйныф җитәкчесе булып, 12 сыйныфны укытып чыгарган. Намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булган.

- Мәктәп елларында ук физика һәм математика фәннәрен ярата идем. Безне ирле-хатынлы Роберт һәм Флюра Ханиповлар укытты. Аларның ярдәме белән мин укытучы булырга карар итеп, Стәрлетамак педагогия институтына укырга кердем, - ди Наҗия Абдиева. – Кулыма диплом алгач, туган мәктәбемә кайтып, балаларда бу фәннәргә карата сөю тәрбияләдем.


Хезмәт – ныклы тормыш нигезе
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Абдиевлар гаиләсенең нигезендә хезмәт ята. Наҗия Гали кызы – кунакчыл хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни һәм нәнәй дә, өстәвенә, аралашучан һәм һәр нәрсәгә җаваплы караучы да. Рафаэль Хәмәтгали улы – сабыр холыклы һәм тырыш тормыш иптәше, әти һәм картәти.
Абдиевлар тик утыруның нәрсә икәнен белмиләр. Аларның зур һәм күркәм йортларының ишеге дуслары һәм туганнары өчен һәрвакыт ачык. Җәй буе алар бакчада мәш киләләр, мул уңыш үстереп, кышкылыкка кабымлыклар әзерлиләр.

Балалары – язмыш бүләге
Абдиевлар өч кызларына гомер биргәннәр. Хәзер нәнәй белән картәтиләрен алты оныклары сөендерә. Балаларының һәрбесенең үз гаиләсе, үз тормышы булуга карамастан, туган йортларын онытмый лар, әледән-әле кайтып, әти-әниләренең хәлләрен белешеп, ярдәм итеп торалар.

- Гаилә - тормышта иң мөһиме. Балаларыбыз булмаса, дөньяның яме дә булмас иде. Ә озак еллар тату яшәүнең сере – бер-береңне аңлауда, - ди Рафаэль һәм Наҗия Абдиевлар.
Илле ел – үзе бер гомер. Алар авырлыкларны һәм сынауларны читтә калдырып, якты һәм бәхетле мизгелләрне хәтерләрендә саклыйлар. Тормыш аларны ныклылыкка берничә тапкыр сынаган, әмма бер-берсенә булган сөюләре аркасында барлык авырлыкларны да лаеклы үткәннәр.
Без дә Рафаэль Хәмәтгали улы һәм Наҗия Гали кызына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.
Галия КӘРИМОВА.

50 ел бергә тормыш сукмагыннан
50 ел бергә тормыш сукмагыннан
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас